Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тәртип" – коммерция өчен уңышсыз формат, дәүләттән башка яши алмас иде"


Сишәмбе Татарстан медиасында "Тәртип" радиосы урынына Business FM радиосы киләчәк дигән хәбәр таралды. Ләкин "Тәртип" җитәкчесе Марат Ибләминов Азатлыкка радио бүген эшли, алга таба да эшләячәк дип белдерде.

Миллиардер Владимир Лисин тоткан "РуМедиа" медиаширкәте Татарстан эшмәкәрләре Зөфәр Ганиев белән Марат Ибләминовның Казандагы өч радиоешлыгын сатып алган дип язды Бизнес онлайн. Басма мәгълүматларына караганда, "Европа плюс", "Дорожное радио" һәм "Тәртип" радиоларының ешлыклары 140-180 млн сумга сатылган булырга мөмкин.

Татмедиа җәмгыятенең радиолар белән эшләү департаменты җитәкчесе Алмаз Миргаязов "Тәртип" тирәсендәге бу хәлләрне әлеге радионың коммерция ягыннан уңышсыз проект булуы белән аңлатты.

"Тәртип" – коммерция өчен уңышсыз формат, дәүләттән башка яши алмас иде"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:48 0:00

"Бүген FM диапазонында эшләүче теләсә кайсы радио теге яисә бу дәрәҗәдә коммерция нигезенә корылган бизнесның бер күренеше, шуңа күрә моннан ниндидер милләткә каршы сәясәт күрү ялгышлык. "Тәртип"нең формат нигезен ретро җырлар тәшкил итте, әмма аларның сыйфаты моннан 20-30 ел элек булган дәрәҗәдә. Безнең көнгә килеп җиткәнче ул фонограммалар үзләренең эстетик сыйфатын югалтканнар, радиода кулланырлык дәрәҗәдән төшеп калганнар. Өстәвенә, максатчан аудитория – 55-60 яшьтән өлкәнрәкләр, алар реклама бирүчеләр өчен кызыклы түгел. "Тәртип" коммерция ягыннан үзен-үзе аклый алмады дип саныйм, алай булмаса, радионы бәлки сатмаган да булырлар иде. Аның башка кулларга күчәчәген күптәннән белә идем. "Тәртип" юкка чыкса, татар мәгълүмат чаралары зыян күрмәс дип әйтмим, чөнки һәр ресурс нинди дә булса социаль төркемнең игътибарын җәлеп итә, кемдер әлеге радионы тыңларга күнеккән. Әмма дәүләт ярдәменнән башка бу авыр йөкне тарту кыен. Тик дәүләт ни өчен аңа ярдәм итәргә тиеш соң? "Тәртип"кә ярдәм итсә, башка татар телле радиоларга да ярдәм итәргә кирәк булачак. Чөнки алар да татар милләте өчен эшли. Әлегә кайсы радионың иң милли булуын төгәл әйтә алмыйбыз, аны үлчи торган җайланма да юк", ди Миргаязов.

Азатлык "Тәртип" радиосына бәйле үзгәрешләр турында аңлатма сорап радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлевага да мөрәҗәгать итте.

please wait

No media source currently available

0:00 0:00:52 0:00
йөкләү

"Тәртип радиосын, хәзер интернетта ничек бара, шулай тапшыруын дәвам итәчәкбез. Ешлыкта тапшырулар турында әйтә алмыйм, анысын белмим. Башкортстанда тапшырулар ничек булачагын да әйтә алмыйм", диде Исмәгыйлева.

"Тәртип" радиосын тыңлаучылар радионың социаль челтәрдәге төркемендә дә бу хакта борчылып язган. Әмма Исмәгыйлева анда сорау бирүчеләргә дә җавап бирерлек мәгълүмат юк дип аңлатты.

Марат Ибләминов
Марат Ибләминов

"Тәртип" радиосы җитәкчесе Марат Ибләминов Азатлыкка радио бүген эшли, алга таба да эшләячәк, дип белдерде. Ул шулай ук "Тәртип"не Башкортстанда да тыңларга мөмкин булачагын әйтте. "Анда инде бар да әзер", диде җитәкче. Әлеге республикада радионың беренче бүлеген Туймазыда гыйнвар-февраль айларында ачачаклары әйтелгән иде.

"Тәртип" – хосусый радио. Ул аерым шәхесләрнең акчасына яшәде. Радио хуҗалары икътисади кыенлыклар аркасында ешлыкны сатарга мөмкин дигән фаразлар да бар. Татарстан хөкүмәтеннән ярдәм булган булса, аларга мәсьәләне хәл итү күпкә җиңелрәк булган булыр иде дигән караш бар. Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев "Тәртип" җитәкчеләре Татарстан хөкүмәтеннән ярдәм сорамады дип белдерде Азатлыкка.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

"Әгәр ул ябыла калса, бик кызганыч булачак. Тик мин бу хакта рәсми белдерүләрне дә, документларны да күрмәдем. Мин "Тәртип"не еш кына машинада тыңлыйм, ул башка радиостанцияләрдән аерылып тора. Татарның классик җыр сәнгате үрнәкләре, шигырьләр яңгырый, дини тапшырулары да бар. Күңелгә ятышлы радио ул. Икътисади кыенлыклар аркасында ябыламы, башка сәбәпме – шулай ук әйтә алмыйм. Татарстан хөкүмәте турыдан-туры аларны финанслый алмый, бу – хосусый радио. Әмма төрле грантлар аша финанслар табып булыр иде. Татарстанның дәүләт телләрен саклау һәм үсешен тәэмин итә торган дәүләт програмы да бар. Аның аша да чара күреп булыр иде. Тик мин "Тәптип" җитәкчеләренең бездән яки хөкүмәттән ярдәм сораганнарын белмим", диде Азатлыкка Разил Вәлиев.

Роскомнадзор сайтында күренүенчә, "Тәртип" радиосы ешлыгында инде Business FM дигән мәгълүмат чарасы исеме язылган. "Тәртип"кә 2012 елның 23 октябрендә бирелгән лицензия 2022 елга кадәр гамәлдә.

"Тәртип" 2008 елда ачылган иде. Ләкин берничә айдан эшчәнлеген туктатты. 2014 елның апрель аенда ул 93,5 ешлыгында кабат дулкыннарга чыга башлады.

"РуМедиа" ширкәте – реклама агентлыгы, Мәскәүдә ике радиостанция һәм ике интернет-портал, Липецкида дүрт радиоешлык һәм телевидение активлары тота.

XS
SM
MD
LG