Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:48

Казан Кирмәне музей-тыюлыгы җитәкчесе Зилә Вәлиева Казан ханнары сөякләрен ел ахырына кадәр җирләү кирәклеген әйтә. Вәлиева сүзләренчә, Кирмәндә бушатылган биналарга музейлар урнашачак.

Казан Кирмәне дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева археология музенда сакланган хан сөякләрен ничек тә ел ахырына кадәр җирләү кирәклеген әйтә. Бу хакта Вәлиева Азатлыкка белдерде. Аның сүзләренчә, хан сөякләре куеласы урын әзер, әмма кышын түшәмнән су үтү дә җирләүгә тоткарлык китереп чыгарган. Аннан да кала җиренә җиткереп, алдан ничек җирләнгән булса – көмеш кадаклар белән кадакланган агач табутларга салу кирәклеген ассызыклый Кирмән җитәкчесе.

"Без бу эшне урын әзерләүдән башладык, чөнки аларны күмү өчен төрбәләр юк иде. Хәзер, Аллага шөкер, булдырылды. Аларның кайберләрендә төзекләндерү эшләрен дәвам итәргә туры килде, шуңа күрә менә бу эшләрне тәмамлагач, икенче мәсьәлә дә килеп басты. Алар табылганда ни рәвештә булган, тарихи матераллар нигезендә җирләүне әзерләргә тиешбез. Барысын да 100 процент эшләп бетермәсәк тә, барыбер шуны тарихи яктан туры китереп башкарасы иде. Хәзер әлеге эшләр өчен эшче төркем булдырылды. Диния нәзарәтендәгеләр, мөфти Камил хәзрәт һәм аның ярдәмчеләре белән дә очраштым. Беренчедән, ул ханнарга җеназа укылган икән, икенче яктан, бер урыннан икенче урынга күчерү гади генә әйбер түгел. Быел берничә айда бу эшне тәмамларбыз дип уйлыйм", ди Вәлиева.

Аның сүзләренчә, Сөембикә манарасы янындагы төрбәдә ханнар яткан урынны пыяла аша карап булачак. "Халык күпләп кереп йөри торган төрбә булмас, чөнки урыны тар", диде Азатлыкка Кирмән җитәкчесе.

"Кирмәндәге биналар музей карамагында булырга тиеш"

Казан Кирмәне киләчәктә төрле музейларга урынны күбрәк бирмәкче һәм туристлар өчен дә кулайлыклар тудырмакчы. Тарих институтының моңа кадәр эшләгән биналарыннан чыгарылып, элек Арбитраж мәхкәмә булган бинага күчерү җәмәгатьчелектә чиркәү дәгъвасын канәгатьләндерү түгел микән дигән шик тудырды. Зилә Вәлиева сүзләренчә, Кирмәндәге биналар музейлар, туристларга кафелар һәм милли сувенирларның ничек ясалганын күрсәтү урыннарына әйләнәчәк. "Чиркәү мөрәҗәгатен канәгатьләндерү түгел", ди җитәкче.

"Ул бина (элек Тарих институты урнашкан) элек "Здание присутственных мест" дип аталган. Ул чыннан да, Кирмәннең иң төзекләндерелмәгән урыны иде. Һәрхәлдә Казанның 1000 еллыгына күп биналарда төзекләндерү эшләре үтте. Менә бу бина күптән каралмаган иде. Ул чиркәүнең теләге, аларның сорау-мөрәҗәгате буенча эшләнә торган эш түгел. Ул план буенча башкарыла.

Кирмәннән күптән, әле президент Миңтимер Шәймиев эшләгәндә үк, дәүләт идарәләре бераз чыга башлаган иде инде. Күп җирдә музейлар урнашты. Бу Рөстәм Миңнехановның бик зур өлеше дип исәплим. Чөнки аның сүзе бар, аның карары ачыктан-ачык – Кирмәндәге биналар бөтенесе дә музей карамагында булырга тиеш.

Элек Тарих институты утырган бина да, арбитраж мәхкәмә бинасы да төзекләндереләчәк. Алар бөтенесе дә, Алла боерса, музей-тыюлыкныкы булачак. Чөнки безнең Татарстан тарихына караган, һәм башка шулай ук шәхесләргә бәйле тормышка ашырасы күп-күп тарихи битләр бар. Шуның өчен алар барысы да музейларда булыр дип көтелә.

Музейларны арттыру кирәк, чөнки күп кунаклар килә, хәзер килүчеләр саны ике миллионнан артты. Аның ашханәсе дә булырга тиеш, хәтта китапханә кирәклеге турында да әйтәләр. Музейларга бүген мәйдан кирәк. Төзекләндерү эшләнгәч биналар барсы Кирмән карамагында булыр дип исәплибез", ди Вәлиева.

"Төркия белән хезмәттәшлек өзелмәде"

Кирмәннең алдагы көннәрдә оештырылачак төрки һәм татар темасына багышланган күргәзмәләренә килгәндә, Вәлиева сүзләренчә, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан зур проект тормышка ашырылачак. "Татарстанны үзебез дә төрки дөньяның мөһим өлеше дип уйлыйбыз", ди Вәлиева.

Узган ел ноябрь аенда Төркия чиген бозган өчен Русиянең Су-24 хәрби очкычы бәреп төшерелгәч ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр начарланды. Русиянең мәдәният министры Владимир Мединский күрсәтмәсе нигезендә ике ил арасында мәдәни багланышлар, ТӨРКСОЙ белән хезмәттәшлек тыелды. Әлегә кадәр Русиянең бу халыкара оешма белән хезмәттәшлеге ничек булачагы билгесез.

Моннан берничә ел элек Кирмән һәм Истанбулның Топ Капе сарае белән уртак проекты мөмкинлеге турында да хәбәрләр булган иде. Зилә Вәлиева якын арада гына уртак эшләр көтелмәвен әйтә. "Төркия белән хезмәттәшлегебез өзелмәде", ди ул.

"Бүгенге проектлардан төгәл Төркиядән күргәзмә килә дип әйтә алмыйм, алай да төрки дөньяга багышланган проектлар Кирмәндә булмый тормый. Ә Төркия белән безнең хезмәттәшлек, Аллага шөкер, өзелмәде. Безгә Төркия парламенты сарайларында урнашкан төрле рәсемнәрне, музей экспонатларын, үз коллекцияләрен алып килеп күрсәткәннәр иде. Аларның бүтән музейлары белән дә элемтәдә торабыз. Бу эш дәвам итәр дип өметләнәм", ди Вәлиева.

Кирмән җитәкчесе сүзләренчә, төрки дөньяга кагылган Кирмәннең "Эрмитаж-Казан" үзәгендәге "Ибн Фадлан сәяхәте: Багдадтан Болгарга Идел юлы" күргәзмәсе Русия өчен генә түгел, ә халыкара дәрәҗәдәге чара. "Бу күргәзмә 25 сентябрьдә ябылачак. Анда Русиянең биш-алты зур музейлары катнаша. 30-60нчы елларда, тагын да иртәрәк Татарстан җирлегендә, Әлмәт якларында, Болгарда археологик эшләрнең табышлары барысы да Русия музейларында тупланган. Аларны кабат кайтарып үзебезнең халыкка күрсәтүебез белән без бик бәхетлебез. Фән-мәгариф өчен дә, төрле яктан карасаң да, бу күпкырлы эффект бирә торган күргәзмә дип саныйбыз", ди Вәлиева.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG