Accessibility links

Кайнар хәбәр

JIT: "Боинг Русиядән китерелгән Бук белән атып төшерелгән"


Ньювегейнда узган матбугат очрашуында
Ньювегейнда узган матбугат очрашуында

Халыкара тикшерү төркеме 2014 елда Донбасс күгендә Малайзия очкычының Русиядән китерелгән Бук системы белән бәреп төшерелгәнлеген белдерде.

Малайзия һава юлларының Боинг 777 очкычын 2014 елның июлендә Донецки янында бәреп төшерүгә бәйле җинаять тикшерүенең беренче рәсми нәтиҗәләре игълан ителде. Нидерланд прокуратурасы җитәкчелегендә эшләүче Халыкара тикшерү төркеме (Joint Investigation Team, JIT) очкыч Русиядән китерелгән һәм атканнан соң кире кайтарылган Бук системы белән бәреп төшерелгән дигән нәтиҗә ясаган. Нидерландның Ньювегейн шәһәрендә узган матбугат очрашуында шулай ук ракетның Первомайский бистәсе яныннан атылганлыгы әйтелде. Очкыч бәреп төшерелгән көнне Первомайский Мәскәү яклы сепаратистлар контролендә булган.

Тикшерүчеләр төркеме сүзчесе Вильберт Паулиссен бу нәтиҗәләрнең җинаять тикшерүләренә нигезләнүен белдерде.

Тикшерүчеләр Донбасска Букның Русиядән килгәнлеген әйтә
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:52 0:00

"Беренче тыңланган сөйләшүдә ашыгыч рәвештә Бук кирәклеге әйтелә. Икенчесендә бу системның чыннан да илтеп бирелгәнлеге әйтелә. Коралның үзенә күчәргә рөхсәт итегез. Мин йомгаклаудан башлыйм. Җинаять тикшерүе нигезендә без МН17 очкычы 2014 елның 17 июлендә Бук трейлерыннан атылган 9-M-83-38 серияле ракет белән бәреп төшерелгән һәм бу Бук трейлеры Русия Федерациясе территориясеннән килгән һәм атканнан соң Русия Федерациясе территориясенә кайткан дигән нәтиҗә ясый алабыз. Бу нәтиҗәнең зур өлеше җинаять тикшерүләренә нигезләнә", диде Паулиссен.

Ракетны ату сепаратистлар инициативасы булганмы, яки бу Русия хәрбиләре координациясе белән башкарылганмы – тикшерүчеләргә әлегә билгесез. Шикләнелүчеләр арасында бер йөзгә якын кеше бар.

Тикшерү эшләре 2018 ел башына кадәр озайтыла. Шул вакытка тикшерүчеләр Бук экипажының мөстәкыйль рәвештәме, фәрман нигезендәме эш иткәнлеген ачыклаячак.

Матбугат очрашуында һәлакәттән соң бер ел узгач сепаратистлар арасында булган сөйләшү дә яңгырады. Алар ракетның Зарощенское авылы яныннан атылмаганлыгын, Зарощенскоеның да сепаратистлар кулында булганлыгын искә ала. Русия исә ракет Зарощенское авылы яныннан атылган дип тәкърарлап килә.

Вильберт Паулиссен телгә алган беренче сөйләшү МН17 очкычы һәлакәтеннән бер көн алда булган. Анда сепаратистларның бер җитәкчесе Украина һава көчләренең һөҗүмен туктату өчен Бук системы җибәрүне сорый.

Түбәндәге видеода Бук системының һөҗүм урынына ничек эләгүен сурәтләүче аудио һәм видеодәлилләр китерелә.

Тикшерүчеләр Бук системының ничек эшләвен сурәтләүче видео да әзерләгән.

​Мәскәү бу хисапны “спекуляция” дип атады. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков ракетаның сепаратистлар карамагында булмаган җирдән атылуын күрсәтүче радар сурәтләре булуын әйтсә дә, тикшерүчеләр андый сурәтләрнең бирелмәгәнлеген белдерде.

Малайзия очкычында 300-ләп кеше һәлак булды, аларның күпчелеге Нидерланд ватандашлары.

XS
SM
MD
LG