Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:13

"Татар тарихын" электрон рәвештә дә укып булачак


"Татар тарихы" энциклопедиясенең алтынчы һәм җиденче томнары

"Татар тарихы" энциклопедиясенең алтынчы һәм җиденче томнары

27 октябрь Казанда "Татар тарихы" җидетомлыгы киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Проект җитәкчесе Рафаил Хәкимов белдергәнчә, хезмәтне электрон вариантта Android һәм iOS системнарында да укып булачак.

Азатлык "Татар тарихы" хезмәтенең язылып беткәне турында хәбәр иткән иде инде. Иң соңгы булып җиде томның дүртенче һәм бишенче томнары дөнья күрде. Дүртенче томда Алтын Урда таркалганнан соң аның җирлегендә барлыкка килгән төрки-татар дәүләтләре турында сүз бара. Бишенче томнан татарларның Русиягә буйсындырылганнан соң тарихы башлана.

PDF форматында бушлай укып була

Татарстан фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институтында узган тәкъдим итү чарасына 80ләп кеше килгән иде. Араларында – галимнәр, студентлар, журналистлар. Әйтергә кирәк, телевидение хезмәткәрләре вакыйгага битараф калды, бары тик “Казан” телеканалының төшерү төркеме генә килгән иде.

“Татар тарихы” энциклопедиясе проектын җитәкләүче Рафаил Хәкимов хезмәтне язуда катнашкан 200 галим үзенә күрә бер такымга әйләнде дип белдерде:

Фатыйх Сибагатуллин, Рафаил Хәкимов, Наил Вәлиев

Фатыйх Сибагатуллин, Рафаил Хәкимов, Наил Вәлиев

– Томнар язылган еллар дәвамында Татарстан, Русия һәм чит илләрдә эшләүче тарихчылардан тулы бер коллектив барлыкка килде. Алар башлап җибәргән күп кенә темалар бүген мөстәкыйль фәнни юнәлешләргә үсеп чыкты. Хәзер инде татар тарихын бу хезмәтне исәпкә алмыйча берничек тә бәһаләү мөмкин булмаячак.

Хәкимов, шулай ук, дүртенче һәм бишенче томнарның ни өчен азактан гына чыгуын аңлатты:

– Алтынчы һәм җиденче томнарны язу җиңелрәк булды. Дүртенче томда татар ханлыклары турында сүз бара, бишенче том Русия империясе чорын тасвирлый – бу тарихи эпоханы өйрәнү, күрәмсең, авыррак булгандыр.

Урыс һәм татар. XVII гасыр ("Сигизмунд Герберштейн. Записки о Московитских делах" хезмәтеннән. Петербур, 1908 ел)

Урыс һәм татар. XVII гасыр ("Сигизмунд Герберштейн. Записки о Московитских делах" хезмәтеннән. Петербур, 1908 ел)

​Галим сүзләренчә, өченче том нигезендә яңа китап та әзерләнә. Ул Алтын Урданың дөнья тарихында тоткан урынына багышланачак һәм инглиз һәм урыс телләрендә бастырылачак. Ягъни, “Татар тарихы” – катып калган хезмәт түгел: ул башка фәнни хезмәтләргә дә юл бирүче зур энциклопедия.

Җидетомлыкның кайбер томнарын сатуда табуы шактый кыен. Шуны исәптә тотыпмы, Тарих институтының сәхифәсендә барлык томнарны да PDF форматында бушлай күчереп алу мөмкинлеге булдырылган. Ә бит сентябрь азагында гына Тарих институтында хезмәтнең электрон варианты булмаячак дип хәбәр иткәннәр иде – янәсе, авторлар бик күп, ә авторлык хокукларын сакларга кирәк.

Ноябрь аенда исә бөтен томнарны да Android системын кулланучылар укый алачак. iOS (Apple) кулланучылары өчен дә мондый мөмкинлек тудыру турында уйлыйлар – төгәл вакытын Рафаил Хәкимов әлегә хәбәр итә алмады.

"Татар крестьяны мескен булмаган"

Тәкъдим итү мәҗлесен ачып җибәргән Рафаил Хәкимовтан соң сүз ни өчендер Русия Дәүләт думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллинга бирелде. Ул да урысча сөйләде һәм җиденче томга дәгъваларын белдерде:

Татар авылына ябышып ята

– Рафаил Шәйдуллин дигән галимегез татар крестьяннары мескен булган дип яза. Янәсе, алар кыерсытуларга түзә алмыйча инкыйлабта катнашкан. Шушы тузга язмаган революцияне акларга кирәк, имеш. Әмма татар крестьяннары мескен булмаган! 1906 елда патшаның аграр сәнәгатьне реформалаштыру турындагы указыннан соң урыслар да, чуашлар да авылларыннан чыгып китә, ә татар беркая да китми. Авылына ябышып ята ул. Шунда ятса да, безнең халыкта һөнәрчелек чәчәк ата. Кырдагы эшләреннән тыш һәрбер татар нинди дә булса кәсеп белән шөгыльләнгән. Әйтик, минем бабалар тегү теккән. Тукымасын да үзләре алган, формасын да үзләре туры китергән. Күрше авылда чыпта сукканнар. Ә бит чыпта сугып бик зур акчалар эшләгәннәр. Авылда исә ул чорда акча бөтенләй булмаган.

Бу мизгелдә залда утырган Хатыйп Миңнегулов “Фатыйх әфәнде матур сөйли, әмма башкалар да бар бит” дип бүлдереп куйды. Сибагатуллин сүзен тәмамларга мәҗбүр булды:

Столыпин булмаган булса, Русиядә бернинди инкыйлаб та булмас иде

– Столыпин булмаган булса, Русиядә бернинди инкыйлаб та булмас иде – мин әле моны исбатлармын. Николай IIнең иң зур хатасы шул була: ул Столыпинны премьер-министр итеп тә, эчке эшләр министры итеп тә билгеләп куя. Аңа кадәр булган министрлар 200 елда 2,5 мең кеше аскан булса, Столыпин 5 елда 6 мең кеше аса. Үтә дә милләтче иде ул, татарны яратмаган ул, - дигән сүзләр белән Фатыйх Сибагатуллин тәңречелек турында язылган китаплары турында әйтеп куйды да урынына утырды. Марат Лотфуллин бу вакытта залдан “революция чорын яңадан язарга кирәк – монысы дөрес” диде.

“Безнең белән исәпләшмичә беркем дә эш итәргә җөрьәт итмәс”

Шуннан соң сүз Татарстан фәннәр академиясе академигы Наил Вәлиевкә бирелде. Ул Рафаил Хәкимов һәм аның белән бергә эшләгән галимнәргә дан укыды, ә менә Тел, әдәбият һәм сәнгать институты эшчәнлеген тәнкыйть утына тотты:

"Татар тарихы" җидетомлыгы

"Татар тарихы" җидетомлыгы

– Мәрҗани исемендәге Тарих институты бүген Татарстандагы һуманитар мохитне формалаштыра, кайнап тора. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты да шулай кайнап торса иде ул! Әлегә исә Тарих институты гына халкыбызның дөньяга карашын билгели. Хәзер инде безнең белән исәпләшмичә беркем дә эш итәргә җөрьәт итмәс. Рафаил Хәкимов – уңайсыз, әмма бик тә сәләтле кеше. Аның урынбасарлары – Татарстан интеллигенциясенең, фәнебезнең каймагы. “Татар тарихы” җидетомлыгы – халкыбызга һәйкәл ул. Хәзер бөтен нәрсә шушы хезмәт нигезендә язылачак.

1552 ел вакыйгалары төрлечә бәяләнә

Алга таба сүз дүртенче һәм бишенче томнарның фәнни мөхәррирләренә бирелде. Беренче булып Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда тарихын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев чыгыш ясады. Ул дүртенче том өчен җаваплы булган:

Энтони Дженкинсонның "Московия, Русия һәм Тартарияне сурәтләү" харитасы. Лондон, 1562 ел

Энтони Дженкинсонның "Московия, Русия һәм Тартарияне сурәтләү" харитасы. Лондон, 1562 ел

– Тарихта беренче тапкыр без барлык татар ханлыкларын бер китапта тупладык. Моны эшләү җиңел булмады, чөнки татар ханлыклары турында мәгълүмат гаять аз. Иң зур казанышларыбызның берсе – татар ханлыкларының харитасын ясадык. Ә урта гасырларда татарлар кайда гына яшәмәгән. Безнең халык Уралда да, Түбән Иделдә дә, Мәскәү дәүләте территориясендә дә гомер иткән. Бу хезмәт халкыбызның сәяси тарихын күрсәтә.

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәк тарихын өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев иң соңгысы булып басылып чыккан бишенче том өчен җаваплы булган:

Татарлар өчен Русия составына керү бер яктан, фаҗига, икенче яктан – яңарыш

– Бишенче том колачлаган чорга мөнәсәбәт төрле. Безгә бик катлаулы сорауга җавап эзләргә туры килде: татарлар өчен Русия составына керү нәрсә ул? Бер яктан, коточкыч зур фаҗига, ә икенче яктан, татар тормышында яңа күренешләр башланган бит. Димәк, бер яктан – трагедия, икенче яктан – яңарыш. Без бөтен карашларга да ачык булдык. Аеруча Русия төбәкләрендә эшләүче тарихчыларның фикерләренә колак салдык. Татар беркайчан да ниндидер бикле, ябык җирлектә яшәмәгән бит. Безнең хезмәттә татар тарихы Русия һәм Евразия тарихының бер өлеше буларак күрсәтелә.

“Татар тарихы” җидетомлыгы Татарстан тарихчыларында стратегик проект буларак бәяләнә. Томнарның эчтәлеге белән моннан танышырга мөмкин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG