Accessibility links

Кайнар хәбәр

Февральдә нинди кино карарга?


"Албасты тавышы" фильмыннан күренеш
"Албасты тавышы" фильмыннан күренеш

Азатлыкның Киноханә шәлкеме айлык күзәтү тәкъдим итә. Хоррор яратучыларга - "Шалтыратулар", әкият яратучыларга - "Албасты тавышы", тарих яратучыларга "Бөек дивар" фильмнары турында сөйлибез.

Февраль аен артык зур, көтелгән премьераларга бай дип әйтеп булмый. Шулай да безнең игътибарны җәлеп итә алган берничә кино бар. Бу ай кинога барыргамы-юкмы дип шикләнсәгез, безнең күзәтүне укырга киңәш итәбез.

Бөек дивар (The Great Wall​)

Кайбер илләрдә бу фильм инде 2016 елда күрсәтелә башлаган, Русия белән АКШта премьера февраль уртасына гына каралган. Фильм Кытай халкын төрле янаулардан сакларга чакырган дивар турында сөйли.

Авантюристлар төркеме кара дары серен ачыклап, аны Европага китерү максаты белән Кытайга юл тота. Юлда зур авырлыклар кичереп, аларның бары тик икесе генә Бөек Кытай диварына барып җитә, шунда алар әсирлеккә эләгә. 25 ел элек Кытайга шундый ук максат белән килгән европалы белән танышып, алар даими рәвештә диварга һөҗүм итүчеләр турында һәм һөҗүм итүчеләрне туктату - дөньяны коткару икәнен белә.

"Бөек дивар" - АКШ һәм Кытайның уртак җимеше. Режиссеры - Кытайдан Чжан Имоу булса, продюсерлык һәм сценарий язу американнар кулында. Актерлар төркеме катнаш: танылган Мэтт Дэймон, Уиллем Дефо кебек артистлар белән беррәттән кытай актерларын да күреп була. Фильм бу елның иң көтелгәннәре исемлегенә керә.

Шалтыратулар (Rings)

Хоррор жанрын яратучылар бу айда иң популярлардан саналган "Шалтыратулар" фильмының дәвамын күрә алачак. 2002 елда чыккан һәм классик куркыту фильмына әйләнгән кинода видеокассет караган һәр кешегә шалтыраталар һәм аларның 7 көннән үләчәген хәбәр итәләр. Фильм күпсанлы пародияләр, охшаш фильм һәм сюжетлар булдыруга китерде.

Хәзер Һоливуд фильм дәвамына тотынган. Вакыйгалар шул ук видеокасет тирәсендә бара. Яшь егет шул күпсанлы үлемгә китергән касетка бәйле вакыйгаларны өйрәнә, кыз дусты исә аны үлемнән сакларга тырыша. Кыскасы, фильм күңелне бераз тәэсирләндерергә теләгән кешеләргә ошар.

Албасты тавышы (A Monster Calls)

"Фавн лабиринты" дигән фильмны караганыгыз булса, бу фильм тудырган атмосферны аңларсыз. Бер үк вакытта әкият, маҗаралы фильм булып, биредә депрессив караңгылык та урын алган.

Фильм зур авырлыклар кичергән Коннор исемле малай турында. Аеруча авыр вакытларда булмас хәл башлана: тәрәзә янындагы тиле нарат агачына җан керә һәм ул зур албастыга әйләнә. Төннәрен албасты Коннорга үзеңдә көч табу, дөнья җимерелгәндә дә өметсезләнмәү, хәрәкәт итү кирәк дигән әкият-хикәяләр сөйли.

Фильм каршылыклы хисләр тудыра. Бу бер үк вакытта тормышчан кино да, фэнтези да, психологик фильм да. Һәм аны бары тик әкият буларак түгел, ә җитди проблемнар турындагы фильм дип кабул итү дөресрәк булыр.

* * *

Февраль ае - кино өлкәсендә иң мөһим "Оскар" премиясен тапшыру ае. Быел тантана 26 февраль көнне уза. Азатлык, гадәттәгечә, бу чараны яктыртачак. Иң күп номинацияне "Ла-Ла Ленд" мюзиклы җыйган. Тулы намзәтләр исемлеге белән исә биредә танышып була.

XS
SM
MD
LG