Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Кырымдагы хәлләрне хөкем иткән карар кабул итте


Тавыш бирү нәтиҗәләре
Тавыш бирү нәтиҗәләре

БМО Гомум Мәҗлесенең Өченче комитеты утырышында кабул ителгән резолюциядә оккупацияләнгән Кырымда кеше хокукларының массакүләм бозылганы хөкем ителә.

16 ноябрь БМО Гомум Мәҗлесенең Өченче комитеты утырышында Украина әзерләгән резолюция өлгесе тавышка куелды. Тавыш бирүдә катнашкан 172 илдән әлеге резолюцияне 73 ил хуплаган, 76сы битараф калган, 23 ил каршы чыккан.

Резолюциядә Русиянең Кырымтатар Мәҗлесен тыю карарын көчтән чыгарырга, канунсыз иректән мәһрүм ителгеннерне азат итәргә, Кырымга кеше хокукларын күзәтү өчен БМО миссиясен кертергә чакырыла.

Шулай ук, БМОның кеше хокуклары югары комиссары идарәсенә Кырымдагы хәлләр турында аерым хисап әзерләргә тәкъдим ителде.

“Кырым республикасында һәм Акъярда (Севастополь) кеше хокуклары торышы” исемле бу резолюцияне Украина әзерләде. Украина белән бергә аны әзерләүдә тагын 40 ил катнашкан.

Кырым мәсьәләсе Төньяк Корея, Сүрия, Иранда кеше хокуклары белән бергә каралган. Беларус делегациясе резолюциянең кабул ителеүнә комачауларга тырышкан.

Нью-Йорк утырышында Украина делегациясендә катнашкан Украинаның мәгълүмат сәясәте министры урынбасары Эмине Джеппар белдерүенчә, Беларус делегациясе нәкъ менә Кырым мәсьәләсен күздә тотып эш иткән. Ләкин көн тәртибе каралганда Беларус тәкъдиме күпчелек тавыш белән кире кагылган.

Украина президентының кырымтатар халкы эшләре вәкиле Мостафа Җәмилев: “Русиягә кертелгән санкцияләрне бетеру хакында сүз йөртүчеләр – еракка карый алмаган сәясәтчәләр. Агрессорга каршы катгый чаралар күрелмәсә, бу финанс ягыннан гына түгел, иң мөһиме – кеше гомере ягыннан шактый кыйммәткә төшәчәк” дип белдерде.

Резолюцияне хуплаган 73 ил арасында: АКШ, Британия, Канада, Европа берлеге илләре.

Резолюциягә каршы тавыш биргән 23 ил арасында: Ангола, Әрмәнстан, Беларус, Камбоджа, Кытай, Куба, Комор утраулары, Төньяк Корея, Казакъстан, Һиндстан, Иран, Русия, Никарагуа, Сербия, Көньяк Африка республикасы, Судан, Сүрия, Үзбәкстан, Венесуэла, Эритрея, Зимбабве.

Сишәмбедә Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Кырымдагы хәлләр турында ясаган беренчел хисабында ярымутрауны аннексияләүне Русия һәм Украина арасындагы кораллы низагка тиңләде.

XS
SM
MD
LG