Accessibility links

Кайнар хәбәр
Сайлау көне. Казанда матбугат үзәге
Сайлау көне. Казанда матбугат үзәге

Русиядә Дума сайлау: хәбәрләр тасмасы

  • Русиядә Бердәм сайлау көне тәмамланды. Экзит-пол нәтиҗәләренә күрә, Думага партия исемлекләренннән дүрт фирка вәкилләре үтә: "Бердәм Русия", ЛДПР, КПРФ һәм "Гадел Русия"
  • Татарстанда 17,6% бюллетень саналганан, сайлаучыларның 76,5%ы катнашкан, алда зур өстенлек белән "Бердәм Русия" (93,5%)
  • Күзәтүчеләр Кукмара, Чаллы, Менделеевскида хәрәмләшү һәм канун бозу очраклары турында хәбәр итә
  • Башкортстанда сайлаучыларның 53%ты катнашкан дип хәбәр ителә, анда да 70% чамасы тавыш белән алда "Бердәм Русия" (93,5%) бара

Кырымда Мәскәүнең "Милләт" телеканалы көне буе кырымтатарларны сайлауга чакырып торды

Хакимият карамагында булган "Милләт" кырымтатар телеканалы иртәдән башлап сайлауга багышланган телемарофон үткәрде. Студиядә хакимияттә, дәүләт оешмаларында эшләгән кырымтатар вәкилләре белән әңгәмәләр оештырылды. Студиягә килгәннәр арасында Кырым инженер-педагогия университеты ректоры Февзи Якубов, Олимпия чемпионы, көрәшче Рустем Казаков та булды.

Сайлауда катнашкан Кырым мөселманнары мөфтие Әмирали Аблаев тавыш биреп "Тормышыбызны тагын да яхшырту өчен сайлауда катнашырга кирәк. Сайлау киләчәгебез өчен, тыныч, башка халыклар белән тату яшәү өчен кирәк”, диде.

Шулай ук тавыш бирүчеләр арасында Кырым вице-премьеры, Думага депутатлыкка нәмзәт булган Руслан Бальбек, милләтләр һәм сөргенгә дучар ителгәннәр эшләре дәүләт комитеты рәисе Заур Смирнов, вице-спикер Ремзи Ильясов, Акмәчет шәһәр башлыгы урынбасары Тейфук Гафаров кебек дәүләт хәзмәтендә булганнар күренде. Вице-спикер Ремзи Ильясов кырымтатарларның 60 проценты сайлауга килер диде. Кырымтатар халкы ветеран җитәкчесе Мостафа Җәмилев исә кырымтатарларның 10 проценты гына сайлауда катнашыр дигән иде.

“Милләт” телеканалы эфир барышында кырымтатарларны сайлауга барырга кыстап торды. Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров исә аннексияләнгән Кырымда узган Русия сайлавын бойкот итәргә чакырган иде.

Русия күләмендә кичке алтыга халыкның 39,37%-ы тавыш бирде.

Мәскәүдә 19%тан артык кеше тавыш бирде, Петербург шәһәрендә — 16%тан күбрәк. Күп халык сайлауга Кемерово (78,96%), Төмән (74,3%) өлкәләрендә һәм Чечняда (72,16%) килгән.

Русия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин дә тавыш бирергә өлгерде.

Казанда полиция "Idel.Реалии" хәбәрчеләре Вадим Мещеряков һәм Регина Хисамованы, шулай ук ПАРНАС фиркасеннән намзәт булган Илья Новиковның вәкиле Дарья Кулакованы тоткарлаган.

Тоткарлау сәбәбе булып 315 санлы сайлау бүлегенең рәисе гаризасы тора. Анда ул журналистларның һәм Дарья Кулакованың "сайлау бүлегендә тәртипкә комачау итүләре, тавыш бирүчеләргә һөҗүм итүләре һәм тавыш бирү процессына киртә куюлары" турында әйтелгән.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Әкъзам Гобәйдуллин Бердәм мәгълүмат үзәгендә чыгыш ясап, Татарстанда кичке алтыга 2 миллион кеше чамасы (69,4%) тавыш биргән, дип белдерде. 2015 елгы сайлауда бу вакытта 72,53% кеше тавыш биргән иде. Республиканың 10-12 районында халыкның 90 проценттан артыгы сайлауга килгән.

"Үзәк сайлау комиссиясенә барлыгы 26 мөрәҗәгать килде. Берничәсе кешеләрнең сайлаучылар исемлегендә булмавы белән бәйле. 2 мөрәҗәгать тартма тишекләренең тиешлу булмавына карады. Җитешсезлекләр юкка чыгарылды. Шулай ук камерада технологик җиһазның булмавына шикаятьләр килде", дип сөйләде ул журналистларга.

Сергей Наумкин: "Башкортстанда сайлау хәрәмләшүләр белән узды"

Сергей Наумкин: "Башкортстанда сайлау хәрәмләшүләр белән узды"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:40 0:00

"Яблоко" фиркасенең Башкортстан бүлеге башлыгы Сергей Наумкин республикада Дума сайлавының хәрәмләшүләр, янаулар белән үтүе, административ ресурсның кулланылуы турында сөйләде.

Татарстан буенча яңа саннар:

18.00 вакытына татарстаннарның 69,40%-ы тавыш биргән.

Иң күп тавышлар Апас районы (97,52%), Әтнә районы (97,46%), Кайбыч районында (97,01%) бирелгән.

Казан, гадәттәгечә, артта бара: Авиатөзелеш районы – 44,58%, Яңа Савин районы – 43,31%, Совет районы – 42.82%.

Башкортстанда тавыш бирү җирле вакыт белән 20:00да тәмамланды (Казан вакыты белән 18:00). Тавыш бирүгә 53%тан артык кеше килгән, дип хәбәр ителә. 3426 сайлау бүлегендә Дәүләт Думасына сайлаудан тыш җирле үзидарә сайлавы һәм Башкортстан Корылтаенда берничә урынга сайлау узды.

дәвам

XS
SM
MD
LG