Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:13

Элекке пединститут ректоры Рүзәл Йосыпов: "Татарстан президенты әмер бирсә, милли проблемнар хәл ителәчәк"


Рүзәл Йосыпов

Рүзәл Йосыпов

Казан дәүләт педагогика институты төзелүгә 140 ел тулган бу көннәрдә берничә ел элек Казан федераль университеты белән берләштерелгән әлеге уку йортының элекке ректоры Рүзәл Йосыпов андагы үзгәрешләргә борчылуын белдерде. Азатлыкка ул КФУда татарча белгән милли кадрлар әзерләнмәвенә, татар факультетлары кечерәйтелүгә, татар мәктәпләре ябылуга, республиканың түрә-депутатларының милли проблемнар белән шөгыльләнмәвенә ризасызлыгы турында сөйләде.

Педуниверситетның элекке ректоры, академик Рүзәл Йосыпов республикада татар мәктәпләре ябылуга урысча БДИ бирү, Татарстан депутатларының куркаклыгы гаепле дип саный. Аның сүзләренчә, югары уку йортларына керә алмаудан куркып кына балаларны татар мәктәпләренә бирүне туктатарыга ярамый. Бу милләтне бетерүгә китерә. Азатлык элекке ректор белән татар мәктәпләре, КФУдагы татар факультетлары язмышы, милли проблемнар хакында әңгәмә корды.

–​ Татарстанда татар мәктәпләре күпләп ябыла, моның сәбәбен нәрсәдә күрәсез?

– Соңгы биш елда Татарстанда 187 татар мәктәбе ябылган. Бу бит коточкыч. Тагын да куркынычы – татар мәктәпләрендә русча укытуга күчә баралар. Ни өчен? Русия җитәкчелегенең юньсезлеге аркасында. 11 сыйныфны тәмамлаганнан соң имтиханны урысча бирдертәләр. Татар мәктәбендә укы да, имтиханны урысча бир, бу бит парадокс. Әлбәттә билгеләр түбәнрәк була, югары уку йортына керү мөмкинлеге кими. Бу милли мәктәпләрне, беренче чиратта татар мәктәпләрен бетерә.

Безнең хакимият куркак бит, алар бит Мәскәүдән курка. Үз киләчәкләре өчен борчылалар, милләт өчен түгел

Безнең хакимият куркак бит, алар бит Мәскәүдән курка. Үз киләчәкләре өчен борчылалар, милләт өчен түгел. Хәзер татар балаларына, яшьләренә югары уку йортларына керү мөмкинлеге кими, чикләнә, шуңа да ата-аналар да, укытучылар да урысча укытуга күчүгә каршы түгел. Казанда 10-15 татар мәктәбе санала, ничәсе саф татарча икән?

Татар теленә каршы милли мәгариф кануннарын кабул иткәндә безнең депутатлар авыз ачып калды бит. Куркаклар, мондагылар да, Думада утырганнары да. Күрә торып урыс телендә БДИ бирү канунын яклап кул күтәреп утырдылар. Алар әрәмгә акча туздыручылар гына, безгә бернинди файдалары юк. Канун чыкса да, тагын кире үзгәртергә тырышып карасыннар, Татарстан президенты, парламент исеменнән, бу эшкә Мәскәүдәге депутатлар да кушылсын. Мондый хәл булырга тиеш түгел.

–​ Халыкта ана теленә мәхәббәт уяту өчен нәрсә эшләп булыр иде?

Без үзебезнең халыкны күрсәтергә хаклы, моңа Мәскәү йогынты ясый алмый. Милли горурлык булырга тиеш

– Чит илләрдә бик күп танылган татар кешеләре яши, балаларга аларны күрсәтергә кирәк. Документаль фильмнар эшләргә, китаплар язарга, телевизион һәм радио тапшырулар эшләргә. Пропагандаларга, татарчаны рекламаларга кирәк. Без үзебезнең халыкны күрсәтергә хаклы, моңа Мәскәү йогынты ясый алмый. Милли горурлык булырга тиеш. Үзеңнең телеңне, милләтеңне, халкыңны сакламасаң, кемгә кирәк ул?

Бу урысларга, башка халыкка каршы кую дигән сүз түгел. Булсын дуслык. Урысча да белергә кирәк. Ләкин үзеңнекен салып таптама. Менә шуннан соң яшьләрдә, урта буында, өлкәннәрдә милли горурлык уяначак. Әкренләп тәрбияләсәң, шулай сеңә ул. Безнең татарлар кемнән ким, өстенрәк дип әйтеп булмый, әмма кемнән ким дияргә мөмкин. Аны оста итеп, дипломатик юл белән эшләргә кирәк. Алайса бит татар телен куллану коточкыч дәрәҗәдә кими.

Казан федераль университетында бу аеруча ачык чагыла кебек. Анда хәзер берләштерүләр бара. Татар телле факультетлар үзгәреш кичерә, Сез бу хәлләрне ничек бәялисез, КФУда милли кадрлар әзерләү ни дәрәҗәдә?

– Мин боларның барысын да үзем күреп киттем, Педагогия институтында 25 ел татар теле кафедрасы мөдире булдым. Без елына 125 кеше ала идек. Университет 100ләп укучы алды. Бергә кушылгач, 200дән артык кеше җыелды. Хәзер барлыгы 50 кешегә туламы икән?

Татар мәктәпләрендә укытырга укытучы юк диләр. Бу рус теленә күчәргә бер сылтау. БДИны бирмәү икенче сылтау.

Бүген телне белмәсә дә, милли кадр дип әйтәләр. Алар әзерләнә, әмма татар телен үстерүчәр булып түгел. Без Педагогия институтында барлык фәннәрне дә татарча укыта алырлык итеп укыттык. Татарча өйрәнеп чыгып татар мәктәбендә эшли алдылар. Хәзер моны бетерделәр. Татар мәктәпләрендә укытырга укытучы юк диләр. Бу рус теленә күчәргә бер сылтау. БДИны бирмәү икенче сылтау. Университетта хәзер укыту турында, яхшы белемле, сыйфатлы белгечләр чыгарыйк, дигән кеше юк. Аларны чит илләрдә бастырыла торган электрон журнал, рейтинг борчый. 20-30 меңеңне җибәрәсең дә, 4-5 материалыңны бастыралар. Болар акча эшли. Шуның белән рейтинг билгелиләр. Безнең данлыклы университетта уку-укытуга карата террор бара.

Милли кадрлар әзерләү өчен, бәлки Татарстанның үз Милли университетын төзү кирәк булгандыр?

– Милли университетны Татарстан үз акчасына үзе ача ала иде. Теге вакытта, мине ректор буларак гаепләп йөрделәр. Имеш, мин каршы төшкәнмен. Ничек итәсең аны милли, ул бит Мәскәүгә буйсына, Мәскәү университеты. Алар безгә Милли университет ачарга рөхсәт бирмәячәк, аны Татарстан үз акчасына гына ача ала. Республика байлыгы белән ул мөмкин хәл. Аның бернинди авырлыгы юк, бары җитәкчеләрнең Мәскәүдән куркуы тоткарлый.

–​ Республика бит салымның 80 процентка якынын федераль үзәккә җибәреп бара, мондый шартларда булдыра алырмы икән. Икенче яктан, Мәскәү белән килешү, шартнамә төзелгән, Татарстан Конституциясе бар...

Өстән әйтелсә, астагылар шундук хәрәкәт итә башлаячак

– Бу да формаль гына. Аның икътисадка кагылган өлешләрен алып бетерделәр, скелеты гына калды. Безнең Конституция дә бик шәп иде. Аны 116 мәртәбә үзгәткәннәр. Русиянеке белән тигезли торган булгач, нәрсәгә ул Татарстан Коституциясе. Һиннес рекордлар китабына кертелә торган хәл дип язып чыктым мин моны. Үзләренчә тырышалар, әмма, кызганыч, президентның да, башка республика түрә-җитәкчеләренең дә уенда милләт юк, йөрәкләре авыртмый. Югыйсә бит, Татарстан президенты төгәл әмер бирсә, милли проблемнар хәл ителәчәк, өстән әйтелсә, астагылар шундук хәрәкәт итә башлаячак.

–​ Рөстәм Миңнеханов бит кая барса да, татарлар белән очрашып, хәлләрен сорый, ярдәм дә итә кебек. Күптән түгел генә Минскида булды.

– Анда барып, аларның концертларын карап, сыйланып кайту күңелле, билгеле. Әле ул татар милләтен күтәрү, халыкка шартлар тудыру, татар мәктәпләрен яхшырту, телне саклау дигән сүз түгел бит. Минскида 15-40 кеше белән генә очрашып кайту, анысы күрсәтү өчен генә, янәсе татарлар белән кызыксына, кайгырта. Мински татарлары өчен нәрсә эшли ала ул? Алар бит һәрвакыт Мәскәү кешеләре белән йөриләр, барлык хәрәкәтләре Русия исеменнән башкарыла. Татарстан мөстәкыйль үзе генә нәрсә эшли ала?

–​ Татарстан мөстәкыйль булсын өчен нәрсә эшләп була?

– Беренчедән, Путинның китүе кирәк. Башка кеше сайлана алса, мәсәлән Явлинский. Ул бюджетны урталай бүләргә кирәк, ди. Бездә исә ул 80гә 20. Бюджетның һичьюгы 50 проценты үзебездә калырга тиеш. Хәтта коллониаль илләрдә дә 80 процент калдыра торган булганнар. Русиядә ниндидер демократик үзгәрешләр булса, Татарстанга да бераз юл бирәчәкләр.

–​ Борис Ельцин заманындагы кебекме?

– Борис Ельцин “берите суверенитет” димәгән булса, берни дә булмый иде. Салмыш булса да, аңа шуның өчен генә дә рәхмәт әйтеп була. Дөрес, ул бераз демократия бирде, әмма бик кыска булды.

–​ Русия башлыклары хакында сөйләшә башлагач, Явыз Иванга һәйкәл куя башлауларына мөнәсәбәтегезне беләсе иде. Мисал өчен, аңа һәйкәл Орелда куелды, Казанда кую турында да сүзләр куера...

Аны үстерүче итеп күрсәтәләр. Нинди үсеш булсын, кан эчендә калдырган бөтенесен

– Урысча әйткәндә, “безобразие, кощунство”. Башка сүз юк. Ул коточкыч кеше бит! Нинди юләр губернатор ул?! Совет заманы булса, аны шунда ук төрмәгә утыртырлар иде. Ә бу урынында утыра, чөнки урыс патшасын күтәрә. Явыз Иван бөтенесен суеп, үтереп бетергән бит. Янәсе ул Русияне арттырган, киңәйткән. Аны үстерүче итеп күрсәтәләр. Нинди үсеш булсын, кан эчендә калдырган бөтенесен. Ниндидер псих, куркыныч затка һәйкәл куй инде. Аны руслар арасында да акыллы кешеләр хупламый.

–​ Көч кулланып биләмәләрне арттыру яңа заманда да бара түгелме соң, Кырымны да Русиягә кушып куйдылар. Кырымтатарларның бүгенге язмышлары белән кызыксынасызмы?

– Кырымтатарлар үзләре кыерсытылган, мескен хәлдә хәзер. Украинада чагында аларга ирек күбрәк иде. Русия исә диктаторлык иле, унитар ил. Кушылуга каршы булганнар төрмәдә утыра, югала торалар, бу әле мин белгәннәре генә. Украина аларны күбрәк яклый иде. Русия кырымтатарларга ирек бирәме соң инде? Монда әле Казан татарына да рәт калмады. Аларга дәүләт теле дәрәҗәсе бирдек диюләре каршылыкны басу өчен кирәк булды, формаль генә, күз буяу өчен иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG