Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда депутат Марат Әхмәтовның Дума вице-спикеры булуына өметләнәләр


Марат Әхмәтов
Марат Әхмәтов

“Югары урыннарга үзебезнең кешеләрне төртергә тырышырбыз,” ди Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Русия Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган 15 кешелек исемлекне раслады. Рәсми Казан башта 16 депутат җибәрәчәген белдергән иде. Хәзер инде бер җирдә оттыргач, башка җирдә, киресенчә, оту өчен тырышлыклар ясала: Татарстан җитәкчелеге әле авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булып торган Марат Әхмәтовны Дума рәисе урынбасары итеп сайлатырга тырыша.

Турыдан-туры булмаса да моны Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин раслады, ул “Без комитетларга дәгъва итәбез. Без, бәлки, тагын да күбрәккә дәгъва итә алабыздыр. Кичә төнгә кадәр Мәскәү белән эшләдек. Ә бүген матбугат очрашуыннан соң шунда очам”, диде Мөхәммәтшин. Мәскәүдә Татарстан парламенты җитәкчесе Дума комитетларын бүлүдә, комитет рәисләрен, урынбасарларын билгеләүдә катнашачак. “Югары урыннарга үзебезнең кешеләрне төртергә тырышырбыз,” ди Мөхәммәтшин.

Җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы сайлаулары нәтиҗәсендә "Бердәм Русия" фиркасе исемлекләре нигезендә Татарстаннан Думага тугыз, ә бер мандатлы сайлау бүлгеләреннән - алты депутат бара. Барысы да “Бердәм Русия” вәкиле.

Русия президенты Владимир Путин җомга көнне яңа Дума депутатларына Бердәм Русия фиркасеннән сайланган Вячеслав Володинны парламент рәисе итеп сайларга тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG