Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:24

Казанда Хәтер көнен билгеләп узар алдыннан Орел шәһәрендә Явыз Иванга тантаналы рәвештә һәйкәл ачтылар. Татарстаннан Думага сайланган депутат Фатих Сибагатуллин бу ике вакыйганың бергә туры килүен очраклы хәл дип саный.

15 октябрьдә татарлар Явыз Иванның Казан ханлыгын җимерүе вакытында шәһит киткән корбаннарны искә алу чарасы, ягъни Хәтер көнен уздырыр алдыннан Русиянең Орел шәһәрендә тантаналы рәвештә әлеге патшага һәйкәл ачылды. Бу вакыйгаларның бергә туры килүе, әлбәттә, бик сәер. Татарстаннан Русия Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин Хәтер көнен Русиядә беркем дә белми ди һәм бу һәйкәл куюның нәкъ шул вакытка туры китерелүен очраклы хәл дип саный.

“Хәтер көнен кем белсен? Ул сатлыкҗан татарлар көне. Татарга Явыз Иван иң күп зыян китергән кеше, әмма аны бит алып килүчеләре татарлар булган. Иң якын киңәшчесе Алексей Адашев дигән керәшен икәнен беләбез.

Шуңа Хәтер көнен уздырганда Явыз Иванга һәйкәл куйдылар дип имеш-мимеш уйлап ятасы түгел. Татарга укырга, баерга кирәк. Мин менә икенче сортлы булып йөрүдән туйган. Татар дәүләте булса, әллә кем була алыр идем. Тарихны аңлап дөрес нәтиҗә ясарга кирәк.

Мәскәү бүген безне салым белән кыса. Республикага бары 27% кына калдыралар. Акча булса, әллә ниләр эшләр идек.

Явыз Иванны яки Мәскәүне сүгеп йөрүдән бер файда да юк. Сөембикә аркасында дәүләтчелегебезне югалтканбыз, заманында татарлар сатылган икән, безгә хәзер гаепләргә түгел, ә татар халкының бөеклеген ничек кайтарырга дигән мәсьәлә турында уйларга кирәк. 15 октябрьдә уздырыла торган чараны да Хәтер көне дип түгел, гыйбрәт көне дип уздыру зарур.

Фатих Сибагатуллин

Фатих Сибагатуллин

Хәтер көне үткән Камал театры каршында гына элекке педагогика университеты тора. Ник чарада катнашучылар аны Милли университет итү турында чыгышлар ясамады? Без һаман “Татарчага безнең балаларны өйрәтергә тиешсез” дип кычкырабыз. Ата-анасы урысча сөйләшкән баланы Путин татарчага өйрәтергә тиешмени?", ди Сибагатуллин.

Явыз Иванга һәйкәлне хәтта Казанда урнаштырырга теләүчеләр дә бар. Сибагатуллин Сөембикәгә дә, Явыз Иванга да Казанда һәйкәл булмаячак, Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевкә куячакбыз дип белдерде. Казан урамында Азатлык уздырган сораштыру исә Явыз Иванга һәйкәл куярга теләүчеләрнең шактый булуын күрсәтте.

Украина мөселманнарының "Умма" диния нәзарәте мөфтие Сәид хәзрәт Исмәгыйлев үзенең Facebook битендә Русия татарлары намусы, абруе һәм милли тарихына сынау килде дип яза.

“Татар халкы геноцидын оештырган әлеге тиранның һәйкәлен сүттерү хәзер татарлар намусында булачак. Ничектер элегрәк мондый каршылыклы шәхесләргә һәйкәл булдырмаска акыллары җитә иде. Ә хәзер йә Сталинга, йә Грозныйга куялар. Кыскасы, бу соңгы тапкыр татарларның милләт горурлыгын сынап карау. Моны да йотсалар, инде бернинди абруйлары һәм горурлыклары калмаячак”, ди ул.

Татарлар исә әлегә бернинди канәгатьсезлек тә белдерми. Азатлык радиосы һәрдаим Русия дәүләтен, Путин хакимиятен аяусыз яклаучы шәхесләргә мөрәҗәгать итте. Тарихчы Наил Гарипов урыслар үзләре дә ничә ел буе Явыз Иванга һәйкәл куймады, шуңа хәзер урнаштыру өчен бәлкем берәр сәбәп булгандыр дип саный.

Наил Гарипов

Наил Гарипов

“Явыз Иванга бер төрле генә бәя биреп булмый. Урыслар өчен ул дәүләтне булдырган шәхес санала. Аңа һәйкәл кую бәлкем горурлык уятадыр, әмма безнең ил бит төрле милләтләрдән тора. Татарлар өчен Явыз Иван дәүләтләрен югалту белән бәйле шәхес. Шуңа әлеге шәхескә һәйкәл куярга ашыгырга кирәк түгел иде.

Казанда Явыз Иванга һәйкәл куярга теләүчеләрне бөтенләй дә аңлап бетереп булмый. Татарстанда бит ниндидер сәяси баланс саклана. Бик сак булырга кирәк. Мондый тәкъдим булса, мин беренче булып каршы чыгачакмын.

Аннары хәзерге заманда төрле һәйкәл кую белән мавыгу исраф, чөнки социаль, икътисади проблемнар бик күп”, ди ул.

Җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Әхмәдов хәтта урыс галимнәре, зыялылары да Явыз Иванга һәйкәл куюга каршы булганда татарлар каршы булырга тиешлеге гадәти дип саный.

“Явыз Иван Казанны болай гына яулап алса, әле бер мәгънә, ә ул бит күп явызлыклар эшләде, татарларны куды”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG