Accessibility links

"Себертатар мохтарияте Төмән өлкәсендәге барлык татарлар өчен эшләячәк"


Конференциядә "Себер гимны" башкарыла
Конференциядә "Себер гимны" башкарыла

28 ноябрьдә Төмән өлкәсе себертатарлары милли-мәдәни мохтарияте конференция үткәрде. Чарада себертатарлар алдында торган проблемнарны барлап алдагы эшләрнең ничек оештырылачагы турында сөйләштеләр.

Төмән өлкәсе себертатарлары милли-мәдәни мохтариятенең конференциясе Себертатар теле көненә туры китереп үткәрелде. Автономиянең башкарма директоры Динар Абукин себертатарларының беренче зур җыенына 149 делегат килгәнлеген игълан итте. Алар арасында Аромаш, Тубыл, Вагай, Төмән, Түбән Тәүде районнары, Тубыл һәм Төмән шәһәр себертатарлары милли-мәдәни автономияләре вәкилләре бар иде. Чарада Татарстаннан, Омски өлкәсеннән, Ямал-Ненец автоном бүлгеләреннән дә кунаклар катнашты. Дин әһелләре, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, шәһәр хакимияте, массакүләм мәгълүмат чаралары, башка иҗтимагый оешмаларның вәкилләре дә килде.

Конференциядә катнашкан делегатлар арасында районнардагы түрәләрнең бу чарага бармаска кушуларын да әйтеп чыгыш ясаучылар да булды. Төмән өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Ришат Җиһаншин себертатарларның үз оешмаларын төзеп эш башлауларын хупламаган иде.

Конференция презедиумы
Конференция презедиумы

Чарада катнашкан Казан галиме Дамир Исхаков Дөнья татар конгрессыннан сәлам җиткереп, Төмән өлкәсендәге мәктәпләрдә себертатар телендә дә белем бирү кирәк, дип белдерде.

"Бу барыбызның да уртак фикере белән җыелган җыен. Татарстан тарихчылары җидетомлык Татар тарихын әзерләп бетерделәр, ул басылып чыкты. Казан тарихчылары Себер тарихчылары белән бергә эшләделәр, Казан тарихчылары себертатарларның аерым этник төркем булып формалашуын таный һәм бу хакта китапта язылган. Без бу эшне дәвам итәбез, декабрь аенда тагын да бер китап чыгачак. Анысы мең биттән артыграк. Бөтен Русия галимнәре бергә эшләдек.

Себертатарларның сөйләм телендә укытып буламы дигән күп бәхәсләр булды. Мин укытып була дип уйлыйм. Әгәр дә сезнең теләгегез булса, мәктәпләрдә үз телегездә уку мөмкинлеге тудырылырга тиеш. Ләкин шуның белән беррәттән күбрәк, зуррак мәдәни яссылыкка керү өчен әдәби тел дә укытылырга тиеш. Бу сезнең теләк белән эшләнә.

Кызганыч, хәлләр сез уйлаганча бик яхшы түгел. Әле генә дәүләт шурасына федераль дәрәҗәдәге концепция өлгесе килеп төште. Анда мәктәпләрдә укыту бары тик рус телендә генә булырга тиеш дип әйтелгән. Татарстанда авылларда мәктәпләрдә фәннәр, гомумән, татар телендә генә укытыла. Шуның өчен алга таба да яшәргә уйласак, көчләрне берләштерергә кирәк. Шушы тискәре басымнарга аерым гына каршы тору мөмкин булмаячак", диде Исхаков.

Чарага уллары белән килгән делегатлар да бар иде
Чарага уллары белән килгән делегатлар да бар иде

Мохтарият алга таба урта мәктәп укучылары өчен себертатар телен укыту дәреслекләрен эшләп бетерергә, фольклор җыентыгы чыгарырга, Бөтендөнья татар конгрессындагы иҗтимагый оешмалар белән бергә эшләргә, татар яшьләр оешмаларына булышырга җыена.

Мохтарият рәисе Нуретдин Ибраһимов сүзләренчә, автономия себердәге барлык татар оешмалары белән дә хезмәттәшлеккә әзер.

"Мохтарият себертатарлары телен, тарихын, мәдәниятен күтәрүдә канун кушканча эш итәчәк. Аның рәсми рәвештә теркәлгән уставы бар. Шул уставны кабул иткән теләсә кем, теләсә кайсы оешма безнең мохтарият составына керә ала.

"Себертатарлар" дигән сүзне без себердә яшәүче татарлар мәгънәсендә күз алдында тотабыз. Беркемне дә аерырга җыенмыйбыз. Беренче чиратта, безнең алда төбәкара һәм җирле оешмалар белән бәйләнеш булдыру, фән һәм мәгариф, мәдәният, тарихи һәйкәлләрне саклау, дини оешмалар белән элемтә, спорт шурасы төзү бурычы тора. Һәр комиссия үз эш юнәлешен, тәртибен билгеләячәк, диде Ибраһимов.

Дамир Исхаков җәмәгать эшлеклесе, шагыйрә Клара Кучковскаяга конгрессның рәхмәт хатын тапшыра
Дамир Исхаков җәмәгать эшлеклесе, шагыйрә Клара Кучковскаяга конгрессның рәхмәт хатын тапшыра

Төмән өлкәсе татар конгрессының мәдәният бүлеге башлыгы Вәлимә Ташкалова: "Максим Сәгыйдуллин әзерләгән "Фонетика", "Рус-себертатар сүзлеге", "Себертатар теле грамматикасы" китаплары зур әһәмияткә ия. Хәзер мәктәпләр өчен дәреслекләр генә булдырасы калды", дип әйтә. Вәлимә ханым татар телендә мәгълүмат кырының киңәюен, аерым алганда "Сибинформбюро" агентлыгының "Яңа сулыш" телетапшыруының да татар телендә баруын тели.

Төмән өлкәсе яшьләр берләшмәсе Сәет Тузмөхәммәтов автономия каршында Яшьләр белән эшләү һәм спорт комиссиясе оешуны хуплый. "Аңа өлкә яшьләр берләшмәсе, эшмәкәр яшьләр үзәге, "Яшь буын" һәм Тубылдагы "Дуслар" оешмалары керәчәк. Спорт, башка эшләр белән бергә телне өйрәнүгә, үстерүгә дә зур игътибар биреләчәк", ди Тузмөхәммәтов.

Төмән өлкәсе татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Насыйров фикеренчә, себертатарларның үзләренең теләге белән оештырылганга автономия эшләре алга барачак.

"Без, конгресс буларак, барлык эшебезне себертатарлар өчен эшләдек. Саный китсәң, фольклор фестивалеме, "Себер йолдызы" бәйгеләреме... Элекке елларда сүз себертатарлары турында гына барса, бүген күбесе Дөнья татар конгрессы белән бергә генә себертатар телен дә, башкасын да үстереп, саклап булачагын аңлады.

1990 елларда себер татарлары ничек дулкынланып күтәрелеп чыккан иде. Инде икенче дулкын килде.

Бүгенге көндә себер татары җирсез, урмансыз калды. Ялкаулык җиңә башлады. Элек күрше капкасын буяса, ул тагын да матуррак итеп буярга тырыша иде. Ә хәзер капкалар кыйшайды. Татар авылларында инвестицияләр кертеп эш алып барылмый. Димәк, мал да юк, мал булмагач кеше күңеленә курку керә", диде Насыйров.

Зәкинә Арангулова уллары Хәсән һәм Хөсәен белән
Зәкинә Арангулова уллары Хәсән һәм Хөсәен белән

Конференция делегаты Гали Сәетов себертатарларны эштән алуны контрольдә тота торган оешма төзү кирәк дип тә белдерде.

Җырчы Сәкинә Арангулова уллары Хәсән һәм Хөсәен белән бергә иҗат ителгән "Себер гимны"н себертатарларның рәсми гимны итеп кабул ителеп, мәктәпләрдә һәм төрле чаралар үткәргәндә куллану кирәк дип саный.

Мәдәният хезмәткәре Җәгъфәр Касыймов конференциядә чыгыш ясап өлкә татар мәдәният үзәген яңадан торгызырга кирәк дип белдерде.

"1990 елларда Фәрит Хәким өлкә татар мәдәният үзәген җитәкләде. Биш ел эчендә аны яптылар. Бу арада авылларда йөреп чыктым, белгечләр юк, методик үзәк юк. Алар белән беркем эшләми. Шуңа күрә мәдәният та, гореф-гадәтләр тә бетеп бара. Беренче чиратта, өлкә татар мәдәният үзәген ачарга кирәк. Ул шәһәр өчен генә түгел, авыллар өчен дә эшләр иде. Безгә татар белгечләре кирәк. Аларны каян алырга? Мәктәптә музыка дәресләрен музыкадан ерак кешеләр укыталар. Яшьләрне укытырга җибәрергә кирәк", дип сөйләде Касыймов.

Әнәс Гаитов
Әнәс Гаитов

Төмәнле Хисаметдин Мәһдиев конференциядә татар балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә татар сыйныфлары булдыру кирәк дигән теләк белән чыкты.

Җәмәгать эшлеклесе Әнәс Гаитов югары уку йортларында татар бүлекләрен яңадан ачу кирәк, дип белдерде.

Конференция ахырында резолюция өлгесе кабул ителде. Анда себертатарларның мәдәни-тарихи һәйкәлләрен саклау өчен хакимиятләрдән махсус програм булдыруны сорау, себертатарларның телен, әдәбиятын, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнгән фәнни-тикшеренү үзәге төзү кирәклеге, дәүләт оешмалары белән хезмәттәшлек урнаштыру, Дөнья татар конгрессына әгъза булып керү турында да язылган.

XS
SM
MD
LG