Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:05

Cебертатарларның үз телләрендә даими басмалары булырмы?


Төмән шәһәрендә үткән Себертатар теле көнендә Википедиядә себертатарлар турында мәгълүмат урнаштыру, себертатарча язу турында сүз булды. Әлегә кадәр себертатарларның үз телләрендә даими басмалары юк.

26 ноябрь Төмән шәһәрендә дүртенче тапкыр Себертатар теле көне үтте. Татар мәдәният үзәгендә оештырылган бәйрәмгә өлкәнең төрле районнарындагы себертатар милли-мәдәни мохтариятләре вәкилләре; Казан, Омски, Ханты-Мансыдан кунаклар килде. Мәскәү, Петербур, Уфадан Википедия администраторлары да бар иде.

Чара вакытында себертатарлары алдында торган проблемнар: туган телләрен мөстәкыйль тел итеп кабул итү, мәктәп укучылары өчен дәреслекләр басу, матбугат чарасын булдыру һәм башка мәсьәләләр күтәрелде. Себертатар теле көненә багышланган чарада Википедиядә себертатарларга багышланган язмалар урнаштыру, себертатарча язу турында да сүз булды.

Себертатарлар авыл җирләрендә үз телләрендә сөйләшәләр. Шәһәрләрдә дә урта буын һәм өлкән яшьтәгеләр себертатарчаны үз итә. Филология фәннәре кандидаты Максим Сәгыйдуллин телне бер калыпка салу өчен юл да ярды. "Себертатар теле грамматикасы"н әзерләп бастырды. Соңгы елларда Төмән өлкәсендәге шагыйрәләрнең үз телләрендә шигырь җыентыклары да чыгып килә. Соңгысы Клара Кучковскаяныкы иде. Интернетта "Сибирские татары *туған телтә кәпләшәйек*" төркеме бар. Анда күбрәк себертатарча һәм урысча язалар. Берничә тапкыр себертатарча "Кәбәрце" ("Хәбәрче") газеты да чыккан иде, әмма ул туктап калды.

Тәнәфестә дә фикер алышулар тынмый

Тәнәфестә дә фикер алышулар тынмый

Азатлык себертатар теленең мәгълүмат чараларында урыны булырмы, ул кирәкме дигән сорауга җавап эзләде.

"Сибирские татары *туған телтә кәпләшәйек*" төркеменең администраторы Марат Хәмзин Википедиядә себертатар телендә материаллар чыгу берникадәр күләмдә мәгълүмати кытлыкны да чишәчәк, себертатар телен беркайда да өйрәнеп булмаганда, Википедия аша укыту материалларын да бирергә мөмкин дигән фикердә.

"Дөньякүләм тирәлеккә чыгуда Википедиянең ярдәме алыштыргысыз. Себертатар телендәге бүлекне булдыру һәм аның белән эшләү өчен проектлар, белгечләрдән торган төркемнәр кирәк" ди Хәмзин.

Себертатар мохтарияте башкарма мөдире Марат Корманов фикеренчә, себертатар теленең мөстәкыйль тел булып яшәвен дәүләт ярдәмендә генә булдырырга мөмкин.

Себертатарларның өлкә мохтарияте җитәкчесе Фәүзия Марганова “Кәбәрце” газетының киләсе елдан даими чыгачагын вәгъдә итә. Хөкүмәткә газета сорап гариза язачакларын белдерә.

"Әлегә интернетта "ВКонтакте", "Одноклассники" челтәрләрендә төркемнәребез бар, Мәхмүд Таштимировның хәрби хезмәткә киткәнче интернетта "Татар радио. Төмән FM" себертатар телендәге радиосы эшләгән иде. Себертатарча гына телетапшырулар булмаса да, яшьләр арасында аны рәхәтләнеп куллана башладылар. Бүгенге көндә төп проблем финанслауга кайтып кала. Акча юклыгы һәр эшкә дә киртә куя", ди Марганова.

"Мирас" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова себертатар телен үстерүдә үзара бердәмлек булмау киртә сала дип белдерә. Тубыл педагогия институтында татар бүлеге бетү дә милли кадрлар әзерләүне юкка чыгарды ди ул.

Себертатар телен көнендә катнашучылар

Себертатар телен көнендә катнашучылар

Себертатар теленең мөстәкыйльлеге өчен көрәшүдә зур тәҗрибәгә ия җәмәгать эшлеклесе Әнәс Гаитов сәясәтне үзгәртү – аз санлы милләтләргә игътибар бирү, аерым себертатар телен генә укыту түгел, ә татар телен укыткан мәктәпләр санын арттыру, бердәм тел кагыйдәләрен булдыру өчен төрле авылларда төрлечә сөйләшкән себертатарларның уртак фикергә килүе кирәк дип саный.

"Мәгариф һәм фән департаменты 40 процент татар баласы татар телен укый дип әйтсә дә, аларның 12 проценты гына үз телен өйрәнә", ди Гаитов.

Себертатар телен фәнни яктан өйрәнүче галим филология фәннәре кандидаты Максим Сәгыйдуллин телнең язма формасы юклыгы газета булдыруга да, башка күп нәрсәләргә дә киртә булып тора дип белдерде.

"Себертатар теленең әдәби формасы башлангыч хәлендә генә. Укытылмагач, кадрлар да юк, аның язу формасын белүче белгечләр юк. Курслар булдырырга кирәк. Себертатар телен белгән кешеләргә бу авыр булмаячак. Дәреслекләр чыгарырга хакимият ярдәм итәргә әзер. Телнең безнең тормышта алыштыргысыз булып китүендә безнең теләк кенә аз. Менә "Кәбәрце"не чыгару өчен дә материал җитәрлек күләмдә түгел. Себертатар телендәге Википедиягә килгәндә дә шул проблем", ди Сәгыйдуллин.

Чыгыш ясаучыларга сораулар да булды

Чыгыш ясаучыларга сораулар да булды

"Викимедиа РУ" мөдире Владимир Медейко Азатлыкка мәгълүматны төрле телләрдә язуның зур әһәмияткә ия булуын белдерә.

"Безнең өчен төп максат телләрнең саклануы түгел, ә бөтен кешелек турында мәгълүматлар саклануы. Алар бер системга салынып һәркем дә кулланырлык булсыннар. Мәгълүматларның төрле телләрдә булуы зур әһәмияткә ия. Бер яктан, бу телләрдә сөйләшүчеләр башкалар өчен мәгълүмат җиткерәләр, ә алар бу турыда сөйләмәсәләр – мәгълүмат юкка чыга. Икенчедән, алар сөйләгән шул милләт мәдәниятен саклый. Википедияне куллану бик уңайлы, тәртипкә салынган, мондагы яңалыклар беркайчан да югалмаячак. Себертатар телендәге Википедия тулы көчкә эшләми әле. Материаллар инкубаторда сакланалар, алар тиешле санда түгел", ди Медейко.

Себертатарларның өлкә мохтарияте җитәкчесе Фәүзия Марганова (с)

Себертатарларның өлкә мохтарияте җитәкчесе Фәүзия Марганова (с)

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG