Казанның 19нчы төзәтү колониясендә 2009 елның июленнән сентябренә кадәр начар шартларда утырган Тимур Галиевкә 5 мең евро түләргә диелгән.
Моннан тыш Страсбург мәхкәмәсе Русиянең тагын 15 төбәгендә урнашкан колонияләрдә санитар-техник корылмаларның булмавы һәм камераларның артык тулы булуы өчен хөкем ителүчеләргә компенсация түләттерәчәк.
Русия җитәкчелеге хөкем ителүчеләргә аз-маз акча биреп котылмакчы булган, ләкин алар кире кагылган.
“Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенең берьюлы 28 шикаятьне берләштерүе төрмәләрнең артык тулганлыгы бөтен Русия төзәтү-җинаять системына хас булуы турында сөйли”, ди “Зона права” оешмасы җитәкчесе Сергей Петряков. Русия түрәләренә төрмәләрне тәртипкә китерүгә караганда, компенсация түләү җиңелрәк дигән хис кала, ди Петряков.