Accessibility links

Кайнар хәбәр

Апрельдә Рига белән Казан арасында очышлар башлана


Казан белән Рига арасында апрельдә ачылачак очышлар 2 сәгать 25 минут дәвам итәчәк. Билет бәясе бер якка 99 евродан башлана.

Латвиянең АirBaltic һава ширкәте 2017 елның 26 апреленнән Рига-Казан арасында очышлар башлый дип хәбәр итә ширкәтнең матбугат хезмәте.

АirBaltic ширкәтенең беренче вице-президенты Вольфанг Рейсс "әлеге маршрут Казан һәм Рига арасындагы эшлекле һәм туристик элемтәләрне ныгытачак, Рига һава аланы аша Көнбатыш Европа һәм Скандинавия шәһәрләре белән уңайлы тоташтыру урыны булып торачак", дип белдерә журналистларга.

АirBaltic Ригадан Казанга очышларны атнасына ике тапкыр Boeing-737​ очкычында оештырачак. Ике шәһәр арасында очыш 2 сәгать 25 минут дәвам итәчәк. Билет бәясе бер якка 99 евродан башлана (якынча 6 мең сум).

Татарстан башкаласыннан Латвия башкаласына авиаочышлар ачылу турында республика президенты Рөстәм Миңнехановның Ригага эш сәфәре вакытында AirBaltic ширкәте җитәкчелеге белән очрашуында билгеле булган иде. Рига мэры Нил Ушаков Миңнехановка Казан белән Рига арасында аваиочыш ачу кирәклеге турында әйткән иде.

Казаннан тыш, AirBaltiс һава ширкәте Русиянең Мәскәү һәм Петербур шәһәрләренә дә очышлар оештыра. Гомумән, AirBaltiс 60лап шәһәргә рейслар башкара.

XS
SM
MD
LG