Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Думасы Татарстанның аерылышуны катлауландыру тәкъдимен хупламый


Русия Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты аерылышу процедурасын катлауландыру турындагы Татарстаннан килгән канун өлгесен кире кагарга тәкъдим итә.

Комитетта Татарстанның аерылышу вакытын озайту турындагы тәкъдиме “гаилә кануннарының нигезләре белән туры килми” дип саныйлар.

Комитет гаилә эшенә кысылырга ярамый, гаилә мөнәсәбәтләре “ир һәм хатынның никахы ирекле булырга тиеш” дигән принципларга нигезләнергә тиеш дип белдерә. Гаилә эчендәге мәсьәләләр ике як килешүе нигезендә хәл ителергә тиеш, диелә канун өлгесенә карата язылган бәяләмәдә.

Дума комитеты Татарстан тәкъдиме ир белән хатын мәнфәгатьләренә җавап бирмәскә мөмкин, гаиләне саклап калуга тәэсир ясамаячак дип уйлый. “Шул ук вакытта әлеге чара кире нәтиҗәгә китерергә һәм теркәлгән никахларның кимүенә китерергә мөмкин”, диелә.

Дәүләт Думасы әлеге канун өлгесен 16 ноябрьдә карарга җыена.

Аерылышу процессын катлауландыру идеясе белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чыккан иде.

"Җәмгыятьтә аерылышуларга битарафлык яшәп килә, шуңа күрә аерылышуларны бераз катлауландырырга телибез. Тормышта барысы да була – аңлашылмаучанлыклар да, низаглар да, әмма юл куя, килешә белү мөһим. Аерылышу процедурасы ЗАГС һәм мәхкәмәдә күпкә катлаулы булырга тиеш, бу нисбәттән гамәлдәге системны үзгәртү инициативасы белән чыгарга телибез. Безнең өчен гаиләләрнең нык булуы мөһим", диде Рөстәм Миңнеханов Казан кирмәнендә гаиләләр белән очрашкан вакытта.

Бу нисбәттән Азатлык уздырган сораштыруда катнашкан белгечләрнең фикере төрле булып чыкты.

Татарстан хөкүмәте әзерләгән канун өлгесен республика Дәүләт Шурасы Русия Дәүләт Думасына узган язда тапшырды. Канун өлгесендә ЗАГС һәм мәхкәмәләрдә аерылышу вакытын бер айдан өч айга кадәр озайту тәкъдим ителгән.

Балигъ булмаган балалы гаиләдә хатын яки ир аерылышуга ризалык бирмәсә, мәхкәмәләр эшне карау вакытын алты айга кадәр озайтырга тиеш диелә документта. Гаилә кодексына ярашлы, әлеге вакытта мәхкәмәләр аерылышуны хуплау хокукына ия, бу мәҗбүри гамәл түгел.

XS
SM
MD
LG