Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киноханә: декабрьдә кинода ниләр була?


Елның соңгы аенда кинотеатрларда нинди фильмнарны карап була? Азатлыкның "киноханә" шәлкеме сезнең өчен өч кызыклы фильм сайлады.

Декабрь азагы һәрвакыт кино вакыйгаларына бай. Бу елны да кино яратучыларга Яңа ел алдыннан карарлык фильмнар аз түгел. Алар арасыннан иң кызыкларын аерып тәкъдим итәбез.

Рудольф Нуриев. Хыял утравы

Бу аз танылган фильм дөнья буйлап инде озак барса да, Русиядә ул нәкъ декабрьдә күрсәтелә башлый. Татарның танылган сәхнә остасы, биюче Рудольф Нуриевка багышланган фильм Төркиядә төшерелгән. Русия белән берлектә иҗат ителгән фильм режиссеры – Евгения Тирдатова.

Фильм документаль, шуңа аны күп кинотеатрларда күрсәтмиләр. Казанда аны күрсәткән урынны таба алмадык, ләкин Кинопоиск хезмәте аны Мәскәүнең җиде кинотеатрында карап булуын әйтә.

Рудольф Нуриевны Төркия белән нәрсә бәйли? 1980нче елларда ул бу илгә елына өч тапкыр килгән. 1986 елда Истанбулда балет куйган. Һәм Төркиядә утрау сатып алып, анда өй төзергә теләгән. Болар барысы да "Рудольф Нуриев. Хыял утравы" фильмында күрсәтелә. Фильмда аның сәхнәдә уйнавы, репетициянең уникаль кадрлары күрсәтеләчәк.

Пассажирлар

Бу айның иң югары бюджетлы фильмнарның берсе тамашачыларны киләчәккә илтә. Юлчылар (Passengers) фәнни-фантастик фильмы киләчәктә Җир шарыннан яшәргә мөмкин булган башка планетага юл тоткан корабны тасвирлый. Корабтагы 5 мең юлчы 100 еллык юлны ясалма йокы хәлендә үткәрергә тиеш. Ләкин систем хатасы аркасында ике юлчы кинәт уяна. Аларга 90 елны бары тик бергә үткәреп, корабны һәлакәттән коткарырга кирәк була.

Фильмда төп рольләрне ике актер гына башкара - Дженнифер Лоуренс белән Крис Пратт. Режиссеры – аз танылган Мортен Тильдум (аның иң күренекле киносы – "Иммитация уены"). Фильм бюджеты – 120 миллион АКШ доллары. Аны карарга чакырган тагын бер факт: иң көтелгән фильмнар исемлегендә ул топ-3 арасында.

Балалар өчен – Моана

Яңа ел яллары алдыннан гаилә, балалар белән кинога бару теләге булса, һичшиксез, Дисней студиясенең яңа мультфильмы, "Моана"га барырга кирәк. Бу анимация фильмының маркетинг хәрәкәте инде ел башыннан актив бара, бу исә 150 миллионлык бюджетны аклый.

Вакыйгалар океанда, Полинезия төбәгендә бара. Тын океанның кечкенә утравында кабилә башлыгы кызы булган Моана куркыныч диңгез сәяхәтенә чыга. Элек кодрәтле булган Мауи белән берлектә аңа океанны кичеп, куркыныч албастылар белән көрәшергә һәм борынгы каһәрне юкка чыгарырга кирәк.

Йолдыз сугышлары

Вәгъдә ителгәнчә, миллионнарча җанатар өчен ел саен "Йолдыз сугышлары" эпопеясының берәр фильмы чыгып барачак. Быел декабрь уртасында "Читкә кагылган" фильмы чыга. Ул "Йолдыз сугышлары" фильмнары арасында булган вакыйгаларны тасвирлый.

Империянең зур һәм куркыныч һөҗүм станциясен төзүен белгәч, баш күтәрүчеләр элекке җинаятьче Джин Эрсо җитәкчелегендәге такымны җыеп, кирәкле схемаларны урларга җыена. Кешелек һәм гаделлек өчен көрәшендә баш күтәрүчеләр гомерләрен фида кылырга тиеш була.

"Йолдыз сугышлары" җанатарлары фильмны чыкканчыга кадәр үк тәнкыйть утына тотты: алар киноның кызыксыз вакытны тасвирлавы һәм таныш булмаган каһарманнарны куллануны ошатмаган. Шулай да, белгечләр фикеренчә, "Читкә кагылган" кассасы барыбер тулачак – эпопеяның җанатарлары бигрәк күп.

XS
SM
MD
LG