Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:11

Уфада Медведев һәм Хәмитовны урыныннан алырга таләп иттеләр


Чарада катнашучылар

Чарада катнашучылар

15 октябрь Уфада сайлаудагы хәрәмләшүләргә ризасызлык белдереп һәм Башнефть хиссәләрен кире кайтаруны таләп итеп каршылык чарасы үтте.

“Сайлаусыз сайлауга каршы!” дигән шигар астында узган урам җыенын коммунистлар фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе оештырды. Анда шулай ук “Яблоко” фиркасе әгъзалары да катнашты. Кулларда “Халыкта сайлаучыларга ышаныч тудырыйк!”, “1993 ел: Совет берлегенә төзәп атттылар, ул Русиягә тиде” кебек шигарләр, коммунистлар фиркасе һәм комсомол байракларын, Совет берлеге билгеләрен күрергә була иде. Чыгышларда сайлауда хәрәмләшүләр булуы турында фикерләр яңгырады, алар мисаллар белән ныгытылды.

Александр Ющенко

Александр Ющенко

Русия Дәүләт думасы депутаты Александр Ющенко:

“Башкортстанда сайлауда хәрәмләшүләр күп булды, алар буенча мәхкәмәләргә гаризалар күндерелде. Әгәр дә сайлау гадел үтсә, коммунистлардан депутатлар дәүләт Думасында тагы да күбрәк булыр иде. Бәлки күпчелекне дә тәшкил итәр иде. Башкортстандагы сайлаудагы хәрәмләшүләр турында Русиянең Үзәк сайлау комиссиясенә дә мөрәҗәгать иттек. 17 октябрь Русиянең Үзәк сайлау комиссиясеннән Башкортстандагы канун бозуларны тикшерү өчен ике кеше киләчәк. Без аларның гадел тикшерүенә өмет итәбез”. Александр Ющенко “Башнефть” хиссәләрен сатуның республика халкы файдасына булмавын да әйтте.

Ян Двинский

Ян Двинский

Республика комсомолының беренче сәркәтибе Ян Двинский:

“Сайлауга халык елдан-ел ышанычын югалта бара. Бу аларның канун бозып сайлануы гына түгел, беренче чиратта сайлау акчаларын туздырулары. Канунсыз сайланган депутатларның кабул иткән кануннары да канунлы була алмый. Болар өчен республика җитәкчесе җаваплы”.

Башкаланың 9нчы сайлау комиссиясендә эшләгән Михаил Скакалин:

“Дим бистәсендә сайлау ничек узды? Билгеле булуынча, һәр сайлау урыны җитәкчесен хакимият билгеләп куя. Алар комиссияләрне оештыра. Мин Дим бистәсендәге 9 санлы участокта карар кабул итү хокукында күзәтүче булдым. Комиссия рәисе хакимият җитәкчесенең дусты, кызы аның урынбасары, ире комиссия әгъзасы, калган әгъзалар да аның дуслары яки туганнарыннан тупланган иде. Тавыш бирергә килүчеләр сайлау нәтиҗәләре аларның биргән тавышына бәйле дип уйлый. Ләкин дәүләт җинаятьчеләре халыкны статист итеп кенә файдалана. Кичке 10 сәгать 45 минутта бюллетеньнәр папкаларга салынган иде. Сайлау комиссиясе рәисе Башкортстан үзәк сайлау комиссиясеннән сайлауда ниндидер аңлашылмаган хәлләр булуы турындахәбәр алынуын әйтеп, бүлмәдән чыгып торырга кушты. Анда чәй табыны оештырылган иде. Безне ул бүлмәдә дүрт сәгать буе тоттылар.​

Мин Русиянең үзәк сайлау комиссиясенә шалтыратып бу турыда хәбәр иттем. Без бүлмәгә кире кергәндә “Бердәм Русия”дән чыккан Павел Качкаев өчен тавыш биргән бюллетеньнәрнең күбәюен күрдем. Алар бар да бер үк кул белән тутырылган иде. Мин комиссия эшендә артабан катнашудан баш тарттым, Башкортстан үзәк сайлау комиссиясенә шикаять яздым. Халыкта балык башыннан чери дигән сүз бар. Болар өченБашкортстан җитәкчесе җавап бирергә тиеш. Ул исә үз чиратында бу рәвешле хакимият ресурслары кулланулары турында район хакимияте җитәкчеләреннән, комиссия рәисләреннән сорарга тиеш. Русия Конституциясендә сайлану һәм сайлау хокукы турында мәддә бар. Бу канун бездә бозыла. Сайлауга килгән кеше кем өчен тавыш бирүенә карамастан, үзенең тавышының ил язмышы өчен мөһим булуын аңларга тиеш”.

Станислав Чайченко

Станислав Чайченко

“Яблоко” фиркасе әгъзасы Станислав Чайченко:

“Дим бистәсендәге сайлау урынында тавыш бирергә килүчеләрне санап бардым. Алар якынча 400-420ләп кеше булды. Ул участокта тавыш бирергә хокуклы кешеләрнең саны 900 иде. Ягъни 30 процент кеше тавыш бирде. Нәтиҗәләр ясаганнан соң саннар ике тапкырга арткан иде. Мин Дим бистәсендәге бер йорттан ике генә кешенең сайлауга барганын беләм. Менә берничә көннән Русиянең үзәк сайлау комиссиясеннән тикшерүчеләр килә. Алар минем Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфиловага мөрәҗәгатем буенча килә. Сайлау бер спектакль булса, бу тикшерүчеләр икенче спектакль куячак. Аның ничек булачагын карарбыз инде”.

Калган чыгыш ясаучылар да сайлауда канун бозылуларга борчылу белдерделәр, “Башнефть” хиссәләрен сатуның дөрес булмавы, аны кире кайтартуны таләп иттеләр. Республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитовка да тәнкыйть сүзләре белдерелде. Урам җыены ахырында резолюция кабул ителде. Анда Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе башы Хәйдәр Вәлиев һәм Уфа сайлау комиссиясе рәисе Геннадий Майоровны отставкага җибәрү таләп ителгән. “Башнефть” хиссәләрен кире республикага кайтару, республиканың нефть тармагын сату өчен Русия хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведевны һәм Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитовны отставкага җибәрү таләп ителгән.

Каршылык чарасында “Яблоко”дан чыгыш ясаган Станислав Чайченко Элла Памфиловага Ютуб аша мөрәҗәгать тә күндерде. Анда ул Дим районындагы 2-3 сайлау комиссиясе эшен тикшерергә чакыра. Канун бозулар табылса, барлык 32 сайлау урынын да тикшерүне сорый. Хәрәмләшүләр табылмаган очракта,үзенең бу сүзләре өчен 3-5 ел ирегеннән мәхрүм булырга әзер булуын әйтә. Станислав Чайченко бу видеомөрәҗәгатен буйлы-буйлы төрмә киемендә яздырган. Ул: “Бу костюмны махсус тектердем, әгәр канун бозучылар табылса, алар өчен дә тегәчәкбез”, – дип шаярта.

XS
SM
MD
LG