Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте төбәкләргә ярдәмне арттыра, ләкин алардан бюджет дефицитын киметүне сорый


Дмитрий Медведв
Дмитрий Медведв

Хөкүмәт төбәкләргә ярдәмне 9 процентка арттырып, үзләреннән дә төбәк бюджетлары дефицитларын ике тапкырга кадәр киметүне көтә. Моннан тыш, "акча акчага тартыла" принцибыннан баш тартып, "акча – ихтыяҗларга" дигән шигар белән эшләргә җыеналар.

Төбәк бюджетларына багышланган утырышта, Русия премьер-министры Дмитрий Медведев киләсе елга төбәкләргә дәүләт ярдәме 9 процентка артачак дип белдерде. Шулай итеп, финанс ярдәм күләме якынча 1,6 трлн сум тәшкил итәчәк. Финанс министрлыгы утырыш өчен әзерләгән мәгълүматларга караганда, иң күп ярдәм 2017 елда күрсәтеләчәк, 2018 елдан бюджетара трансфертлар күләме кыскарачак.

Ләкин хөкүмәт төбәкләргә җибәрелгән акчаларның нәтиҗәсен дә күрергә тели. Ул 2019 елга төбәк бюджетларының дефицитлары ике тапкырга кыскаруын көтә.

Шул ук вакытта хөкүмәттә "акча акчага тартыла" принцибыннан баш тартырга кирәк дип саныйлар. Дмитрий Медведев сүзләренчә, макстачан трансфертлар, беренче чиратта, "төбәкләрнең икътисади, социаль ихтияҗларына карап бирелергә тиеш", ә донор-төбәкләр чараларны үз акчасына уздырсын.

Медведевның әлеге сүзләре Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның "бөтен эшләгәнебез Мәскәүгә китә, бу дөрес түгел" дип әйткән сүзләренә җавап булды. Миңнеханов ярлы төбәкләрне донор төбәкләр хисабына финанслау "уйланып бетмәгән адым" диде. "Болай ярамый. Реципиент төбәкләргә ярдәм итү кирәк, ләкин бездәге хәлне начарайту хисабына түгел. Киләсе елга без моның аркасында 8 млрд сумга минуска китәчәкбез. Ягъни бөтен эшләп тапкан акча, бездән алынган финансларны каплатырга гына җитәчәк", дигән иде Татарстан президенты.

Күптән түгел Русия хөкүмәте табыштан кергән салымның бер өлешен бай төбәкләрдән алып ярлырак субъектларга бирү тәкъдиме белән чыкты. Әлеге чара "2025 елга кадәр төбәк үсешенең дәүләт сәясәте нигезләре"ндә каралган.

Хәзергә табыштан кергән салымның ставкасы 20% тәшкил итә. Аның 18% төбәкләрдә кала, калганы федераль үзәккә китә. Шул төбәкләрдә калган 18% тагын бер процентын федераль үзәк үзенә алмакчы. 2016 ел нәтиҗәләре күрә ул 117 млрд сум тәкшил итә. Шул акчаның төп өлеше (84 млрд сум тирәсе) ярлы төбәкләргә дотация буларак күчереләчәк, 20 млрд сумы грантлар өчен тотылачак, ә 13 млрд сумы үзәктә калачак.

XS
SM
MD
LG