Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Марвеллар" фильмы: эшен "Бисмилла" әйтеп башлаучы яңа каһарман


Камала Хан — сулда
Камала Хан — сулда

Дөньякүләм прокатка "Марвеллар" дип аталган кинокомикс чыкты. Аның иң кызыгы – зур экраннарда беренче тапкыр мөселман кызы — каһарман пәйда булды. "Киноханә"дә Мисс Марвел турында сөйлибез.

8 ноябрь көнне дөнья буйлап "Марвеллар" фильмы күрсәтелә башлады. Урыс телендә аңа "Капитан Марвел 2" исемен куштылар. Марвел кинокомикслар дөньясының бер өлеше булган бу фильмда берьюлы өч каһарман бар: Капитан Марвел, Моника Рамбо һәм безгә кызык булган Мисс Марвел, яки Камала Хан.

Ул нинди ягы белән кызык? Эш шунда ки — бу зур экраннарга беренче тапкыр мөселман каһарманының чыгу очрагы. Һәм бу фильмга һәм аңарчы чыккан сериалга мөселманнар һәм ислам турында мәгълүмат бирүгә, Америкада мөселманнар тормышын сурәтләүгә китерә.

Фильмның үзендә Камаланың мөселман булуы ачыктан кычкырып тормаса да, ул үзе ябык киемнән йөри. Фильм ахырына таба һөҗүмгә әзерләнгәндә ул бисмилласын да әйтә. Ә инде аның абыйсы Әмиргә кинода иң шәп шаяртуларның берсе бәйле: ул утырган очкыч казага юлыгып, төшә башлагач, Әмир куркудан шәхәдә сүзләрен әйтә башлый. Аптырап, төп геройларның берсе "син дога кыласыңмы әллә?" дип сорый. Оялган Әмиргә ул "туктама, безгә хәзер теләсә нинди ярдәм кирәк" дип әйтә.

Кинода ислам турында бик күп мәгълүмат булмаса да, аңарчы чыккан сериалда ул күпкә күбрәк. Ләкин барысын да чиратлап сөйлик.

Камала Хан — кем ул?

Камала — чыгышы белән Пакьстанлы 16 яшьлек американ кызы. Ул Дҗерси-Ситида яши һәм гап-гади американ мәктәбендә укый. Камаланың ата-анасы — мөселманнар, алар кызларының тәртибе һәм тотышын кырыс кына күзәтеп тора. Камала суперкаһарманнар турында комиксларны яратып укый, хәтта үзе дә комикслар ясый. Аның төп кумиры — Кэрол Дэнверс, ягъни Капитан Марвел.

Бер көнне Камала Терриген дип аталган томан тәэсиренә эләгә, бу аңа гадәти булмаган көчләр бирә. Шулай итеп кыз "полиморф"ка әйләнә, ул үз тәне зурлыгын үзгәртә һәм кул-аякларын озынайта ала. Ул үзенең туган шәһәрен явызлыклардан яклый башлый.

Камала Хан ролен башкаручы Иман Вәллани
Камала Хан ролен башкаручы Иман Вәллани

Яңа герой Уйлап табучы исемле явыз герой белән көрәшә, шулай ук Капитан Марвел, Үрмәкүч-кеше, Локи һәм башка каһарманнарга да ярдәм итә.

Камала Хан герой комикслар өчен — чагыштырмача яңа каһарман. Аның турында беренче комикс 2014 елда гына чыкты. Дж. Уиллоу Уилсон сценарие һәм Адриан Альфон рәсемнәре белән чыккан комикс беренче тапкыр мөселман-персонажы баш исемгә чыккан әсәр булды.

Шул ук вакытта Мисс Марвел — комиксларда беренче мөселман персонажы түгел. Моңарчы ук комиксларда Саймон Баз, Тузан, Эм кебек мөселман геройлары булган. Ләкин алар барысы да икенче планда катнашкан, төп каһарман түгел иделәр.

Шунысы кызык: бу персонаж реаль кеше, Marvel мөхәррире, аны уйлап тапкан һәм үзе чыгышы белән пакьстанлы булган Сана Әманатка нигезләнгән. Ул үзе болай сөйләде:

— Мин Стивка (Стив Уокер — Marvel мөхәррире) үземнең балачагымнан төрле кызыклы һәм сәер хәлләр турында сөйләдем, бу аңа бик көлкеле булып тоелды. Бу комикслар сериясе мөселман-американ диаспорасын чын булганча өйрәнү теләгеннән туды, — диде ул.

Авторлар суперкаһарманны хиҗапка япмадылар, шул ук вакытта аның костюмы мәдәни үзбилгеләнүне чагырдырсын дип теләде. Шуңа күрә Камала ябык киемнән йөри.

Бу герой нигә популяр булды?

Әлбәттә, популярлыкның төп сәбәбе булып Америка өчен бик мөһим булган азчылыклар темасын атап була: Камала — мөселман, ул башка суперкаһарманнардан аерылып тора. Бер яктан, Камала — Көнбатыш мәдәниятендә үскән кеше, икенче яктан — ул намаз укый, дингә хөрмәт белән карый. Шулай да, ул яшүсмер буларак вакыт-вакыт ата-анасы белән бәхәсләргә керә.

Кино тәнкыйтьчеләре Камаланың популяр булып китүнең тагын бер сәбәбен атый. Комиксларга соңгы арада табигыйлык җитми, ди алар. Күпчелек геройлар — гади кешеләр түгел, алар төрле планеталардан, баштан ук ниндидер сихри көчкә ия. Камала исә — гап-гади мәктәп укучысы, аның проблемнары күп, гаиләсендә гел шау-шу чыгып тора.

"Марвеллар" фильмы трейлеры:

Бу яктан Мисс Марвелны еш кына комиксларда иң популяр геройларның берсе Үрмәкүч-кеше белән чагыштыралар. Питер Паркер да — гадәти мәктәп укучысы, еш кына ул авыр сөякле, оят уята торган төрле хәлләргә юлыга. Бу укучыларга үзең каһарман белән тиңдәш санарга, аны үз итәргә мөмкинлек бирә. Мәктәптә уку, уңышсыз гашыйк булу, гаилә проблемнары һәм башкалар — моны комикслар уңышының сәбәбе дип карыйлар.

Камала гаиләсе һәм "Мисс Марвел" сериалы

Камала традицион пакьстанлы гаиләдә туып үсә. Әнисе Муниба, шулай ук яулык япмый, ләкин мөселман гадәтләренә тугъры. Йосыф исемле әтисе намаз укырга җирле мәчеткә йөри. Абыйсы Әмир дә бар, ул гаиләсендә иң дини кеше буларак сурәтләнә.

Сүз уңаеннан, сериалда мәчет белән бәйле Русия мөселманнарына да бик "таныш" булган бер вакыйга да бар. Камаланы эзләргә килгән ФБР агентлары мәчеткә дорфа рәвештә бәреп керә, һәм намаз укый торган җиргә тышта йөри торган аяк киемнәре белән баса. Мәчет имамы аларга итәгатьле генә моның хөрмәтсезлегенә ишарәли. Мәскәү өлкәсе мөселманнарына бу күрешен яхшы таныш.

Камаланың әнисенә караганда еш кына гадәти татар әнисе күз алдына килә. Ул артыгы белән шомлы, кызы өчен бик борчыла, "кызым, туганнар, күршеләр алдында оят булмасын" дип тырыша. Шул ук вакытта ул кызын чиксез ярата һәм аның өчен барысын да эшләргә әзер.

Сериалда яшүсмер Марвелның гаиләсе белән даими ызгышулары күрсәтелә. Бу гадәти "аталар һәм балалар" низагына биредә Көнбатыш дөньяви тормыш белән мөселман гадәтләренең низагы да кушыла. Үзләре Пакьстанда туып үскән әти-әниләре, әлбәттә, мөселман һәм мәдәни мәдәниятнең саклануын тели. Инде Америкада туып үскән яшүсмер исә яшьтәшләре ни дияр дип ояла, дингә хөрмәте булуына карамастан, дөньяны инде бераз башкача кабул итә. Сериал азагына таба гаилә татулыкка һәм компромиссларга ирешә.

"Мисс Марвел" сериалы трейлеры:

Динилеккә килгәндә, монда төп "вәгазьче" роле Камаланың абыйсы Әмиргә бирелә. Бер сериядә ул ашау алдыннан озак кына дога кыла. Моңа әтисе "ашаганчы шулай озак дога кылсаң, ачтан да үлә аласың" ди. Әмир исә җавап буларак "Аллаһ сине берәр вакыт гафу итсен" дип җавап бирә. Менә шундый гаилә.

Кемгә карарга кызык булыр?

Әлбәттә, фильм һәм сериалның төп вакыйгалары, беренче чиратта, гадәти булмаган тылсымлы көчләр, суперкаһарманнар һәм аларның дошманнары тирәсендә бара. Шуңа күрә, аларны бары тик мөселман эчтәлеге сәбәпле карау зур кызыксыну уятмас.

Шул ук вакытта, сериалда ислам һәм милли-мәдәни тамырларга күпкә күбрәк урын бирелә. Биредә гаиләдәге гадәтләр, җирле мәчет һәм андагы тормыш, Америкага эмиграция һәм туган тамырлар турында темалар киң яктыртыла. Югарыда телгә алынган Көнбатыш-Көнчыгыш каршылыгы да әзме-күпме күрсәтелә.

Фильмда исә төп вакыйгалар галәмдәге маҗаралар һәм башка геройлар мөнәсәбәтләре тирәсендә бара. Шулай да мөселман гаиләсе күрсәтелә.

Шуңа күрә фильм, беренче чиратта, Марвел комикслары һәм фильмнары белән кызыксынучыларга яраклы. Шул ук вакытта, Америкада мөселманнар, иммигрантлар тормышы темасына битараф булмаучыларга да күз салып була, ләкин — әкият каравын исәптә тотуын онытмыйча.

Белешмә: "Марвеллар" фильмы
Чыгу елы: 2023
Жанры: фэнтези, маҗаралар
Режиссеры: Ниа ДаКоста
Төп рольләрдә: Бри Ларсон, Тейона Паррис, Иман Вәллани, Сэмюэл Л. Джексон
Бюджеты: $220 000 000
Рейтингы: PG-13 (13 яшькә кадәр балаларга янында әти-әнисе булуы киңәш ителә)

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG