Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:12

"Үзгәреш җиле" тамашасы татар моңын үтерә, гарипләндерә. Татарстан президентына дөньяны шаккатырырлык татар җыры кирәк, шуңа күрә ул аның "яңа йөзен" табуга миллионнар сарыф итә.

Мин "Үзгәреш җиле" тамашасы тирәсендә туган бәхәскә кермәм дигән идем, чөнки җыр-бию минем темам түгел. Әмма шушы милләт баласы буларак, милли сәнгатебез тирәсендә барган бу ыгы-зыгыларга карата үз фикеремне әйтмичә кала алмыйм. Мин бу концертта булмадым, әмма телевидениедән яңалыкларда һәм интернетта кайбер өзекләрен күрдем. Аерым башкаручыларга бәя биреп тормастан, "Үзгәреш җиле" проектының концепциясенә, максатына тукталасым килә.

Аңлавымча, Татарстан президентына татарны дөньяга күрсәтү өчен мәдәни бренд кирәк, ул аны татар җырында күрә. Әмма калфак-түбәтәй киеп, гармун тартып сәхнәдә җырлап йөргән татарны дөньяга чыгаруны ул күздә тотмый. Шул ук вакытта ярымшәрә үзешчәннәр көтүе дә аңа кирәкми. Татарстан президентына дөньяны шаккатырырлык татар җыры кирәк, шуңа күрә ул аның "яңа йөзен" табуга миллионнар сарыф итә.

Рөстәм Миңнеханов (с), Миңтимер Шәймиев, Илсур Метшин, Айрат Сибагатуллин "Үзгәреш җиле" тамашасында

Рөстәм Миңнеханов (с), Миңтимер Шәймиев, Илсур Метшин, Айрат Сибагатуллин "Үзгәреш җиле" тамашасында

Минем фикеремчә, "Үзгәреш җиле" тамашасы бу ышанычны һәм таләпне акламый, киресенчә, ул татар моңын үтерә, гарипләндерә. Сүземне дәлилләү өчен, тарихи чигенеш ясап, татар моңының милләт тормышында тоткан урынына тукталып үтәм.

Татар җырына милләтнең бөтен язмышы сыйган, татар моңында аның бәхете дә, бәхетсезлеге дә, бөеклеге һәм фаҗигасе дә чагыла. Татар җыры ул тарих, илеңне һәм җирләреңне югалтулар тарихы, туган якларыңнан мәңгегә аерылулар һәм гомер буе тилмереп, җирсеп яшәү тарихы, ахирәт көнендә булса да кабат кавышуга өмет белән яшәү тарихы. Татар җыры һәм мөнәҗәтләре – ул олуг мәхәббәт тарихы – Аллаһны ярату, ата-анаңа, туган якларыңа, бер-береңә гомерлек мәхәббәт, бары тик яхшылыкка, изгелеккә табыну, шуңа омтылу.

Дөнья мәйданнарына чыгып үзенең кемлеген әйтә, исбатлый алмаган газиз милләтем сахра-далаларга чыгып, кара урманнарга кереп, хисләрен җырга салган, хәлләрен шулай аңлаткан. Атлары тышаулы, куллары богаулы булган татар кеше күтәрә алмаслык бу дәһшәткә җаннарны айкарлык җыры белән җавап биргән. Ул шушы җырлары аша үз тарихын сөйләгән, ул аны төрмә-сөргеннәрдән дә исән алып чыккан, киләчәккә тапшырган.

Җыр дип сәхнәгә чыгучылар шушыларны аңлыймы икән? Татар җырын, татар моңын заманча итеп Европага яраклаштырырга тырышучылар нәрсәне үзгәртергә теләгәннәрен аңлыйлармы икән? Татар җырының "яңа йөзен" табабыз дип алар аны бөтенләй йөзсез калдырып баралар түгелме соң? Ярымшәрә сәхнәгә чыгып, калай тавыш белән дөньяга татар җырын ирештереп буламы? Һәм дөньяга мондый татар җыры кирәкме? Татарның бәгыреннән моңны суырып алып, ул бушлыкны нәрсә белән тутырырлар?

Фәүзия Бәйрәмова

Фәүзия Бәйрәмова

Бу "Үзгәреш җиле"ндә башкаручылар нәрсә турында җырлаганнарын да аңламыйлар бит! Һәм татар тамашачысы бу үзгәрешләрне кабул итәме әле? Президент әмере белән тамаша куярга була, әмма халыкны боерык белән яраттырырга мөмкин түгел!

Татар җырын үзгәртәбез дип мөгез чыгарырга кирәкмидер, мөгаен, ә булганын саклый белергә кирәк. Бездә татарның һәм җырын, һәм моңын, һәм тарихын, һәм холкын, һәм киемнәрен бөтен дөньяга үрнәк итеп күрсәтерлек Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле бар – аларга ярдәм итәргә кирәк. Шулай ук "Казан", "Болгар" һәм аерым фольклор ансамбльләре бар, аларга репертуарларына карата киңәш һәм ярдәм кирәк. Шушы ансамбльләрдә татарның бөек һәм фаҗигале тарихын, холкын-менталитетын, матурлыгын бөтен дөньяга ачып салырлык мюзикллар кую кирәк.

Әйе, калфак-түбәтәе дә кирәк, шул ук вакытта тимер көбәләр һәм очлым-шлемнар кигән татар җиһангирлары да сәхнә түрендә булырга тиеш. Дөнья безне, татарларны, Атилла һәм Чыңгыз хан варислары буларак белә, һәм бу бөек тарих милли сәнгатьтә дә чагылыш табарга тиеш. Кызганычка каршы, "Үзгәреш җиле"ндә бу үзгәреш юк. Хәзер милләткә дә, президентка да бу турыда ныклап уйланырга кирәк.

Фәүзия Бәйрәмова
Язучы, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG