Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 18:59

Сишәмбедә Кырымда берничә журналистның өендә тентүләр, тоткарлаулар булды. Бер үк вакытта Кырымда кырымтатарларның югалулары дәвам итә.

19 апрель Кырымда берничә журналист тоткарланган. Ленияра Абибуллаева, Руслана Люманова, Николай Семена Азатлык радиосының "Крым.Реалии" редакциясенә эшләүдә, анда "сепаратизмга" өндәгән язмалар урнаштыруда шикләнелә. Николай Семенаның өендә тентүләр узган, компьютер, ноутбук, флэшкалары тикшерелгән.

Журналистларның өчесе дә Азатлык радиосы белән элемтәдә булуларын, "Крым.Реалии"да материаллар урнаштыруларын кире кага.

Ленияра Абибуллаева төрле елларда төрле матбугатта, бәйсез “Кырым хәбәрләр агентлыгында” (бу агентлык Кырымда теркәлмәгәннән соң Киевка китергә мәҗбүр булган иде) фотокорреспондент булып эшләгән иде.

Николай Семена аннексиягә кадәр "Зеркало недели" газетында Кырым хәбәрчесе булып эшләгән иде. Хәзер пенсиядә. Аны Русия кануннары нигезендә сепаратизмда гаеплиләр. ФСБда үткәрелгән сорау алудан соң аны читкә китмәү шарты белән җибәргәннәр.

Мәскәү тарафыннан куелган Кырым прокуроры Наталья Поклонская, без “Крым.Реалии” сайтын ябу өчен Роскомнадзорга, баш прокуратурага мәгълүмат туплыйбыз, дип белдергән.

"Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда шикләнелгән ике кырымтатар егетен сак астына калдырдылар

19 апрель Акмәчетнең Киев район мәхкәмәсе Арсен Джеппаров, Рефат Алимовны ике айга, ягъни 18 июньгә кадәр сак астында калдыру карарын чыгарды. 23-24 яшьтәге бу ике егетнең өендә, Ялта янындагы Кызыташ авылында, 18 апрельдә тентү уздырганнар иде, икесен дә кораллы кешеләр алып киткәннәр. Яшьләрнең "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашканнарында шикләнәләр, ләкин бу хакта ниндидер дәлилләр юк. Бу эш буенча тикшерүләр бара икән.

Февраль аенда бу авылда Инвер Бекиров та шундый ук шикләнү сәбәпле сак астына алынган иде.

Кырымда кырымтатарларның югалулары дәвам итә

Кырымда 11 апрельдә югалган Арсен Алиевны (1960 елда туган) туганнары эзли. Бакчасарайдан Саки шәһәренә догага барган Арсен сәгать 12дә юлда барганда "мине 12.20дә каршылагыз" дип телефон итә, ләкин ул бу вакытта Саки автостанциясенә барып чыкмый, аңа шалтыратканнар да телефоны сүндерелгәнен аңлыйлар. Сәгать 16.00да телефон яңадан кабызылып тагын сүндерелгән. Моннан соң Арсен Алимов хакында бер мәгълүмат булмый дип хәбәр иттеләр кырымтатар волонтерлары социаль челтерләрдә.

Новоалексеевкада Владислав Лановскийны җирләделәр

18 апрельдә Кырым Украина чигендә урнашкан Новоалексеевка бистәсендә Владислав Лановскийны җирләделәр. Лановский 14 апрельдә теракт нәтиҗәсендә һәлак булган иде. Полиция хәбәр итүенчә, шартлатылган иске "Жигули" машинасында якынча 6 килограмм тротил булган. Билгеле булганча, Новоалексеевкада яшәүче 9 мең халыкның 37%ы - кырымтатарлар.

Херсон өлкәсе җитәкчелеге бу шартлауны теракт дип атады. “Кемдер халыкны кырымтатар, ислам факторы белән куркытырга, аларны гаепләргә өнди, ләкин без монда бердәм, тату яшибез, моның өчен монда каршылык, хаос тудыру өчен читтән эшлиләр. Кырымтатарлар Кырымда бердәм булып аннексиягә каршы торган бердәнбер көч”, диде Херсон өлкә администрациясе рәис урынбасары Валентина Сычова.

Кырым Русия кулына узган соң Кырым-Украина чигендә урнашкан Новоалекссевка ике арада транзит бер ноктага әверелде, монда чик янында Чонгарда Украина ягыннан Н. Челебиджихан исемендә батальон төзелүе хәбәр ителгән иде.

Шартлаудан соң Генически районында йөздән артык полиция патруль машинасы тәртип саклый башлаган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG