Accessibility links

Европа берлеге Русиягә карата санкцияләрне озайтты


Санкцияләр исемлегенә 146 кеше һәм 37 оешма кергән.

Европа берлеге шурасы Русиянең 146 кешесенә һәм 37 оешмасына карата 2017 елның мартына кадәр санкцияләрне озайтты. Хәлләр үзгәрми, чикләүләр дә шул килеш калачак, диелә Европа берлегенең рәсми сайтындагы белдерүдә.

Санкцияләр исемлегенә Европа берлеге Украинаның суверенитетын бозуда гаепле дип санаган кешеләр һәм оешмаларны керткән.

Исемлеккә Дума депутаты, Федерация шурасы әгъзасы, Русиянең вице-премьеры Дмитрий Рогозин, Русия тарафыннан басып алынган Кырым башлыгы Сергей Аксенов, президент ярдәмчесе Владислав Сурков һәм башкалар кергән. Санкцияле оешмаларның барысы да диярлек Кырым, Донбасс, Донецки белән бәйле.

Белдерүдә шулай ук Русиягә карата икътисади чикләүләрнең 2017 елның 31 гыйнварына кадәр, ә Кырым белән Акъярга карата 2017 елның 23 июненә кадәр үз көчендә калуы да искә төшерелә.

Санкцияләр иң беренче тапкыр 2014 елның мартында Кырым Русия тарафыннан басып алынгач кертелгән иде. Соңгы тапкыр алар 2016 елның мартында озайтылды.

Европа берлеге Кырымда уздырылган референдум нәтиҗәләрен танымый.

Күптән түгел АКШ Русиягә карата яңа санкцияләр керткән иде. АКШ исемлегенә “Газпром”ның 46 оешмасы, шул исәптән Татарстанның “Газпром Трансгаз Казан” һәм Башкортстанның “Газпром Трансгаз Уфа” оешмалары да керде.

XS
SM
MD
LG