Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчет башлыгы Әби-патша һәйкәлен Кырымның визиткасы итмәкче


Акмәчеттә Екатерина IIгә һәйкәл
Акмәчеттә Екатерина IIгә һәйкәл

1960 еллар ахырыннан бирле "Карлыгач оясы" ("Ласточкино гнездо") Кырымның визит карточкасы иде.

Акмәчетнең Русия контролендәге башлыгы Геннадий Бахарев Әби-патша һәйкәле басып алынган Кырымның визит карточкасы булачак дип өметләнә. Бу хакта шәһәрнең Русия контролендәге хакимияте сайтында әйтелә.

"Мондый дәрәҗәдәге һәйкәл Акмәчетнең генә түгел, ә Кырым республикасының да визит карточкасы булачак, Кырым башкаласының мәдәни мөмкинлекләрен арттырачак", ди Бахарев.

Екатерина II-гә 19 метр биеклектәге һәйкәл 19 августта ачылды, аның өчен 47 миллион сум акча тотылган.

1960 еллар ахырыннан бирле Кырымның визит карточкасы булып "Карлыгач оясы" ("Ласточкино гнездо") торды. Ул Гаспра авылында Кара диңгезнең Ай-Тодор борынына урнашкан.

Русиядә патшаларга, яулап алучыларга һәйкәл кую шаукымы көчәя.

17 август Казанда Әби-патшага нинди һәйкәл куелачагы билгеле булды. Татар яшьләре форумы "Әби-патша самодержавие һәм изү, хокуксызлык чоры – "крепостное право"ның чәчәк атуының чагылышы булып тора" дип белдереп, җәмәгатьчелек фикерен өйрәнеп нәтиҗәләр ясаганга кадәр бәйгене туктатып торырга чакырып хат язган иде. Әмма бу эш эшләнмәде.

Себертатарлар, татар оешмалары, җәмәгатьчелек каршы булуга карамастан Омски шәһәрендә 3 августта атаман Ермакка һәйкәл куелды. Төмән шәһәрендә дә Ермакка һәйкәл куярга теләү әледән-әле күтәрелеп килә.

XS
SM
MD
LG