Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:05

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов сүзләренчә, экстремист сайтларны эзләүчеләр арасында үзләрендә туган сорауларга җавап эзләүчеләр һәм шулай ук тормыштан канәгать булмаганнар да бар.

Казан университетының (КФУ) Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов 7 октябрь Мәскәүдә "Дин терроризмга каршы" дип аталган конференциядә чыгыш ясап сискәндереп җибәрердәй саннар китерде.

2012 елдан башлап кимендә 70 татарстанлы Сүриягә "Ислам дәүләте" исемле сугышчан төркем сафларында сугышырга киткән. Хәйретдинов сүзләренчә, Татарстанда яшәүчеләрнең интернетта экстремистик сайтларга мөрәҗәгать итүе дә шүрләтә. Соңгы ике ел эчендә мондый сайтларны 400 мең тапкыр эзләгәннәр, кергәннәр. "Интернетта 30дан артык урыс телендәге сайт экстремизмны пропагандалый һәм алар бер-берсе белән бәйләнештә", ди Хәйретдинов.

Конференциядән соң Русиянең кайбер мәгълүмат чаралары әлеге саннарны гына китереп Татарстанны экстремизм шаукымына бирелеп бара торган төбәк ишарәсе белән язып чыкты.

Чынлыкта хәлләр ничек соң? Бу нинди саннар? Алар каян килеп чыккан? Экстремизм белән кызыксынучылар нигә арта? Азатлык Русиянең Халыклар дуслыгы университетында үткән конференциядән соң Хәйруллин белән әнә шул сорауларга җавап эзләп сөйләште.

Рамил Хәйретдинов

Рамил Хәйретдинов

Бу саннар каян килә?

Хәйретдинов Азатлыкка белдергәнчә, бу саннар - Сүриягә күпме кешенең сугышырга китүе - сер түгел. Татарстан эчке эшләр министры да үз чыгышында бу саннарны китергән иде. Бу хакта Татарстан президенты да телгә алды.

Ислам мәгарифе һәм исламны үстерү ресурслар үзәкләре дә дини экстремизм белән бәйле мәгълүматларны туплый. Хәйретдинов җитәкләгән институт каршында да мондый үзәк эшләп килә. Русиядә мондый биш зур үзәк бар. Алар Мәскәү дәүләт университеты, Петербур дәүләт университеты, Казан федераль университеты, Башкортстан педагогика университеты һәм Пятигорски лингвистика университетлары каршында эшләп килә. Әлеге үзәкләр барсы да бердәм програм нигезендә эш итә. Алар җәмгыятьтәге ислам дине белән бәйләнештәге үзгәрешләрне тикшерә.

Казан университеты каршындагы ресурс үзәге Идел буе төбәгендәге башка өлкә һәм республикалардан да белгечләр җәлеп итә. "Безнең Чуашстаннан, Сарытау, Самар, Әстерхан, Ульян өлкәләреннән белгечләр бар. Без очрашкан вакытта бер-беребезне генә тыңлап калмыйбыз, ә конкрет очракны да анализлыйбыз", ди Хәйретдинов.

IP адрестан экстремист сәхифәгә ничә тапкыр кергәнне белү кыен түгел

Соңгы ике ел эчендә 400 меңләп татарстанлының экстремистик сәхифәләрне эзләп интернетка мөрәҗәгать итүе хакында алдан экспертлар төркеме алдында игълан ителгән.

"Безгә бу мәгълүматны нәкъ шуны күзәтеп барган куәт оешмаларының махсус хезмәте җиткерә. Аны белү кыен түгел. Теге йә бу IP адрестан экстремист сәхифәгә ничә тапкыр кергәнне белү бер дә кыен түгел. Бу мәгълүмат ачык һәм теркәлеп бара", ди Хәйретдинов.

Аның сүзләренчә, Русиядә әлегеләрдән кала кешеләрнең нинди ярамаган сайтларга керүен күзәтеп бара торган тикшеренү оешмалары да аз түгел. "Хәзер Татарстанда да, Кавказда да һәм шулай ук Русиядә дә галимнәр һәм хакимиятләр моңа (дини экстремизм) зур игътибар бирә", ди Хәйретдинов.

"Ислам дәүләте" төркемнәренә сугышырга кемнәр китә?

Хәйретдинов фикеренчә, Сүриягә сугышырга китүчеләрне бер калыпка гына салып карап булмый.

Романтик дәрт белән сугышырга китүчеләр дә бар

"Дөньяви дәүләттә яши алмаган диндарлар китәргә мәҗбүр була. Икенче берәүләр ислам дәүләте турындагы басмаларны укып, аны булдыру өчен үз өлешебезне кертәбез дип чыгып китә. Әмма чынлыкта, алар "туп ите"нә әйләнә. Анда китеп кайтканнарның кайберләре "идеаллар өчен чыгып киткән идек, әмма чынбарлык бөтенләй башка" дип әйтә. Ислам дәүләте төзү идеологиясен хуплап аңа бирелгәннәр һәм шулай ук бу идеологиядән күңелләре кайтканнар да бар", ди Хәйретдинов.

Аның сүзләренчә, кайберәүләр романтик дәрт белән сугышырга китә. Аларның бер өлеше ялланганнар һәм аларга кайда сугышсалар да барыбер. "Кайнар нокталарда да алар күренгәләп алды", ди Хәйретдинов. Ул һәрберсенең сугышырга китү сәбәбе төрле дип ассызыклый. Бу төркемдәгеләргә йогынты ясап булмый дип белдерә.

Экстремистик сайтларны кемнәр эзли?

"Экстремист сайтны кызыксынып һәм шулай ук максатчан эзләүчеләр дә бар. Күренекле җырчыны кыска гына вакыт эчендә миллион тапкыр эзләп мөрәҗәгать итәргә мөмкиннәр. Аның белән чагыштырганда 400 мең тапкыр кереп карау, ул әллә ни куркыныч түгел", ди Хәйретдинов.

Берәү, яшь кеше телевизордан әледән-әле "Ислам дәүләте" дип сөйләгәнне ишетә. Үзләрен "Ислам дәүләте" дип белдергән сугышчан төркемнәрнең ни икәнен белми ул. Бу ни икән дип кызыксынып интернетта "Ислам дәүләте" турында мәгълүмат эзләп экстремист сайтларга юлыкканнар да булырга мөмкин. "Бу сан, һич кенә дә, "Ислам дәүләте"нә теләктәшләр дигәнне аңлатмый. Ә ниндидер сорауларга җавап эзләп керүчеләр алар", ди Хәйретдинов.

Галим берәүләрнең кызыксынып, берәүләр үзендә туган сорауларга җавап эзләп, берәүләрнең тормыштан канәгать булмаганга бу сайтларны эзләүләрен әйтә.

Куркыныч эшчәнлек алып баручылар кемнәр алар?

Хәйретдинов сүзләренчә, Русиянең мөселманнар күпләп яшәгән төбәкләре төрле экстремист оешмаларның хәдәфендә.

Алар Идел буе, Кавказ, Себердә эшчәнлек алып барырга тырышалар. "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменә кергән төрле секталар Русиядәге мөселманнарга йогынты ясарга омтыла. "Мин алар үзләре безгә килеп эшли дип уйламыйм. Үз карашларын төрле җыентыклар, видеоязмалар, үзләренең сайтлары аркылы җиткерә", ди Хәйретдинов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG