Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:18

Быел медицина өлкәсендә Нобель бүләгенә ия булган Есинори Осуми күзәнәкләрнең "үз-үзен ашау" күренешен ачкан. Ризыктан тыелу очракларында организмда чистарыну бара ди ул һәм, андый максат куймаса да, кайбер диннәрдәге уразаның файдасына ишарәли.

Бу атнада фәннең төрле тармакларында - физиология һәм медицина, физика һәм химия өлкәләрендә Нобель бүләге ияләре игълан ителде. Азатлык бүләк ияләре белән таныштырып барды, киләсе атнада әдәбият һәм икътисад өлкәләрендә бүләкләр тапшырылачак.

Шулай да без укучыларыбызга аеруча кызык булган бер ачышка аерым тукталырга булдык. Сүз япон галиме Есинори Осуминың аутофагия өлкәсендә эзләнүләре турында.

Eсинори Осуми

Eсинори Осуми

Фәнни даирәдә ураза тотуның файдалы һәм зыянлы яклары турында бәхәс даими дәвам итә. Япон галименең ачышы бу бәхәстә күпмедер ачыклык кертә.

"Осуми ачышы күзәнәкнең эчке өлешен эшкәртүне яңача аңлау парадигмасын булдырды. Аның ачышы ачлыкка адаптация һәм инфекциягә җавап буларак күпсанлы физиологик процесслар әһәмиятен аңлауга юл ачты", диелә Нобель комитеты белдерүендә.

Аутофагия дип күзәнәкләрдә җыелган төрле "чүпне" эшкәртү һәм юкка чыгару күренешен атыйлар. Башкача әйткәндә, бу - күзәнәкләрнең "үз-үзен ашау" процессы.

Аутофагия процессы кыска видеоязмада:

Аутофагия ярдәмендә күзәнәкләр кирәкмәгән өлешләреннән, ә организм - күзәнәкләреннән арына ала. Табигатьтән килгән бу сәләт ярдәмендә күзәнәкләр кирәксез һәм зыянлы элементлардан арына. Күзәнәкләр бу очракта чүп ташлый торган кеше кебек хәрәкәт итә: башта "чүпне" махсус "капчыкларга" - аутофагосомнарга сала, аннары "чүплеккә" - лизосомаларга (кайбер организмнарда вакуольларга) ташлый. Анда бөтен чүп-чар эшкәртелә һәм юкка чыгарыла. Эшкәртелгән чимал исә янә күзәнәкнең яшәешенә хезмәт итә: энергия буларак кулланыла яки яңарту процессында төзелеш материалы була.

Аутофагия күзәнәкләрне аңа кергән инфекция һәм токсиннардан чистарта. Аның иң эффектив вакыты исә организм өчен стресслы вакытта була. Әйтик, кеше ач булган очракта. Күзәнәкләр ач булганда, алар эшкәртү процессын тизләтә, төрле зыянлы элементлар юкка чыга бара.

Аутофагия механизмы

Аутофагия механизмы

Шулай итеп вакыт-вакыт ач тору, шул исәптән, мөселманнардагы ураза тоту да файдалы булып чыга, организм чистарына. Күпмедер вакытка аерым азыклардан тотылып тору гадәте башка диннәрдә дә бар. Күп кенә мәгълүмат чаралары нәкъ шуңа игътибар итте дә. Мондый тикшеренүләр моңа кадәр дә күп булса, хәзер инде бу күренеш Нобель бүләгенә ия булган галим тарафыннан расланган булып чыга.

Гастроэнтерология белгече, табибә Сәйдә Әхмәдуллина Нобель бүләге иясенең бу ачышы белән таныш, аны игътибар белән өйрәнгән. Ул да уразаның файдасын таный, ләкин сак булырга куша. "Уразаны бары тик тулысынча сәламәт булган кешеләргә тоту кирәк, сәламәтлеккә, аеруча ашказанына бәйле проблемнар булса, ул зыян китерергә мөмкин. Тоткан кешеләргә дә бу мәсьәләгә җитди карап, әзерлек белән уразага керү тиешле. Әйтик, авыз ачканда, кеше ашказанын тутырырга тиеш түгел, чамасын белеп тукланырга кирәк.

Сәйдә Әхмәдуллина

Сәйдә Әхмәдуллина

Аутофагиягә килгәндә, ул чыннан да ач булган вакытта файда китерә. Ләкин аутотоксиннар барлыгын да онытмаска кирәк. Ягъни кеше озак ач торса, шактый күп токсиннар чыга, аларның организмнан чыгу юллары сорау тудыра. Шуңа бәйле мин, вакытын һәм чама белеп, ач тору файдалы дип саныйм, ләкин кешегә су эчәргә кирәк", диде Азатлыкка табибә Сәйдә Әхмәдуллина.

"Һәр кешегә, сәламәтме ул, авырумы, һәрвакыт еш, ләкин азлап ашарга кирәк. Бу очракта тәнгә дискомфорт тумый. Минем кызым ураза тота, рухи яктан бу зур хөрмәткә лаек дип саныйм. Тик ураза тоту сәламәт булган кешегә генә тотырга рөхсәт ителә", дип сөйләде ул.

Безнең Telegram каналына язылыгыз һәм иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып алыгыз.

XS
SM
MD
LG