Совет берлеген юк иткән биш көн
1991 елның августында Мәскәүдә бер төркем коммунист түрәләр президент Горбачевның Кырымда ялда булуыннан файдаланып фетнә оештыра. Мәскәүгә гаскәр кертелә. Ельцин җитәкләгән РСФСР хакимиятләре фетнәчеләргә каршы күтәрелә, мәскәүләр урамга чыгып Югары шура бинасы тирәли тере калганга баса. Ул арада Казанда Шәймиев җитәкләгән Татарстан хакимиятләре ГКЧП ягын ала. Милли хәрәкәт вәкилләре исә Татарстан бәйсезлегенә каршы булган демократлар белән бергә фетнәгә каршы чыга. СССРны саклап калу нияте белән башланган фетнә биш көн каршылыктан соң илнең юкка чыгуы белән тәмамлана. Азатлык шушы драматик көннәрнең төп вакыйгаларын бер видеода тәкъдим итә.
мультимедиа
-
май 09, 2024
Җиңү парады: 2010 һәм 2024 еллар
-
май 07, 2024
Путинның 5нче инаугурациясе
-
апрель 18, 2024
Азатлык журналисты Алсу Кормаш инде ярты ел төрмәдә утыра
-
апрель 15, 2024
Казан офицеры Фәрхәд Җиһаншин Русия армиясен ташлап илдән киткән