Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:22

2016 елның Нобель атнасы нәтиҗәләре


2016 елда әдәбият өлкәсендә Нобель бүләгенә ия булган җырчы Боб Дилан

2016 елда әдәбият өлкәсендә Нобель бүләгенә ия булган җырчы Боб Дилан

3-13 октябрь көннәрендә Нобель атнасы узды. 10 көн дәвамында Альфред Нобель васыятендә калдырган иң югары саналган премия ияләрен игълан иттеләр.

2012 елдан бирле Нобель бүләге күләме - 8 млн швед кронасы (якынча 932 мең АКШ доллары). Премияләр 10 декабрь көнне Швеция һәм Норвегиядә тапшырылачак.

Азатлык ике атна дәвамында премия игълан итүне күзәтеп барды, һәр бүләк иясе турында хәбәр бирде.

Медицина һәм физиология: аутофагия ​күренеше өчен

Дүшәмбе көнне физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләгенә 71 яшьлек япон галиме Есинори Осуми (Yoshinori Ohsumi) лаек дип табылды. Ул бүләкне аутофагия өлкәсендә эзләнүләре өчен ала. Аутофагия ул - күзәнәкләрдәге эчке компонентларының аның лизосома яки вакуоль органоидларына эләгү очрагы.

Есинори Осуми

Есинори Осуми

Икенче төрле әйткәндә, бу процессны "үз-үзен ашау" дип атыйлар. Беренче тапкыр аутофагия күренеше 1960 елларда табылган. Осуми аны 1990 еллардан бирле тирәнтен өйрәнә. Нобель комитеты белдергәнчә, бу тикшеренүләр ачлыкка күнегү яки инфекциягә җавап бирү кебек физиологик процессларны аңлауга юл ача.

Осуми - Нобель бүләгенә лаек булган 23нче япон кешесе

Есинори Осуми 1945 елда Фукусимада туган. Ул Токио технологик институтында тикшеренү үзәгендә укыта. 2012 елда фән, технология һәм мәдәният өлкәсендә кешелеккә файда китергән гамәлләр өчен бирелә торган Киото премиясен алган.

Осуми медицина өлкәсендә премия алган алтынчы япон кешесе. Шулай ук ул Нобель бүләгенә лаек булган 23нче япон кешесе. Узган ел бүләккә япон галиме Сатоши Омура, кытай Юю Ту һәм америкалы Уильям Кэмпбелл лаек булдылар. Премияне алар авыруларны яңача дәвалау ысулы өчен алды.

Физика: матдәнең фазалы күчешләрен ачкан өчен

Физика өлкәсендә Нобель бүләгенә быел Вашингтон университетыннан Дэвид Таулесс (David Thouless), Принстоннан Дункан Халдейн (Duncan Haldane) һәм Браун университетыннан Джон Костерлиц (John Kosterlitz) лаек дип табылды. Премия аларга матдәнең топологик фазаларын һәм топологик фаза күчешләрен ачкан өчен бирелә. Бу турыда Нобель бүләге сайтында хәбәр ителә.

Дэвид Таулесс, Дункан Халдейн һәм Джон Костерлиц (John Kosterlitz)

Дэвид Таулесс, Дункан Халдейн һәм Джон Костерлиц (John Kosterlitz)

Галимнәр фазалы күчешләргә математик тасвирлау ясаган. Икенче төрле бу күчешләр "матдәләрнең сәер халәте" дип атала. Матдәне гадәттән тыш халәттә өйрәнү өчен галимнәр алдынгы математик ысуллар кулланган. "Тикшеренүчеләр гадәти булмаган матдә серләрен ачканнар һәм әле өйрәнелмәгән дөньяга ишек ачканнар", диелә Нобель комитеты белдерүендә.

"Тикшеренүчеләр әле өйрәнелмәгән дөньяга ишек ачканнар"

Күп белгечләр быелгы физика Нобель бүләге гравитация дулкыннарын ачкан галимнәргә бирелер дип фаразлаган. Узган ел физикадан Нобель бүләгенә Канада галиме Артур Макдональд һәм Япония галиме Такааки Кадзита лаек булган иде. Галимнәргә бүләк "нейтриноның масссасы барлыгын күрсәткән ачыш" өчен бирелде.

Химия: молекуляр машиналар механизмы өчен

Чәршәмбе көнне химия өлкәсендә Нобель бүләге ияләрен игълан иттеләр. Нобель комитеты хәбәр иткәнчә, бу елны әлеге премиягә өч ил (Франция, Һолландия һәм АКШ) галимнәре лаек булды. Жан-Пьер Соваж, Бернард Феринга һәм Джеймс Фрейзер Стоддарт "молекуляр машиналарны" эшкәртеп синтезлый алган.

Жан-Пьер Соваж, Бернард Феринга һәм Джеймс Фрейзер Стоддарт

Жан-Пьер Соваж, Бернард Феринга һәм Джеймс Фрейзер Стоддарт

Гади итеп әйткәндә, бу галимнәр молекуляр дәрәҗәдә билгеләнгән юнәлештә хәрәкәт иткән механизм булдырган. Шулай итеп молекулаларны машина кебек идарә итеп булачак. Бу фәннең күп тармакларында, аеруча медицинада киң кулланыла ала.

Жан-Пьер Соваж 1944 елда Парижда туган, Франция фәннәр академиясе әгъзасы. Бүгенге көндә Луи Пастер исемендәге Страсбург университетында укыта.

Ачыш фәннең күп тармакларында, аеруча медицинада киң кулланыла ала

Джеймс Фрейзер Стоддарт 1942 году елда Эдинбургта туган, АКШ фәннәр академиясе, АКШ сәнгать һәм фәннәр академиясе, Лондон патша җәмгыяте әгъзасы. Чикагоның Төньяк-көнбатыш университетында белем бирә.

Бернард Феринга 1951 году елда Барһер-Компаскуумда туган. Һолландия патша фәннәр академиясенең вице-президенты. Стереохимия, һомоген катализ һәм молекуляр нанотехнология өлкәләрендә зур белгеч санала.

Узган ел химиядән Нобель бүләгенә Британия галиме Томас Линдаль, АКШтан Пол Модрич һәм чыгышы белән Төркиядән Азиз Сәнҗар лаек булганнар иде. Премия аларга күзәнәкләрнең генетик мәгълүматын саклау һәм зыян күргән ДНКның тергезелү механизмын ачыклаган өчен бирелгән иде.

Нобель тынычлык бүләге: Колумбиядә ватандашлар сугышын туктату тырышлыклары өчен

97нче Нобель тынычлык бүләге 2010 елдан бирле Колумбия президенты булган Һуан Мануэл Сантоска бирелә. Норвегия Нобель комитеты белдерүендә бу бүләк аңа “ярты гасырдан артык дәвам иткән ватандашлар сугышын туктатуда тәвәккәл тырышлыклары” өчен бирелә диелә.

Колумбия президенты Һуан Мануэл Сантос (сулда) һәм FARC җитәкчесе Родриго Лондоно (уңда) солых килешүе имзалаганнан соң кул кысыша. Уртада Куба президенты Раул Кастро.

Колумбия президенты Һуан Мануэл Сантос (сулда) һәм FARC җитәкчесе Родриго Лондоно (уңда) солых килешүе имзалаганнан соң кул кысыша. Уртада Куба президенты Раул Кастро.

Әле күптән түгел генә, 26 сентябьдә Сантос хөкүмәте FARC исемле партизаннар төркеме белән солых килешүе имзалады.

“Ярты гасырдан артык дәвам иткән ватандашлар сугышын туктатуда тәвәккәл тырышлыклары” өчен

Колумбиядәге сугыш 1964 елдан бирле рәсми рәвештә ватандашлар сугышы дип игълан ителсә дә, ул 1940нчы елларда либераллар, консервативлар һәм коммунистлар арасындагы каты көрәштән башланды дияргә мөмкин.

Урта-уң көчләр вәкиле Сантос хакимияткә килү белән партизаннарга каршы көрәшнең көчәйтелүен белдерсә дә, 2012 елда аның хөкүмәте FARC белән сөйләшүләр башлады.

Бу елның августында Колумбиядә атышларны туктатуга ирештеләр, ә сентябрь аенда инде солых турында килештеләр.

2013 елгы саннарга караганда, бу сугышта 220дән артык кеше һәлак булган.

Икътисад: контрактлар теориясе өчен

Икътисад өлкәсендә Нобель бүләге ияләре дип быел АКШ университетларында эшләүче галимнәр Оливер Һарт белән Бенгт Һолмстрем игълан ителде. Бу турыда белдерү рәсми сайтта урнаштырылды. Премия аларга "контрактлар теориясе" өлкәсендә тикшеренүләр өчен бирелә.

Контрактлар теориясе – 1970нче елларда актив үсеш алган икътисад юнәлеше. Ул икътисад агентларының контрактлар төзү параметрларын билгеләүне өйрәнә. "Замана икътисадлары күпсанлы контрактлар нигезендә тора. Һарт һәм Һолмстрем булдырган яңа теоретик алымнар чын контрактлар һәм институтларны аңлауда зур әһәмияткә ия", диелә Нобель комитеты белдерүендә.

Оливер Һарт һәм Бенгт Һолмстрем

Оливер Һарт һәм Бенгт Һолмстрем

Оливер Һарт – Һарвард университетының икътисад профессоры. Ул контрактлар теориясе, фирма теориясе, корпоратив финанслар, хокук һәм икътисад өлкәләрендә белгеч.

Галимнәр булдырган яңа теоретик алымнар чын контрактлар һәм институтларны аңлауда зур әһәмияткә ия

Бенгт Һолмстрем хәзерге вакытта Массачусетс технология институты профессоры, микроикътисад өлкәсендә зур белгеч. Һелсинкида туган, милләте белән швед, бүләк бирелү уңаеннан оештырылган матбугат очрашуында (видеоэлемтә аша) швед телендә бирелгән сорауга шведча җавап бирде.

Узган ел икътисад бүләгенә Принстон университеты профессоры Энгус Дитон лаек дип табылган иде. Премия аңа халыкның ярлылык проблемнарын, куллануын һәм мул тормышны анализлаган хезмәтләре өчен бирелгән иде.

Икътисад өлкәсендәге премия Альфред Нобель васыятендә язылмаган. Ләкин Швеция банкы 1968 елдан Нобель фондына икътисад өчен премия акчасын күчерә. Рәсми рәвештә ул "икътисад фәненә керткән өлш өчен Альфред Нобель исемендәге Швеция дәүләт банкы бүләге" дип атала. Бу премия башка өлкәләрдә, фәннәрдәге кебек үк иң абруйлы булып санала.

Әдәбият: яңа шигъри тел тудыру өчен

13 октябрь көнне 2016 елның соңгы Нобель бүләге иясе билгеле булды. Әдәбияттан бу бүләккә танылган АКШ җырчысы, җырлар авторы Боб Дилан лаек табылды. Нобель комитеты белдерүендә әйтелгәнчә, бүләк аңа "американ җыры традициясе кысаларында яңа шигъри тел тудырган" өчен бирелә.

Боб Дилан 1941 елда АКШта туган. Соңгы 50 елда рок-музыка өлкәсендә иң танылан шәхесләрнең берсе. Rolling Stone журналы сораштырулары нигезендә ул музыка тарихында Beatles-дан соң икенче мәшһүр музыкант. Аның "Blowin' in the Wind", "The Times They Are a-Changin'" һәм башка җырлары гражданнар хокукы һәм АКШта сугышка каршы хәрәкәтләрнең гимннарына әйләнде.

2008 елда Боб Дилан "искиткеч шигъри көчкә ия булган лирик җырлары белән популяр музыкага һәм американ мәдәниятенә әһәмиятле тәэсир өчен" Пулитцер бүләгенә лаек булган иде.

Быел букмекерлар Әдәбият премиясен япон язучысы Харуки Мураками, Кения язучысы Нгуи Ва Тхионго, Норвегия драматургы Юн Фоссе, АКШ классигы Филипп Рот яки прозаик Дон Делило, Сүрия шагыйре Адонис алырга мөмкин дип фаразлаган иде.

Әдәбият Нобель бүләге Альфред Нобель тарафыннан васыять итеп калдырган биш премиянең берсе. Узган елны аңа беларус язучысы Светлана Алексиевич лаек булды.

Быел Әдәбияттан Нобель бүләге иясен игълан итү моңсу хәбәрдән башланды: Миланда 91 яшендә танылган итальян язучысы, драматург, 1997 елгы Әдәбият Нобель бүләге иясе Дарио Фо якты дөнья белән хушлашты. Нобель комитеты аны соңгы чорда Европа сәхнәсендә "ачкыч-кеше" дип атаган иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG