Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:54

"Коммерсантъ": Русиядә дәүләт иминлеге министрлыгы оештырылырга мөмкин


Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, Русия гвардиясе башлыгы Виктор Золотов һәм ФСБ башлыгы Александр Бортников

Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, Русия гвардиясе башлыгы Виктор Золотов һәм ФСБ башлыгы Александр Бортников

Сүз ФСБга СССР вакытындагы дәүләт иминлеге комитеты (КГБ) вазифаларын кайтару турында бара дип уйларга кирәк, ди "Коммерсантъ".

Русиядә хокук саклау оешмасы реформасы әзерләнә. 2018 елгы президент сайлауларына кадәр дәүләт иминлеге министрлыгы оештырылырга мөмкин, дип яза дүшәмбе "Коммерсантъ". Яңа структура Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) нигезендә булдырылып, үзе эченә Тышкы күзләү хезмәтен һәм Федераль сак хезмәтен (ФСО) алыр дип фаразлана.

Сүз ФСБга СССР вакытындагы дәүләт иминлеге комитеты (КГБ) вазифаларын кайтару турында бара дип уйларга кирәк. Министрлык хезмәткәрләре Тикшерү комитеты һәм Эчке эшләр министрлыгы ачкан эшләр нигезендә тикшерү һәм процессуаль күзәтү дә алып барырга мөмкинннәр, дип белдерә “Коммерсантъ”.

Әлеге реформадан соң Русия тикшерү комитеты прокуратураның бер бүлеге генә булып калырга мөмкин.

Саклау минстрлыгы, киресенчә, ныгытыла. Ул үз эченә коткаручылар, янгын сүндерүчеләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының башка хезмәтләрен алачак, дип яза басма.

Гәзит чыганаклары белдергәнчә, реформага әзерлек Федераль миграция хезмәтенең һәм Наркотиклар әйләнешен күзәтчелек итү федераль хезмәте вазифалары Эчке эшләр министрлыгына күчкәннән соң башланган.

Соңгы атналарда матбугат чараларында Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин һәм Гадәттән тыш хәллләр министры Владимир Пучковның эшләреннән китү мөмкинлеге турында язылган иде.

Көч һәм хокук саклау структураларында әлеге реформа турында рәсми белдерүләр юк.

XS
SM
MD
LG