Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым журналисты Николай Семенага сепаратизмда гаепләү белдерделәр


Николай Семена
Николай Семена

Кырым журналисты Николай Семенага сепаратизмга чакыру турында ахыргы гаепләү белдерелгән. Бу хакта Facebook битендә аның адвокаты Эмиль Курбединов хәбәр итә.

Семенаның тагын бер яклаучысы Андрей Сабинин өч үтенеч тапшырдым дип сөйли. Аның сүзләренчә, тикшерүче укып та тормыйча, аларны канәгатьләндермәячәген әйткән.

Семенага карата эш 19 апрельдә Федераль иминлек хезмәтенең Кырым идарәсе тарафыннан ачылган иде. Ул Азатлык радиосының "Крым.Реалии" редакциясенә эшләүдә, анда "сепаратизмга" өндәгән язмалар урнаштыруда гаепләнә.

Николай Семена аннексиягә кадәр "Зеркало недели" газетында Кырым хәбәрчесе булып эшләгән иде. Хәзер пенсиядә. Апрельдә ФСБда үткәрелгән сорау алудан соң аны читкә китмәү шарты белән җибәргәннәр иде.

Семенаның эше сер итеп саклана, тулырак белешмә алып булмый.

Июнь аенда Русия хакимияте Кырымдагы 22 кешене "экстремистлар" исемлегенә кертте, алар арасында Николай Семена да бар.

XS
SM
MD
LG