Accessibility links

шимбә, 25 февраль 2017, Казан вакыты 12:28

#гдеИльдарДадин хештегы белән барган чарада оппозициядәге сәясәтчеләр дә, активистлар да, битараф булмаган гади кешеләр дә катнаша. Алар төрмәдә утырган Илдар Дадинның хатыны Анастасия Зотованы куәтләп, "Илдар Дадин кайда?" дигән сорау куя.

Төрмә җәзасына хөкем ителгән сәяси тоткын Илдар Дадинның кайсы төрмәгә күчерелүе турында инде бер айлап бернинди хәбәр юк. Аның хатыны Анастасия Зотова бу мәсьәләгә игътибарны төрлечә юнәлтергә тырыша, әмма әлегә бернинди җавап ала алмый.

Аның гозерен күтәреп алган активистлар Facebook, Twitter, Instagram челтәрендә #ГдеИльдарДадин (#WhereisIldarDadin) хештеглары белән үзләренең яки Дадинның фоторәсемен урнаштыра. Бу хәбәрләр @tmoskalkova дигән махсус тамга белән Русиянең кеше хокуклары өчен җаваплы вәкиле Татьяна Москальковага җибәрелеп бара.

Сәясәтче Дмитрий Гудков үзенең Facebook битендә: "Бу проблемның иң куркыныч ягы шунда: без җәзаларны үтәү федераль хезмәтеннән Илдар Дадинның кайда булуын ачыклауны таләп иткән мәлдә, ул бәлкем исән дә түгелдер" дип язып чыкты.

Оппозициядәге сәясәтче Алексей Навальный "Дадинны һәм аның туганнарын чын мәгънәсендә җәберлиләр, нигә аның кайда булуын әйтмәскә? Моның сере нәрсәдә?" дигән сорау куя. Аның бу язуын 900дән артык кеше уртаклашкан.

Сәяси темага шаяртып игътибар җәлеп итергә теләүчеләр дә булды. Мәсәлән, үзен Александр Барошин дип таныткан бер кеше полиция хезмәткәрләренең көлкеле рәсемен куйды.

Петербурда яшәүче активист Динар Идрисов Дадинны эзләү чарасын куәтләп, мөмкин кадәр күбрәк кешене #ГдеИльдарДадин хештегы белән хәбәрләр бастырырга чакырды. Бу язу Фейсбукта, Твитерда иң популяр хештеглар арасына күтәрелгән. Әмма күпләрне кызыксындырган "Илдар Дадин кайда?" дигән сорауга әлегә җавап юк.

Социаль челтәрдә чара барган арада, 4 гыйнвар Мәскәүдә Илдар Дадинның кайда икәнен ачыклау таләбе белән Җәзаларны үтәү федераль хезмәт бинасы каршында ялгыз пикетта катнашучылар тоткарланды. Аларны полициядә 4 сәгать тотканнан соң иреккә чыгардылар.

2 гыйнварда "Кеше хокуклары өчен" иҗтимагый хәрәкәт җитәкчесе Лев Пономарев Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенә Дадинның кайдалыгын әйтүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Шундый ук мөрәҗәгать белән "Эхо Москвы" радиосының баш мөхәррире Алексей Венедиктов та чыккан иде.

Сәяси тоткын Илдар Дадинның төрмәдә җәзалануы турында җәнҗал чыкканнан соң, ул Карелиянең Сегежа шәһәреннән бүтән шәһәргә күчерелгән дигән хәбәр таралды.

5 декабьдән башлап Дадин турында берни билгеле түгел. Хокук яклаучы Лев Пономарев радиобызга аңлатканча, бер төрмәдән икенчесенә күчерү берничә атнага сузылырга мөмкин. Әмма Дадин очрагына килгәндә, бу чамадан тыш озакка сузылды, диде ул.

2014 елда Мәскәү полициясе Дадинны протест чарасы вакытында тоткарлаган иде

2014 елда Мәскәү полициясе Дадинны протест чарасы вакытында тоткарлаган иде

Берничә тапкыр ялгыз пикетка чыккан Дадин – Русиядә "Җәмәгать чараларын уздыру тәртибен берничә тапкыр бозу" маддәсе нигезендә гаепләнеп хөкем ителгән беренче кеше.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG