Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:09

Этнографик диктантта да бердәм русияле милләтен төзү фикерләре


Халыклар дуслыгы йортында үткән этнографик диктантта катнашучылар, 4 октябрь, 2016 ел

Халыклар дуслыгы йортында үткән этнографик диктантта катнашучылар, 4 октябрь, 2016 ел

Удмурт туйларында өстәлдә нинди милли аш булырга тиеш? Калмык чәен ничек пешерәләр? Чуашларның милли баш киеме ничек атала? Шушы һәм башка сорауларга 4 октябрьдә үткән этнографик диктант чарасында катнашучылар җавап бирде. Русия буйлап үткәрелә торган бу чарада Татарстан да катнашты.

Этнографик диктантның Казанда узган өлеше Халыклар дуслыгы йортында оештырылган иде. Анда барлыгы 100 якын кеше катнашты, дип хәбәр итте оештыручылар.

Дәүләт ярдәме белән үткәрелгән бу чарада үзләрен сынап карау өчен Казан мәктәпләреннән георграфия укытучылары, этнология фәнен дәресләрдә өйрәнгән Казан югары уку йортлары студентлары килгән иде. Шулай ук, Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов әйткәнчә, бу оешмада эшләүче хезмәткәрләргә дә диктантта катнашып, белемнәрен тикшерү киңәш ителгән. Үзләре ишетеп, кызыксынып килүче берничә кеше дә булды.

Этнографик диктантта катнашучылар, 4 октябрь, 2016

Этнографик диктантта катнашучылар, 4 октябрь, 2016

Этнографик диктант асылда Русиядә яшәүче төрле милләтләр турында гомуми белемнәрне тикшерүгә багышланган тесттан гыйбарәт иде.

Галимнәр әзерләгән 30 сорау Русиядәге географик атамалар, милли республикалар, анда яшәүче халыкларның диннәре турында гомуми эрудицияне күрсәткән мәгълүматлардан алып, теге яки бу халыкның милли аш-су, баш киемнәре кебек нечкәлекләргә дә багышланган иде.

Тест кәгазьләре таратылгач, катнашучылар арасында "милли республикаларның башкалаларын белмибез икән" дигән сүзләр ишетелде. Шулай ук, сорауларга җавап биреп чыккач "чуашларның баш киеме ничек аталуын да әйтә алмадык инде", диючеләр дә булды.

Татарстанда яшәүче халыкларны сурәтләүче күргәзмә, Халыклар дуслыгы йорты, Казан

Татарстанда яшәүче халыкларны сурәтләүче күргәзмә, Халыклар дуслыгы йорты, Казан

Будда динендәге төбәкләр, 30 милли телдә сөйләшүче милли республика, ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кергән якут дастаны, Үзәк Азия халыкларындагы шаян геройның исеме турында да сораулар бар иде. Татар-башкортларга кагылышлы мәгълүматлар Кыш бабай, Хуҗа Насретдин, милли көрәш һәм иң зур милләтләр исемлегенә кагылышлы сораулар да булды.

"Бердәм Русияле милләтен төзү бара"

Әлеге чара Русиядә яшәүче халыкларның милли мирасына игътибарны җәлеп итү максатыннан үткәрелә дип белдерде оештыручылар. Диктант башланыр алдыннан чыгыш ясаган Казан федерал университитетының Татарстан тарихы, археология һәм этнология кафедрасы доценты Елена Фролова "Телибезме, теләмибезме – бердәм русияле милләтен төзү бара" дигән сүз әйтеп ташлады. Соңыннан ул Азатлык сорауларына җавап бирде.

"Русия фәннәр академиясе галимнәре милли бәйрәмнәр, туган телгә багышланган фәнни тикшеренүләр үткәргән иде. Алар күрсәткәнчә, Русиядә яшәүче халыкларның мәдәниятләре арасында интеграция бара, мәсәлән, "Сабантуй" кебек татар бәйрәмен башка халыклар да үзенеке итеп күрә башлаган, шулай ук, туган тел төшенчәсе дә җуела бара, билингвизм көчәя, кешеләр рус һәм үз телләрен кушып куллана", дип сөйләде Фролова.

Галимә милли телләрнең җуелуын федераль үзәкнең милли сәясәте белән түгел, ә объектив сәбәпләр белән бәйли. "Без Русиядә яшибез, шуңа рус теле өстенлек итә", дип әйтте ул.

Этнографик диктант Татарстан буйлап барлыгы 20 урында уздырылды. Чаллыда Мулланур Вахитов исемендәге гимназиядә оештырылган диктантта 53 кеше катнашты. Диктант язучыларның байтагы шушы гимназия вәкилләре иде.

Чаллыда узган диктантта катнашучылар

Чаллыда узган диктантта катнашучылар

Татарстанда үткән әлеге тестның беренче нәтиҗәләрен 5 октябрьдә Халыклар дуслыгы йортының интернет сәхифәсендә карап булачак дип хәбәр ителде.

Этнографик диктантка онлайн үткәрелә торган miretno.ru сәхифәсендә дә игътибар зур булган. ВКтонтакте челтәрендә чарага багышланган төркемдә "берьюлы 50 мең кеше керү сәбәпле, әлегә сайтыбыз ватылып тора, бераздан эшли башлаячак" дигән белдерү чыккан иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG