Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан 2020 елга кадәр каралган сәламәтлек саклау програмына 36 млрд сум таба алмаган


Татарстанның Үзәк клиник хастаханәсе
Татарстанның Үзәк клиник хастаханәсе

Инвалид-балаларны бушлай ашату, сирәк авыруларга каршы бушлай дарулар бирү бөтенләй бетерелгән. Шул ук вакытта үзгәртелгән документта бер мең кешегә көтеләчәк үлем-китем дәрәҗәсен 10,3 кешедән 11,5 кешегә кадәр арттырганнар.

Татарстан хөкүмәте 2013 елда кабул ителгән “2020 елга кадәр Татарстанда сәламәтлек саклау үсеше” програмына үзгәрешләр керткән, дип яза “Коммерсант”. Програм нигезендә каралган 724,88 млрд сум 10 млрд сумга киметеп, 714,38 млрд сумга калган. 2016 ел өчен дә хөкүмәт 36,11 млрд сум таба алмаган, шуңа күрә күп чыгымнарны киметергә мәҗбүр булган.

Авыруларга каршы чараларга каралган 9,6 млрд сум урынына быел 628,1 млн сум гына тотылачак. Аның да төп өлеше диспансерлаштыруга бүленгән (былтыр моңа 8 млрд сум бүленгән булган). Шул ук вакытта дәүләт хезмәтендәгеләрнең авыруларын кисәтүдә экономияләп тормаганнар, аларга диспансеризация узу өчен бүленгән акча былтыргы дәрәҗәдә калган диярлек.

Былтыргы белән чагыштырганда югары медицина ярдәме һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү бюджетлары 5 тапкырга, ә туберкулез белән авыручыларга чыгымнар 5,5 тапкырга киметелгән. ВИЧ инфекциясе, В һәм С һепатитларыннан интегүчеләргә медицина ярдәме чыгымнары 785,7 млн сумнан 445,9 млн сумга калачак.

“Наркология авыруларына ярдәм итү системын камилләштерү” маддәсе нигезендә бөтенләй бер тиен дә каралмаган. Кан тамырлары һәм онкология авыруларына ярдәм итү системы белән дә шул ук хәл.

Гемофилия, муковисцидоз, Гоше авыруы, таркау склероз кебек сирәк чирләр белән авыручыларны дарулар белән тәэмин итүгә 2016 елда акча бүленмәгән.

Киметүләр аркасында, програмнан көтеләчәк нәтиҗәләр дә үзгәртелгән. Әйтик, 2013 елда програм ахырында Татарстанның һәр 10 мең кешесенә 40,5 табип туры килер дип көтелгән. Ә инде хәзер Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы 29,3 кенә табип булыр дип фаразлый. Элек 2020 елда һәр мең кешегә 10,3 кеше үләр дип фаразланса, хәзер 11,5 кеше дип язылган.

Күптән түгел Русия хөкүмәте 2019 елга кадәр ана һәм бала сәламәтлеген саклау програмына каралган чыгымнарны өч тапкырга киметергә җыена дип белдерелгән иде.

“Сәламәтлек” бәйсез мониторинг фонды узыдрган аналитик тикшерүләр дә медицина өлкәсендә хәлләрнең мөшкел булуын күрсәтә.

XS
SM
MD
LG