Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:39

Мәскәүдә хакимияткә куштан яңа мөфтият оешып ята


Русия мәгълүмат чаралары яңа мөфтиятне Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов җитәкләячәк дип яза

Русия мәгълүмат чаралары яңа мөфтиятне Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов җитәкләячәк дип яза

Петербур шәһәре һәм Ленинград өлкәсе имам-мөхтәсибе Дамир Мөхетдинов яңа төзеләчәк "Русия мөселманнары диния мәҗлесе" турында "аны авыл мәхәлләләре дөньяга китерде", илдә "мөфтиятләрне таркату, яңа мөфтиятләр төзү дәвам итә" дип белдерә. Аның фикеренчә, бу үзәк хакимиятнең турыдан-туры хуплавы белән эшләнә.

30 ноябрьдә Мәскәүнең "Президент-Отель" кунакханәсендә "Русия мөселманнары диния мәҗлесе" ("Духовное собрание мусульман") дигән яңа мөфтият төзү җыены уза. Бу эшне Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов җитәкләве билгеле. Берничә ел элек ул Уфадагы мөфти Тәлгать Таҗетдин тарафыннан Мәскәүгә альтернатив мөфти итеп билгеләнгән иде. Бу адымның максаты - Русия башкаласында инде чирек гасырлап эш иткән һәм үзен шактый бәйсез тоткан мөфти Равил Гайнетдинне читләштерү булса да, Крганов әллә ни зур уңышка ирешә алмады.

Аның каравы, Чуашстан мөфтие ул арада Мәскәүдә федерал хакимият белән ныклы мөнәсәбәтләр урнаштырды, Русиянең Җәмәгать пулатына билгеләнде, һәртөрле патриотик чараларда катнашып килде, православ чиркәү әһелләре белән якынайды.

Хәзер инде Русия мәгълүмат чаралары яңа оешып яткан мөфтияткә дә нәкъ менә Әлбир Крганов җитәкчелек итәчәк дип яза. Крганов үзе Азатлыкка бу яңа оешма турында аңлатмалар бирүдән баш тартты.

Гайнетдин җитәкләгән Русия мөфтиләр шурасындагы рәис урынбасары, Петербур шәһәре һәм Ленинград өлкәсе диния нәзарәте рәисе, имам-мөхтәсиб Дамир Мөхетдинов, яңа оешма бу юлы инде Мәскәү Кремле фатихасы белән төзелә дип исәпли.

Дамир хәзрәт яңа мөфтият авыл мәхәлләләре нигезендә дөньяга килде дигән фикердә.

Дамир Мөхетдинов

Дамир Мөхетдинов

– Дамир хәзрәт, "Русия мөселманнары диния мәҗлесе" дип аталган яңа оешма барлыкка килүне ничек бәялисез?

Бүген Русиядә 80нән артык төбәк мөфтие бар, федераль дәрәҗәдәге мөфтиятләр 10нан артык

– Кызганыч, Русиядә мөслеман оешмаларын, мөфтиятләрне таркату, яңа мөфтиятләр төзү дәвам итә. Элек бөтен төбәкләр дә кергән бер мөфтият төзелгән иде, хәзер авыллар һәм кечкенә шәһәрләр белән дә мөфтият төзи башладылар. Бүген Русиядә 80нән артык төбәк мөфтиләре бар, ә киләчәктә федераль дәрәҗәдәге, Русия исемен куллана торган мөфтиятләр дә 10нан артык булачак.

Соңгы 25 ел эчендә Русиядә Уфада, Мәскәүдә һәм Кавказда өч зур мөфтият эшләп килде. Башка мөфтиятләр дә күп төзелде. Ике-өч ел элек РАИС дигән бер мөфтият төзелгән иде, анысы инде хәзер юкка чыкты. Башка мөфтиятләр дә оешты, алар да хәзер ишетелми һәм күренми. "Русия мөселманнары диния мәҗлесе" кебек оешмалар төзелү киләчәктә дә булачак дип уйлыйм мин, бу яңалык түгел.

Әлеге хәлләргә Равил хәзрәт Гайнетдиннең (Русия мөфтиләр шурасы рәисе) фикере билгеле. РАИС дөньяга килүгә үк Равил хәзрәт аның бер курчак мөфтият булуын әйтте. Ул, исламофоблар, башка түрәләр белән ясалма рәвештә төзелгән мөфтиятләр барысы да уенчык кына, аларның киләчәге булмаячак дигән иде.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин (с), Үзәк диния идарәсе рәисе Тәлгать Таҗетдин, Төньяк Кавказ мөселманнары координация үзәге рәисе Исмаил Бердиев

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин (с), Үзәк диния идарәсе рәисе Тәлгать Таҗетдин, Төньяк Кавказ мөселманнары координация үзәге рәисе Исмаил Бердиев

– "Русия мөселманнары диния мәҗлесе"н оештыру Әлбир хәзрәт Кргановның гына теләгеме, әллә өстән төшә торган бер сәясәтме?

– Минемчә, дәүләттән, Юстиция министрлыгыннан рөхсәт алмыйча, авылдагы мәхәлләләр белән генә федераль мөфтиятне төзеп булмый. Татарстан, Башкортстан һәм Кавказ республикалары кебек зур җөмһүриятләрнең мөфтиятләре кертелгән булса, бу бер хәл булыр иде. Документларга карап әйтә алабыз, авыл мәхәлләләре бу яңа мөфтиятне дөньяга китерде. Ягъни бу нәрсәгә дәүләт тарафыннан ризалык булды һәм хупланды, дәүләт рөхсәтеннән башка мондый әйберләр оеша алмый.

– Мәгълүмат чараларында Равил Панчаев җитәкчелегендәге Петербур мөселманнары диния идарәсе дә анда керергә мөмкин дип язалар. Сез моңа ничек карыйсыз?

– Мин бу хәбәргә ышанам, чөнки Тәлгать хәзрәт Таҗетдин (Үзәк диния идарәсе) янында элек эшләгән урынбасарлары киттеләр. Хуҗинны (Мөхәммәтгали Хуҗин Пермь мөфтияте башлыгы итеп билгеләнгән иде), Кргановны, Саматовны (Таһир Саматов Ханты-Манси автоном бүлгесе мөселманнары диния идарәсе җитәкчесе) алсак, Тәлгать хәзрәтнең урынбасарлары китәләр. Низамнамәне санламыйча таркаулык китереп чыгаралар. Панчаев та, Саматов та һәм башка хәзрәтләр дә бу яңа мөфтияткә керергә ризалык бирерләр дип уйлыйм.

– Элек Уфадагы Үзәк диния идарәсенә караган кайбер оешмалар нигә аннан китә дип уйлыйсыз?

– Монда өздереп кенә әйтү кыен. Мөфти Тәлгать Таҗетдин янында эшли торган хәзрәтләр, аның урынбасарлары күп нәрсәләрне аңлап, күреп китә микән? Әйтеп булмый.

Бер яктан, Таҗетдин Русиядә дәүләт тарафыннан, чиркәү тарафыннан һәрвакыт хупланып килде. Русия президенты Владимир Путин Уфага килгәч аның белән дә очрашты. Русия хөкүмәте башлыгы Дмитирий Медведев элек президент булган вакытта шулай ук мөфтияткә барды, анда утырды. Ягъни дәүләт, хөкүмәт тарафыннан Тәлгать хәзрәтне хуплыйлар, ярдәм итәләр, күтәрәләр. Әмма аңа карамастан аның мөфтияте чәчелә бара, аның урынбасарлары китә, кача баралар. Ни өчен шундый вазгыять килеп туды дип бу сорауны Тәлгать хәзрәткә бирү кирәктер.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG