Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ни өчен татар конгрессы себертатар мохтариятен үз канаты астына алырга теләми?


Себертатарлар мохтариятен оештыру конференциясендә себертатар гимны башкарыла. 28 ноябрь 2015
Себертатарлар мохтариятен оештыру конференциясендә себертатар гимны башкарыла. 28 ноябрь 2015

Төмән өлкәсендә себертатар мохтарияте оешып Дөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлеккә омтылуларына бер ел узды. Себер ягы "алмаска" дип конгресска басым булганлыгын белдерә. Конгресс җитәкчесе Закиров алу өчен документлар җитешмәвен әйтә. Конгресс алмаса себертатарлар федераль автономия оештыру эшенә тотынырга мөмкин.

26 ноябрь Төмәндә Себертатар теле көне үтәчәк. Быел ул өченче тапкыр оештырыла. Узган ел Себертатар теле көнендә Төмән өлкәсендә яшәүче себертатарларның мохтариятен (автономия) оештыру конференциясе үтте. Әлеге чарада делегатлар Дөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлек итәргә һәм әлеге оешма канаты астына керергә дигән карарны бертавыштан кабул иткән иде.

Өлкә автономиясе оешуга ук, декабрь башында, Төмән шәһәре себертатар мохтарияте рәисе Динар Абукин Казан шәһәренә юл ала. Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән очрашып аңа өлкә себертатар мохтарияте карарын җиткерә, оешмаларын конгресс канаты астына алу өчен бөтен кирәкле документларны да калдыра.

Әлеге хәлгә бер елга якын вакыт узып бара, әмма бүгенгә кадәр конгресс себертатар мохтариятен үз канаты астына алу турында карар чыгармаган. "Әйе, алабыз" йә булмаса "Юк, алмыйбыз" дигән җавап килмәгән.

Динар Абукин
Динар Абукин

"Без бит уртак эшләр башкарабыз, шуңа күрә теләгебез берләшеп эшләү иде. Безне конгресс канаты астына алмауга, минемчә, сәяси сәбәпләр тоткарлык ясагандыр", ди Абукин. Ул тәгаен нинди сәяси сәбәпләр икәнен аныкламады. Азатлыкның, бәлки, конгресс себертатар автономиясе оештырылуны гомум татар халкыннан аерылу буларак кабул иткәндер дигән соравына да ул "әйтә алмыйм" дип кенә җавап бирде.

Динар әфәнде фаразлавынча, конгресска өстән себертатарлары автономиясен үзегезгә алмагыз дигән басым да ясалган булырга мөмкин. "Кемнәрдән икәнен әйтә алмыйм, чөнки тикшерү үткәрмәдем", ди ул.

Татарстан президенты – бөтен татарларның да президенты. Себертатарлар шулай ук татарлар

Аның фикеренчә, конгресс себертатарларның иң югары оешмасын үз канаты астына алган булса, себертатарлар алдында торган проблемнарны дөньяга чыгарып чишәргә яңа киңлек ачылар иде. "Татарстан президенты – ул бөтен татарларның да президенты. Себертатарлар шулай ук татарлар бит", ди Абукин.

Себертатарларның конгресска кушылу карары кабул ителгәнгә кадәр дә нигә кирәк ул безгә дип каршы төшүчеләр булган. "Мин аларга бергә эшләүнең асылын аңлаттым, ышандырдым. Чын күңелебездән конгресска керергә теләгән идек бит. Хәзер, бәлки, каршылар күбрәк тә булырга мөмкин", ди Абукин.

Ринат Насыйров
Ринат Насыйров

Эшмәкәр, Төмән өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров өлкә күләмендә себертатар автономиясен булдыру идеясе белән чыккан шәхесләрнең берсе. Аның фикеренчә, Төмән өлкәсе хакимиятләре себертатарларның өлкә автономиясе оешуны хуплап бетерми, милли эшләр комитеты конгресска "алмагыз" дип шалтыраткан.

"Татарстанның үз хөкүмәте, Төмән өлкәсенең үзенеке бар. Конгресс хакимиятләр теләгәнчә генә үз эшен алып барырга тырыша", ди Насыйров.

Төмән өлкәсендә татар конгрессы һәм себер татар автономиясеннән кала татарлар автономиясе дә бар. Аның рәсми исеме – "Төмән өлкәсе себертатарларның һәм башка татарларның автономиясе" дип атала. Җитәкчесе – Ришат Җиһаншин.

Төмән активистлары белдерүенчә, бу татар автономиясе милли мәнфәгатьләрне өскә күтәрми, хакимиятләр тарафыннан оештырылган мәдәни чараларга гына катнаша, татарлык тормышы җыр-биюгә генә корылган. Җиһаншин себертатарларның үз автономияләре оешуга карата "без генә халык тарафыннан оештырылган автономия, яңа оешманы танымыйбыз" дип ризасызлык та белдергән иде. Төмән өлкәсе хакимиятләре өчен себертатарлар һәм татарлар алдында торган проблемнарны өскә чыгара, аларны чишүне таләп итә торган оешма кирәк түгел.

Ринат Закиров
Ринат Закиров

Азатлык себертатарлар автономиясе мәсьәләсенең нигә һавага эленеп калуын белү өчен Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров белән элемтәгә керде.

"Узган ел без бер генә оешманы да кабул итмәдек. Сораулар килеп чыкты. Себертатар автономиясе кабул итү исемлегендә бар, алар хәзер кирәкле документларны җыялар", дип белдерде Закиров.

Себертатар автономиясен конгресс канаты астына кертү өчен тырышып йөргән Абукин сүзләренчә исә, өстәмә документлар кирәклеге турында аларга белдерелмәгән.

Насыйров Дөнья татар конгрессы себертатарлар автономиясен үз канаты астына алмый икән, себертатарларга федераль дәрәҗәдәге үз мохтариятләрен оештырырга форсат кына булачак дигән фикердә. Федераль автономиягә себертатарлар яшәгән башка төбәкләр: Томски, Омски, Новосибирски өлкәләреннән дә иҗтимагый оешмалар булдырып кушылу мөмкинлеген кире какмый ул.

XS
SM
MD
LG