Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:47

Хөкүмәт бай төбәкләрнең керемнәрен ярлылар белән бүлешергә мәҗбүр итмәкче


Табыштан кергән салымның бер өлешен бай төбәкләрдән алып Русия хөкүмәте ярлырак субъектларга бирмәкче. Әлеге чара “2025 елга кадәр төбәк үсешенең дәүләт сәясәте нигезләре”ндә каралган.

Төбәкләр арасындагы яшәү дәрәҗәсендәге упкынны бетерер өчен Русия хөкүмәте бай төбәкләрнең табыштан кергән салымнарының бер өлешен ярлырак субъектлар белән бүлешергә мәҗбүр итәргә мөмкин. Бу хакта "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Хәзергә табыштан кергән салымның ставкасы 20% тәшкил итә. Аның 18% төбәкләрдә кала, калганы федераль үзәккә китә. Шул төбәкләрдә калган 18% тагын бер процентын федераль үзәк үзенә алмакчы. 2016 ел нәтиҗәләре күрә ул 117 млрд сум тәкшил итә. Шул акчаның төп өлеше (84 млрд сум тирәсе) ярлы төбәкләргә дотация буларак күчереләчәк, 20 млрд сумы грантлар өчен тотылачак, ә 13 млрд сумы үзәктә калачак.

XS
SM
MD
LG