Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадан Төркиягә чартер очышлар башлана


Иң беренчеләрдән булып Башкортстан башкаласыннан "Төньяк җиле" (Nordwind Airlines) авиакомпаниясе очкычлары Анталиягә китәчәк.

Уфадан Төркиягә чартер очышлары ачылачак, дип хәбәр итә Уфа һава аланы матбугат хезмәте.

Иң беренчеләрдән булып Башкортстан башкаласыннан "Төньяк җиле" (Nordwind Airlines) авиакомпаниясе очкычлары Анталиягә китәчәк. Беренче рейс 22 сентябрьгә планлаштырылган. Юлчылар 220 утыргычлы Airbus A321 очкычы белән очачаклар.

Төркия Сүрия чигендә Русия хәрби очыкычын бәреп төшергәннән соң ике ил арасында низаг башланды һәм туристлар өчен Төркия юлы ябылды. Быел июнь ахырында Төркия президенты һәлак булган Русия очучысының гаиләсеннән гафу үтенде һәм Русия белән Төркия арасы әкренләп җылына башлады. Төркиядәге дәүләт түнтәрелеше аркасында чартер рейсларын җибәрү тагын кичектерелеп торган иде.

XS
SM
MD
LG