Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчетнең элекке баш архитекторы "хурлык тактасы"на эленгән фотосы өчен мәхкәмәгә бирмәкче


Кырым түрәләренең хурлык тактасы
Кырым түрәләренең хурлык тактасы

Элек Казанның баш архитектор булып эшләгән Эрнст Мәүлетов Акмәчет баш архитекторы вазифасыннан канунсыз алынуы турында мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән булган. Хәзер ул үз фотосын шәһәрнең "Хурлык тактасы"ннан алып куюны таләп итәчәк.

Акмәчетнең элекке баш архитекторы Эрнст Мәүлетов үз фотосын "Кырым түрәләренең хурлык тактасы"на урнаштырган өчен шәһәр хакимиятен мәхкәмәгә бирергә җыена, дип яза РИА Новости.

"Үзегез күзалдына китерегез, әгәр сезне бернинди мәхкәмәсез кемнеңдер теләгенә карап бөтен халык күзалдына чыгарып куйсалар. Бу Урта гасырларга һәм инквизициягә охшаган. Якын араларда мин мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә җыенам", дигән Мәүлетов.

Кырым мәхкәмәсе гадел карар чыгармаса, ул башка төбәк мәхкәмәләренә мөрәҗәгать итәргә җыена.

2016 елның ноябрендә Кырым башлыгы Сергей Аксенов Эрнст Мәүлетовны вазифасыннан алу турында белдергән иде. Ул анда елъярым эшләде. Соңрак архитекторның фотосын "Кырым түрәләренең хурлык тактасы"на элгәннәр.

2005-2009 елларда Эрнст Мәүлетов Казанның баш архитекторы булып эшләгән иде.

XS
SM
MD
LG