Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:06

"Милли педогогия институты кирәк. Укытучылар җитми"


10 ноябрь "Мәгариф" журналы редакциясендә үткән милли мәгариф концепциясен тормышка ашыруга багышланган түгәрәк өстәлдә Татарстанда уку-укыту проблемнары күтәрелде. Утырышта концепцияне төзүче төркем әгъзалары, күренекле шәхесләр катнашты. Галим Искәндәр Гыйләҗев милли педагогия институты кирәклеген әйтте.

"Мәгариф" журналы редакциясе мөдире, “Татмедиа” җәмгыяты башлыгы урынбасары Сөмбел Таишева оештырган милли мәгариф концепциясен тормышка ашыруга багышлаган утырышка чакырылган кунакларның күбесе килгән иде. Бары КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөдире Рәдиф Җамалетдинов урыны буш торды.

Утырышта милли мәгариф концепциясен төзүче төркем әгъзалары: мәгариф министрлыгы, Казанның мәгариф идарәсе вәкилләре, басма матбугат мөхәррирләре, язучы-шагыйрьләр, тел-тарих галимнәре катнашты, кайберләре генә чыгыш ясады. Татар телендә уку-укыту, мәктәп дәреслекләренең сыйфаты, милли балалар бакчалары, мәктәпләрне саклау, яңаларын ачу, татар тарихын балаларга җиткерү мәсьәләләре күтәрелде. Кызу бәхәсләр булмаса да, кунаклар бер-берсен игътибарлап тыңлап үз фикерләрен белдерде, җитешсезлекләр әйтелде, мәгариф идарәләре вәкилләренә сораулар бирелде.

Утырыш Татарстанның мәгариф министры урынбасары Илдар Мөхәммәтовның республикада милли мәгариф концепциясенең дүрт төп юнәлешен билгеләүдән башланды. Чыгыш ясаучыларның мөһим саналган фикерләрен, сорауларга җавапларны сезгә тәкъдим итәбез.

Илдар Мөхәммәтов, Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары:

“2030 елга кадәр милли мәгариф концепциясе 4 төп юнәлешне үз эченә ала. Беренче юнәлеш – мәгариф белән идарә итүне камилләштерү. Безнең максат – гомум системаны күзаллап, төгәл мәгълүматка ия булу, милли мәгарифне тормышка ашыру өчен юл карталарын эчтәлекле итеп һәрбер районда булдыру.

Сулдан: Разил Вәлиев, Илдар Мөхәммәтов, Илнар Һидиятов, Равил Фәйзуллин

Сулдан: Разил Вәлиев, Илдар Мөхәммәтов, Илнар Һидиятов, Равил Фәйзуллин

Икенче юнәлеш – бүгенге көндә мәгариф оешмалары челтәрен, беренчедән – саклау, икенчедән – үстерү.

Өченче юнәлеш – мәгариф системасының эчтәлеген баету. Бүгенге көндә Русия күләмендә төрле концепцияләр эшләнә. Без бүген башлангыч мәктәпне тулысы белән яңа стандартларга күчердек. Төп мәктәпне күчерү бара.

Дүртенче юнәлеш – ресурс тәэмин ителеш белән бәйле. Милли мәгарифнең төп кешесе – ул укытучы. Әгәр милли мәктәпкә чын педагоглар әзерләнмәсә, татар теле укытучылары дәрестә заманасына туры килердәй кирәкле технологияләр белән тәэмин ителмәсә, безнең эштән бернинди нәтиҗә булмаячак. Кадрлар мәсьәләсе безнең өчен әһәмиятле”.

Илнар Һидиятов, Казан мәгариф бүлеге идарәсе җитәкчесе урынбасары:

“Беренчедән, безнең өчен концепциянең төп әһәмияте – ул республика күләмендә теге яки бу юнәлештә һәрберсе үзенчә эшләп килгән мәктәп, балалар бакчаларының, муниципалитетларның бер юнәлештәге эшләрен системага салу. Шулай ук концепциядән кала, юл картасы да бик мөһим. Чөнки юл картасында без төгәл чараларны күрә алачакбыз.

Икенчедән, сәләтле балалар өчен Актаныш гимназиясенең концепциясе ул 90нчы еллардан ук Татарстанда эшләнеп килгән лицей-гимназия үрнәгенә корылып эшләнгән. Казанда, мәсәлән, өч милли кадрлар әзерли торган лицей-гимназия эшләп килә. Алар нигездә төгәл фәннәргә басым ясаган, технологияләрне үстерә торган лицей-интернатлар. Ләкин аларның шул ягы бар: укучылар 4 телдә дә камил сөйләшә белергә тиеш. Әлеге гимназияләрнең төп өстенлекләре – аларның халык өчен кызыклы булуы. Алар татар телен үстерүгә түгел, фәнни якны үстерүгә басым ясый.

Ни өчен Казанда татар мәктәпләре төзелми дигәндә, төзелә торган яңа мәктәп билгеле бер микрорайонга, нигездә мәктәпләр булмаганына бәйләнгән. Андагы ата-аналар, без татар мәктәбенә барырга теләмибез, безгә монда урыс мәктәбе салыгыз дип әйтәләр.

Милли балалар бакчаларына килгәндә, без татар бакчасы, татар төркеме дип җыйган төркемнәргә төрле милләт балалары килеп утыра һәм аларның эшен оештыру, чынлап та катлаулана. Әлбәттә, монда кадрларның дөрес эшлүе шарт. Әгәрдә инде ул татар балалар бакчасына дип килә икән, димәк алар татар телен өйрәнергә әзер булырга тиеш”.

Утырышта катнашучылар

Утырышта катнашучылар

Разил Вәлиев, Татарстан Дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:

“Балаларны кызыктырып тора торган уку йортлары булырга тиеш. Безнең бүгенге көндә иң җитмәгән әйберләрнең берсе – ул мотивация.

Республикада бары тик бер генә кеше ике дәүләт телен мәҗбүри белергә тиеш, ул да булса - президент. Калганнары, премьер-министр, Дәүләт шурасы рәисе, министрларга да юк ул. Ничек инде дәүләт хезмәткәре ике дәүләт телен белмәскә тиеш. Мин шуны аңлый алмыйм: имтихан биреп, әгәр дә шуны куйсак, балалар алдында ниндидер мотивация булып торыр иде.

Казанда милли гимназияләр ачу турында сүз инде күптәннән бара. Мин моны президентка соңгы керүемдә кузгаттым, президентның бернинди каршылыгы юк. Эшләгез, мәгариф министрлыгы белән сөйләшегез, мин каршы түгел ди. Казан мэры Илсур Метшин белән сөйләштем. Ләкин мәсьәлә бүгенге көнгә кадәр һаман хәл ителмәгән. Бу сорауны җәмәгатьчелек үзе күтәреп чыгарга тиешме, мәгариф министрлыгымы, шәһәр мәгариф идарәсеме, билгесез”.

Равил Фәйзуллин, халык шагыйре:

“Мин кайбер уку дәреслекләренә гаҗәпләнәм. Карыйм, сигезенче сыйныф. Татар әдәбияты. Эчтәлеге, авторы. Имеш, мондый бүленеш биргәннәр: XX гасырның 50-60нчы еллар әдәбияты - Кави Нәҗми, Шәүкәт Галиев. Болар бөтенләй икесе ике заман кешеләре бит инде. Бу бик тә эчне пошыра. Әдәбиятны дөрес итеп халыкка, иң беренче чиратта яшьләргә җиткерү – бу безнең бурычыбыз, чөнки бу эштә җитешсезлекләр әле җитәрлек”.

Марат Лотфуллин, Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты:

“Күп кенә язучыларның, шагыйрьләрнең, галимнәрнең балалары рус булып үсә. Бала рус мәктәбенә йөри икән, ул рус булып үсә инде. Монда милли мәктәп тәрбиясе булырга тиеш. Мәгарифтә табигыйлек һәм мәдәнилек принциплары булсын. Аның укытуы гына шул халык телендә булырга тиеш түгел, аның укытучысы да шул гореф-гадәтләрдә тәрбияләнгән кеше булырга тиеш.

Татар мәгарифе нинди булырга тиеш? Әлбәттә, без татарча укыту турында гына сөйлибез, ләкин иң мөһиме - аның эчтәлеге, ул булырга тиеш заманча. Ә заманча ул поликультуралы, күптелле мәгариф. Безнең мәктәпләребездә укыган балалар инглиз телен дә яхшы белергә тиешләр, рус телен дә һәм үзләренең туган телләрен дә. Туган телләрендә бөтен фәннәрне, терминнарны белсеннәр. Мәктәпләрдә туган телдә уку мәҗбүри булырга тиеш. Бу Русия кануннарында язылган, без аны кире кайтарырга тиешбез. Әгәр без бу принципиаль мәсьәләләребезне хәл итә алмасак, адым саен аңа килеп төртеләчәкбез. Бу Язучылар берлегенә дә, журналистларга да, галимнәргә дә, математикларга, физикларга, географларга, барыбызга да карый. Без ике сорауны Русия каршында куярга тиеш: туган телләр компетенциясе – иң югары компетенция, бөтендөнья кануннары нигезендә, туган телдә уку мәҗбүри. Әгәр без моны хәл итә алмасак, заманча технологияләр генә зур нәтиҗә бирә алмый”.

Искәндәр Гыйләҗев

Искәндәр Гыйләҗев

Искәндәр Гыйләҗев, Татарстанның Фәннәр академиясенең төбәкне өйрәнү институты мөдире, галим:

“Безнең мәгариф өч баскычтан торырга тиеш. Иң башта югары мәктәп булсын. Ә ул юк һәм без, һичшиксез, һәрбер сорауда шуңа килеп бәреләбез. Безгә укытучылар – кадрлар җитми. Кадрлар әзерләү өчен милли педагогия институты булдырырга кирәк.

Икенче мәсьәлә – дәреслекләр, аларның сыйфаты. Бигрәк тә татар теле дәреслекләренең сыйфаты, укыту методикасы татар балаларын да, рус балаларын да канәгәтьләндерми. Шуңа күрә, бу юнәлештә, шулай ук бик актив эш алып барылырга тиеш.

Өченче мәсьәлә – яңа технологияләрне куллану. Үзегез беләсез, бүгенге буын смартфон белән уяна, планшет белән кочаклашып йокыга китә. Менә интернет, ниндидер програмнар, уеннарны мәгариф системасына кертеп җибәрү бу, әлбәттә, көн кадагында һәм иң җитди мәсьәләләрнең берсе”.

​Вахит Имамов

​Вахит Имамов

Вахит Имамов, “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире:

“Мине иң нык борчыганы – ул татар тарихын ничек итеп балаларга тәкъдим итүләре. Фәнне кем укытудан тора. Аеруча татар тарихы. Әгәр дә урыс укыта икән, ул бер вакытта да татар милләтен күтәреп сөйләми. Бу гап-гади арифметика. Әле ул каршы да сөйләргә мөмкин. Татар теленең, татар тарихының бөеклеген күрсәтмичә. Шуңа күрә үзеннән-үзе килеп чыга торган сорау – ул татар тарихын укытучыларны әзерләү”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG