Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көне: "Амбразурага ятарлык халкың булмаса, кемгә таянырсың, агай?"

Казанда Хәтер көне
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:27 0:00

Казанда Хәтер көне

15 октябрь Казанның Камал театры каршында Хәтер көне узган еллардан үзгәчә үтте. Халык саны артты, 500ләп булды, матәм чарасына татар галимнәре, зыялылар, яшьләр, өлкәннәр килгән иде. Бу көнгә туры китереп урыс җәмгыяте вәкилләре дә Казанны басып алучылар һәйкәлендә җыелышып дога кылдылар.

Быелгы Хәтер көненә хакимият артык каршы килмәгәнгәме, халык күбрәк җыелды. Әзерлек кенә бераз аксады. Башлануга 15 минут кала гына төп оештыручылар – Татар иҗтимагый үзәге белән Азатлык яшьләр берлеге вәкилләре – хәрәкәтләнә, байраклар тарата, тавыш көчәйткечләрне куя башлады.

Ә полиция, ОМОН, күзәтүчеләр бер сәгать алдан килеп, Камал театры каршындагы мәйданны тимер рәшәткә белән әйләндереп куйган иде. Алар дистәләрчә иде, мөгаен сак хезмәтләре дә быелгы Хәтер көнендә кеше күп буласын сизгән. Матәмгә Казан, Чаллы, Уфа, Чабаксар, Киров, Мари Иленнән җыелдылар. Кулларында, гадәттәгечә, таләпләр язылган плакатлар: яңа метро станциясенә “Сөембикә” атамасын бирергә, татарның дәүләтен булдырырга, Татар зиратындагы вәхшилекне тикшерергә, дигән таләпләр куелды.

Шигарләр
Шигарләр

Быел Явыз Иванның Казан ханлыгы­н алуына 464 ел­ тулды. Узган елларда халык аз булу белән, татар зыялылары, журналист-мөхәррирләр дә Хәтер көненә чыкмый иде. Быел киресенчә булды.

"Ата-бабаларга дога кылып, шушы мәйданда катнашу – ул һәркемнең, һәр татарның изге бурычы. “Азатлык! Азатлык!” дип, урамда кычкырудан хасият юк. Хәтер көненең формасын үзгәртергә кирәк. Борынгы җырларыбыз бар, артистларны чакыртып, җырлы-сүзле бер искә алу кирәк", дип сөйләде “Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова фикеренчә, Татарстанны ике яклап кысарга мөмкиннәр. "Бер яктан Кытай, икенче яктан Мәскәү кысса, кемгә таянырсың? Амбразурага ятарлык халкың булмаса, кемгә таянырсың, агай? – дип мөрәҗәгать итте ул Татарстан президентына. – Шуңа күрә амәнәт итеп әйтәбез: Азатлык!"

Хәтер көне рәсми дәрәҗәдә үткәрелсә яхшырак булыр иде дигән фикерләр әйтелә. Фәүзия ханым Азатлык хәбәрчесенә Хәтер көне рәсмигә узса, хакимият аны халыклар дуслыгы көненә әйләндерергә мөмкин диде. "Әмма бу көн руслар белән татарлар кочаклаша торган вакыйга түгел, ә матәм көне. Рәсми рәвештә үткәрелсә, ул асылын югалтырга мөмкин", диде Фәүзия Бәйрәмова.

Әзһәр Шакиров
Әзһәр Шакиров

Чыгыш ясаучылар арасында Казанны саклап шәһит киткәннәргә һәйкәл куюны сораулар еш яңгырады. Митингта шул­ай ук Гөлзада Сафиулл­ина, Нәҗибә Сафина, Әзһәр Шакиров һә­м Татар иҗтимагый үзәгеннән башка вәкилләр чыгыш ясад­ы.

Әмма сүз әйтми калучылар да булды, чөнки Камал каршындагы мәйдандагы чараның вакыты чикле иде. Полиция килеп кисәтү ясады, аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов, "Минем 300 мең сум (штраф - ред.) түләргә акчам юк, таралышабыз" дип ахыр сүзен әйтте.

Фотогалерея: Хәтер көне мизгелләре

Хәтер көне мизгелләре

Азатлык берлеге яшьләре Татарстан байракларын тарата
1/20 Азатлык берлеге яшьләре Татарстан байракларын тарата
15 октябрь Казанда Хәтер көне узды. Азатлык чарадан кайбер мизгелләрне тәкъдим итә.
Чарада катнашучылар
2/20 Чарада катнашучылар
15 октябрь Казанда Хәтер көне узды. Азатлык чарадан кайбер мизгелләрне тәкъдим итә.
Яшь катнашучы
3/20 Яшь катнашучы
15 октябрь Казанда Хәтер көне узды. Азатлык чарадан кайбер мизгелләрне тәкъдим итә.
Уфа татарлары
4/20 Уфа татарлары
15 октябрь Казанда Хәтер көне узды. Азатлык чарадан кайбер мизгелләрне тәкъдим итә.
Хәтер көне шигарләре
5/20 Хәтер көне шигарләре
15 октябрь Казанда Хәтер көне узды. Азатлык чарадан кайбер мизгелләрне тәкъдим итә.
Чарада катнашучылар
6/20 Чарада катнашучылар
15 октябрь Казанда Хәтер көне узды. Азатлык чарадан кайбер мизгелләрне тәкъдим итә.
Чарада катнашучылар
7/20 Чарада катнашучылар
15 октябрь Казанда Хәтер көне узды. Азатлык чарадан кайбер мизгелләрне тәкъдим итә.
Шәһитләр рухына дога
8/20 Шәһитләр рухына дога
15 октябрь Казанда Хәтер көне узды. Азатлык чарадан кайбер мизгелләрне тәкъдим итә.
Чаллы активисты Анурбәк Гобәйдуллин
9/20 Чаллы активисты Анурбәк Гобәйдуллин
15 октябрь Казанда Хәтер көне узды. Азатлык чарадан кайбер мизгелләрне тәкъдим итә.
Фәүзия Бәйрәмава чыгыш ясый
10/20 Фәүзия Бәйрәмава чыгыш ясый
15 октябрь Казанда Хәтер көне узды. Азатлык чарадан кайбер мизгелләрне тәкъдим итә.
Хәтер көне шигарләре
11/20 Хәтер көне шигарләре
15 октябрь Казанда Хәтер көне узды. Азатлык чарадан кайбер мизгелләрне тәкъдим итә.
Хәтер көне шигарләре
12/20 Хәтер көне шигарләре
15 октябрь Казанда Хәтер көне узды. Азатлык чарадан кайбер мизгелләрне тәкъдим итә.
Илдус Садыйк чыгыш ясый
13/20 Илдус Садыйк чыгыш ясый
15 октябрь Казанда Хәтер көне узды. Азатлык чарадан кайбер мизгелләрне тәкъдим итә.
Хәтер көнендә кырымтатар байрагы
14/20 Хәтер көнендә кырымтатар байрагы
15 октябрь Казанда Хәтер көне узды. Азатлык чарадан кайбер мизгелләрне тәкъдим итә.
Хәтер көне шигарләре
15/20 Хәтер көне шигарләре
15 октябрь Казанда Хәтер көне узды. Азатлык чарадан кайбер мизгелләрне тәкъдим итә.
Катнашучы
16/20 Катнашучы
15 октябрь Казанда Хәтер көне узды. Азатлык чарадан кайбер мизгелләрне тәкъдим итә.
Әзһәр Шакиров чыгыыш ясый
17/20 Әзһәр Шакиров чыгыыш ясый
15 октябрь Казанда Хәтер көне узды. Азатлык чарадан кайбер мизгелләрне тәкъдим итә.
Катнашучылар
18/20 Катнашучылар
15 октябрь Казанда Хәтер көне узды. Азатлык чарадан кайбер мизгелләрне тәкъдим итә.
Гөлзада Сафиуллина 
19/20 Гөлзада Сафиуллина 
15 октябрь Казанда Хәтер көне узды. Азатлык чарадан кайбер мизгелләрне тәкъдим итә.
Хәйрия тартмасы
20/20 Хәйрия тартмасы
15 октябрь Казанда Хәтер көне узды. Азатлык чарадан кайбер мизгелләрне тәкъдим итә.
Previous slide
Next slide

​Матәм көненә туры китерелеп Русиядә сәер хәлләр дә күзәтелде, Орел шәһәрендә Явыз Иванга һәйкәл куелды. Татар активистларын бу факт аеруча рәнҗетте. “Иванга һәйкәл куялар, үз ханнарыбызга юк. Польшада да һәйкәл бар, үзебездә, Татарстанда юк”, ди ТИҮ вәкилләре.

Хәтер көненә туры китереп урыс милләтчеләре Казанны басып алучылар һәйкәленә барып дога кылды.

XS
SM
MD
LG