Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:49

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: "Хөтбәләрдә урысча сөйләсәк, тәэсире күбрәк булачак"


Йосыф хәзрәт Дәүләтшин

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин

Мөфтиятнең яңа карары нигезендә Татарстан мәчетләрендә җомга хөтбәләре татарча гына үтә. Түбән Кама районы имам-мөхтасибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин пленумда моңа каршы фикерләр әйткән. Ул биш минут урысча сөйләнгән хөтбәнең тәэсире зуррак дип саный.

Татарстанның Түбән Кама районы имам-мөхтасибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин мәчетләрдә Риза Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗәни кебек татар дин галимнәре хезмәтләре турында урысча сөйләү яшьләргә күбрәк тәэсир итә дип саный. Аның белән әңгәмәне ислам динендә тел мәсьәләсеннән башларга булдык.

– Йосыф хәзрәт, Түбән Кама шәһәрендә яшьләрнең, шул исәптән мөселманнарның да күпчелеге урысча сөйләшүе беркемгә дә сер түгел. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте соңгы пленумында җомга вәгазьләрен бары татарча гына сөйләү турында карар чыгарды. Сез һәм Түбән Кама мөселманнары бу карарны ничек кабул итте?

– Мин пленумда моңа каршы үз фикерләремне әйттем, әмма хуплаучылар булмады.

– Юк, әле бит Борнай мәчете имамы Фәрхәт хәзрәт тә каршы чыкты кебек.

– Әйе, ул хат та язды, фикерләрен дә әйтте, әмма ул пленум әгъзасы түгел, карар кабул ителгәндә юк иде. Соңыннан гына кайбер хәзрәтләр: “Без дә синең белән килешәбез”, диделәр. Менә бүген тагын бер район имамы “мәчеттә вәгазьне урысча сөйләмәгәч тавыш купты дип” зарланып алды әле. Башта бөтенесе пленумда дәшмичә утырдылар да, хәзер шул хәл килеп чыкты.

Мин үземне милләтемнең улы дип саныйм. Татарча сөйләү миңа күпкә ләззәтлерәк, рәхәтрәк. Урысча сөйләргә яратмыйм, әмма ул бүгенге көн зарурияты. Хәтбәләрдә татар дин галимнәре Риза Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗәниләр турында бабайларга татарча сөйләгәннән зур файда булмас. Ә урысча "Сез беләсезме соң, безнең Риза Фәхретдин булган дип, яисә Мәрҗәни хезмәтләрен урысча мисал итеп китергәч, яшьләр, бәлки: "Кара безнең дә шундый галимнәр булган икән", - дип кызыксына башларлар иде.

Гомумән, элек пленумнар кызык уза иде. Нурулла мәчете имамы Габдулла Галиуллин, мисал өчен, торып: "Туктагыз әле, нәрсә сез әкият сатасыз" дияр иде, Кабан арты мәчете имамы мәрхүм Исхак хәзрәт Лотфуллин: "Бардак бит, безобразие" дип торып кычкырыр һәм аны беркем бүлдерә алмас иде. Хәзер барыбыз да әдәпле шул, нәрсә әйтергә дә куркыбрак утырабыз.

Түбән Кама Җәмигъ мәчете

Түбән Кама Җәмигъ мәчете

Кешенең бит үз карашы булырга тиеш, без бит җирлектә эшләүче имамнар, колхозчылар кебек. Кайсы орлыкны ничек салсаң киләчәктә нәрсә үсеп чыгачагын күрәбез. Бүгенге заманда биш минут урысча сөйләсәң, хөтбәнең тәэсире күпкә яхшырак.

Аннан бүген Хәнәфи мәзһәбенә кайту, экстремизмнан китү турында күп сөйлибез. Болай да әлеге мәзһәбтә булган бабай тыңлап утыра да, яшь кеше татарча аңламыйча кайтып китә. Әлбәттә, боларны җомгадан башка вакытларда да сөйләргә була, әмма җомгага килгән аудиторияне башка вакытта җыю мөмкин түгел, анда сине яраткан да, яратмаган да килә, тыңларга мәҗбүр була. Җомга - фарыз гамәл.

– Мәчетләрдә дә урысча сөйләгәч, татар телен ничек үстереп була соң?

– Милләтне, телне үстерү мәсьәләсендә имамнарның Бөтендөнья татар конгрессы белән эшчәнлек җитми. Бергәләп эшләсәң әллә ниләр эшләргә була. Бик күп идеяләр бар. Елына бер уза торган имамнар җыенында гына сөйләшеп алабыз да, дөресрәге, зур хәзрәтләрне тыңлыйбыз да, шуның белән бетә. “Әйдәгез болай эшләп карыйбыз, дип киңәшләшү җитми.

Менә мин Сембер, Удмуртия, Киров, Мари Илендә һәм башка төбәкләрдә булам. Анда бит татарча вәгазь сөйләүчеләр бик аз. Нигә патриарх Кирилл үзенең шәхси поезды белән Русия буйлап чукындырып йөри, ә без татарларны ник илнең төбәкләренә, милләттәшләребез янына командировкага җибәрмәскә? Мисал өчен, җибәрсеннәр мине Сембергә бер айга гади авыллар белән эшләргә, җибәрсеннәр башка хәзрәтләрне. Владивостокка кадәр җибәрсеннәр.

Русия эчке эшләр министрлыгы үз хезмәткәрләрен Төньяк Кавказ республикаларына кадәр җибәрә бит. Ә без татар муллалары авыллар буйлап йөреп татарча вәгазьләр сөйләрбез. Менә бу милләтебезнең динен дә, милли хисләрен дә үстерүдә бер хезмәт булыр. Гомумән, Татарстан бөтен ил татарларын туплап, барлап, җыеп торучы вазифасында булырга тиеш. Кем әйтмешли, без булмасак, кем булсын? Сәнгать, җыр-моң, милли мәгарифне үстерүдә генә түгел, дин өлкәсендә дә. Моны төбәк мөфтиләре дә аңласалар иде.

Еш кына берничә төбәккә татарча вәгазьләр әзерләп җибәрәм. Менә әле хәзер Төмәндә бер район Корбан гаетенә татарча вәгазьләр сорады. Бер кочак җибәрәм дә, алар аны сөйләп бетергәч тагын мөрәҗәгать итәләр. Бергәләп әллә нәрсәләр эшләргә була ул.

Күптән түгел Түбән Каманың бер нәшрияте балаларга татарча китап чыгарды. "Пәйгамбәрләр тарихы" дигән 12 китап. Ул китап татар, рус, кыргыз, казакъ һәм үзбәк телләрендә чыкты. Урысчасы сатылды да бетте. Хезмәт хакын да түләделәр, проект та үзен аклады. Казакъча чыгардык казакълар алып бетерде, кыргызча чыгардык кыргызлар алып бетерде. Хәзер үзбәкча чыгардык, алар да алып бетерә. Ә татарчасы зәгыйфь бара. Мин алдан ук конгресска чыктым, аны бит ниндидер грант хисабына да төбәкләрдә яшәүче татарларга таратырга буладыр инде. Ничектер бу эш алга китмәде.

Күптән түгел Казанга татар китаплары күргәзмәсенә бардылар. Китапларның урысчасын алып бетергәннәр, татарчасын алучы юк, диләр. Үзебезнең татар әбиләре шуны оныкларына да алмыйлар бит. Әкияти рәсемнәр белән рәссамнар яллап матур итеп эшләтелгән китаплар.

Белмим инде, бәлкем без эшли белмибездер. Җомгада урысча вәгазьләрне бетерүдән тыш та күп эшләргә була, әмма эшләмибез.

– Түбән Каманың Җәмигъ мәчете ачылуына тиздән 20 ел була. Ул 1996 елның 31 августында ачылган иде. Шул дәвердән бирле мәчеткә йөрүчеләр арттымы, кимедеме?

– Мин бит 2005 елны гына әзергә килдем, инде мәчет яңартылган иде. Сиксәненче еллардан бабайлар шәһәрдә мәчет салабыз дип хыялланып йөри башлаганнар. 1990 елны нигез ташы салалар. Бабайлар фотосүрәтләрне күрсәткәндә нәрсәгә гаҗәпләндем - анда шулкадәр кеше күп җыелган. Белмим без бүген нигез ташы салуга шулкадәр кешене җыя алыр идек микән? 90нчы елларда милли хисләр белән сугарылган булганнармы, дингә шулай сусаган булганнармы? 1996 елда мәчет күп авырлыклар аша узып ачыла, әмма аның әле эше бетмәгән була. 2006 елны гына тышын мәрмәрдән тышлап бетерәләр. Мәчет җиңел салынмый. Имамнар да күп алышына. Мин килгәч тә: "Хәзрәт син озакка килдеңме, монда киләләр дә китәләр" - дип төрттереп куйдылар. Аллаһыга шөкер, биредә 11 ел эшлим. Имамнардан иң күбе мин утырдым бугай инде.

Мәчеткә һәрбер имам үз өлешен керткән. Бигрәк тә Рамил хәзрәт Юныс вакытында мәчетнең шәһәркүләм абруе күтәрелгән. Минем вазифа инде - шушы мәчетнең командасын төзеп, мәдрәсәләрне тәртипкә салып, уку-укыту эшләрен оештырып, алга таба эшләү булды.

Шушы мәчет янәшәсендә җеназаханә үзәген эшләдек. Ул бик кирәкле эш булды. Без инде хәзер шәһәрдә вафат булучы татар-мөселманнарны төнен дә кундырып чыга алабыз. Махсус суыткыч бүләмбез бар. Юып, матур итеп кәфенләп үзебезнең Хәнәфи мәзхәбе белән барысын да туры китереп эшлибез. Ул безнең 3 йолдызлы отель кебек булды. Килеп караучылар: "Без туганыбызны шуннан озатырга теләр идек" дип китәләр. Шөкер, бик уңышлы проект булды. Көненә 3-4, ә кайбер көнне хәтта сигез мәетне озатабыз.

"Әйдәгез мәчеткә йөрегез" дип үгетләү заманнары үтеп бара

Кеше бит гаиләсенә шатлык килсә дә, ягъни бала туса исем куштырырга, никах укытырга мәчеткә килә. Авырлык килсә дә, туганы үлсә мәчеткә мөраҗәгать итә. Заманында халык мәчетне авырлык белән салган һәм бу без дин әһелләренә тапшырган “ышаныч кредиты”, ягъни бер инвестиция булган. Хәзер ул инвестицияләр аларга табыш китерергә тиеш. Акчасын түккән, көчен керткәннәр шушы мәчетләре булуга сөенергә тиешләр. Мәчет хезмәткәрләре шуны аңлап хезмәт итәргә бурычлылар.

Бүген ислам үсешенең шундый чоры килде, һәрхәлдә шәһәр җирләрендә – “әйдәгез, мәчеткә йөрегез” дип үгетләү заманнары үтеп бара. Киресенчә, бүген килгәннәргә хезмәт күрсәтергә, мәхәлләне тәрбияләп торырга көчебез, кайчак кешебез җитми. Мин авылны түгел, шәһәрне әйтәм. Шөкер, мәчеткә килүчеләр саны арта бара. Яшьләр дә күп килә. Бергәләшеп гаилә тормышын, бала тәрбиясен, көнкүреш мөнәсәбәтләребезне төзергә кирәк. Дин тоту намаз уку белән генә чикләнми. Димәк төрле фикерләр керергә мөмкин. Радикаль фикерләр булырга мөмкин. Имам барыбер барысын да карап торырга зарур.

– Ялгышмасам, Түбән Камада Рамил хәзрәт Юныс имам булып торганда бик күп яшьләрне ислам диненә тарта алды. Мәчетләргә килүчеләр артты. Ул киткәч аны юксынучылар булдымы?

– Рамил хәзрәт, мәчетнең дәрәҗәсен шәһәркүләмендә күтәрде. Миңа аннан соң килү бер яктан җиңел булды, чөнки күп җирдә тәртип иде. Икенче яктан марканы да тотарга кирәк бит (көлә). Ләкин хәзрәтнең шәһәргә кайтып: "Мәхәлләне сиңа калдырган идем, тәки тараттың”, - дип әйткәне булмады әле.

Рамил хәзрәт "Кол-Шәриф" мәчетенә киткәндә, миңа 25 яшь иде. Тәҗрибә дә юк. Шуңа килмим дип бераз каршы да килгән идем. Мәҗбүриләп диярлек китерделәр, әмма үкенмим. Күпме яхшы кешеләр белән таныштым, яңа дусларымны таптым. Шунда Рамил хәзрәт: "Шәһәрдә эшләү җиңел булмас, аркылы төшүчеләр дә булыр, елыйсы килгән вакытларың да булыр. Бик елыйсың килсә урманга чыгып тыныч гына ела", - диде. Төрле вакытлар булгандыр. Ләкин минем беркемгә үпкәм дә юк. “Барган юлың җиңел булса артыңа борылып кара, ни мөгаен нәрсәдер дөрес бармыйдыр”, - дигән хикмәтле сүз бар бит. Шуңа милләт, дин эшләре бервакытта да җиңел бармаган.

Минем иң зур теләгем - халык имамы булырга. Хәзер Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин да имамнарга төрле мөмкинлекләр бирергә тырыша. Кайбер хаталарыбызны да төзәтә. Без дә аңа үз гозерләребезне җиткереп торабыз.

– Шул вакытта, хәзер мөфтият имам итеп үзенә якын кешеләрне генә калдырды, каршы дәшүчеләрне читләштерде дигән сүзләр дәр йөри. Элегрәк сезгә дә басымнар булгалады.

– Беркемгә дә ярарга тырышып йөрмибез. Ялагайланып та йөрмибез. "Нинди хаталарыбыз бар", дип сорыйбыз. Шулкадәр, кысырыклыйлар дип әйтә алмыйм. Дини кешене Аллаһ һәрвакыт сынаган. Шуңа күрә кемнеңдер ниндидер оешмалар белән проблемалары булса, кемнеңдер сәламәтлеге белән, яки гаиләсендә проблемасы була. Соңгылары күпкә авыррак.

Татарстарнда Хәнәфи мәзһәбе булырга тиеш, диелгән икән, димәк,ул керәчәк. Хәнәфи мәзһәбе ул бит, кайбер кешеләр уйлдаган кебек, әкияти юл түгел. Кемгәдер яраклашу өчен дә төзелгән мәзһәб түгел. Ул тирән гыйлемгә нигезләнгән фикһ мәктәб һәм без кешеләрне шуңа чакырабыз. Кемдер килешә, кемдер килешми.

– Килешмәүчеләр белән ничек эшлисез?

– Мәчет артына алып чыгып кыйный алмыйбыз инде (көлә). Аңлату эшләрен алып барабыз. Әгәр үз эчеңнән карашларыңны үзгәртергә теләмәсәң дә, мәчет тәртипләрен, мәхәлләне ихтирам итү мөһим. Борынгыдан һәр җирлекнең үз мәзһәбе булган, башка яклардан килүчеләр җирле мәзһәбне хөрмәт иткән. Бүген, татар мөселман өммәте чыннан да шул баскычка килеп җитте, безгә үз юлыбызны сайларга кирәк. Гарәпнекен дә, төрекнекен дә түгел, үзебезнекен. Дөресрәге, инкыйлабка кадәр булган юлыбызга кайтарга кирәк.

Туксанынчы елларда безгә гарәп-төрек дин әһелләре килеп яңадан иман нурын кабызып җибәрергә ярдәм иттеләр. Кайберәүләр бу хакыйкатьне инкярь итмәкче булсалар да, рәхмәтле булырга кирәк. Дөресен әйткәндә, миңа әүвәл комган тотарга әби-бабам түгел, Истанбулдан килгән төрек остазым өйрәтте. Әмма, без инкыйлабтан соң өзелгән арканның шул өзелгән башыннан ялгап китә алмадык. Әлбәттә, Аллаһының дине гарәпчә-татарчага бүленми, әмма җирлегенә, халыкның торышына карап, диндә нәрсәгәдер өстенлек биреп, нәрсәнедер кичектереп тору кагыйдәләре бар. Бүген, татар дин әһелләренә милләтебез каршында дөрес өстенлекләр кую мөһим.

–​ Белүемчә, тиздән Түбән Кама шәһәрендә яңа зур мәчет ачылырга тиеш. Аның ачылышы кайчанга планлаштырыла?

– "Нур" мәчетенең җире артыннан 2007 елда йөри башлаган идек. 2008 елда нигез ташын салдык. Беренче проектта кечкенәрәк булыр дип уйлаган идек, аннары зурайттык. Үзәк залга 400-500 кеше сыярга тиеш, өстәге балконы ике йөз хатын-кызга исәпләнгән. Моннан тыш, астагы катта гаетләрдә кеше сыймаса тагын 200-300 кешелек урын бар. Төзелеш эшләрен Корбан бәйрәменә тәмамларбыз дип торабыз һәм хаҗилар кайткач сентябрь азагында Аллаһ боерса ачырга телибез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG