Accessibility links

Кырымтатар Севиль Шайдә Романия вице-премьеры итеп билгеләнде


Севиль Шайдә
Севиль Шайдә

Чыгышы белән кырымтатар Севиль Шайдә хөкүмәт башлыгы итеп билгеләнгән булса, Европа Берлегендә беренче мөслимә премьер-министр булыр иде.

Чәршәмбе көнне Романия хәкүмәте расланды. Премьер-министр урынына кырымтатар Севиль (Җанбәк) Шайдә тәкъдим ителде. 2015 елның маенда Романиянең Төбәкләр үсеше һәм дәүләт идарәсе министры итеп куелган Шайдә вазифасына керешкәндә кулына Коръән тотып ант иткән иде.

Севиль Шайдә кулын Коръәнгә куеп ант итә, 2015 елның май ае
Севиль Шайдә кулын Коръәнгә куеп ант итә, 2015 елның май ае

1964 елда Гөстәнҗәдә (Констанца) туган Севиль Шайдә Романиядә танылган галим профессор Кемаль Карпат нәселеннән. 1987 елда Бухарестның Икътисади академиясендә икътисад һәм кибернетика факультетын тәмамлаганнан соң Севиль Шайдә АКШта укыган. Кире Гөстәнҗәгә кайтып мәгълүмати технологияләрне идарә итү өлкәсендә эшләгән. 2012 елдан бирле Төбәкләр үсеше һәм дәүләт идарәсе министрлыгында эшләгән.

"Бик яхшы вариант иде"

Парламентта чыгыш ясаган яңа хәкүмәт рәисе Сорину Гриндяну, Севиль Шайдә хәкүмәт рәисләгенә бик яхшы вариант иде, диде. Аның премьер-министр итеп билгеләнмәү сәбәпләре берничә була ала. Төркиядә премьер-министр Тансу Чилләр (1990нчы еллар) һәм Косовода президент Атифете Яхьяганы (2011-2016) санамаганда, Европада моңарчы мөселман хатын-кыз премьер-министрларның булганы юк. Мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә зур шау-шу Шайдәнең нәкъ дини карашлары тирәсендә туды. Романиянең 80% христианнар, мөселманнар саны 1%ка да тулмый.

Романиянең яңа хөкүмәте
Романиянең яңа хөкүмәте

Мигрантларга каршы көчләр, ул премьер булса, квоталарны арттырачак, дип борчылды. Моңарчы Романия Якын Көнчыштан качакларны үзенә бик алмаган иде.

Севиль Шайдә һәм аның иренең (ул Сүриядән) 2015 елдагы финанс декларацияcенә караганда, гаиләнең Сүриядә милке бар. Ачык итеп игълан ителмәсә дә, бу гаиләнең Сүриядә Бәшәр Асад режимы белән элемтәләре булганы фаразлана. Ире 2015 елда гына Романия ватандашлыгы алган, 2011 елга кадәр Сүриянең авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләгән, дип хәбәр ителә.

Романия татарлары Севиль Шайдәнең яңа вазифасына да сөенә. 5 гыйнвар илнең ике яңа вице-премьеры һәм 26 министр Котроченя сараенда президент катнашында ант итеп вазифаларына кереште.

Романиядәге 25-40 меңлек татарлар Кырымнан читтә яшәүчеләр арасында иң оешкан диаспора санала. Романиянең элекке һәм хәзерге парламентында татар депутатлары булуы, Севиль Шайдәнең узган елдан бирле төбәкләр үсеше һәм дәүләт идарәсе министры булуы Романия татарларының сәяси һәм иҗтимагый тормыштагы урынын күрсәтә. Романиядә иң күп татарлар Кара диңгез буендагы Гөстәнҗә (Констанца), Добруҗа якларында яши. Соңгы елларда яхшырак эш эзләп яшьләр башкала Бухарестка китә.

XS
SM
MD
LG