Accessibility links

якшәмбе, 30 апрель 2017, Казан вакыты 21:54

Православ татарлар Мәскәүдә чиркәү ачып, анда керәшеннәрне дә җәлеп итмәкче. Керәшеннәр үзләрен православ татарлар хисабына кертүгә каршы.

Православ татарлар Мәскәүдә чиркәү ачачак. Бу хакта Азатлыкка КФУ доценты, тел галиме Николай Максимов әйтте.

“Безнең керәшеннәрнең Казандагы Тихвин чиркәвенә өч мишәр егете һәм бер кыз килде, мин аларның исемнәрен әйтә алмыйм. Алар христиан диненә күчкән татарлар өчен чиркәү ачуны Мәскәү мэриясе белән инде килештергән. Безне дә татар керәшеннәре буларак шул чиркәүгә чакырабыз, диделәр, ләкин без баш тарттык.

“Без татар керәшеннәре түгел, без керәшеннәр һәм сезнең белән бер чиркәүдә булмыйбыз дидек”, дип сөйләде ул Азатлыкка.

Николай Максимов

Николай Максимов

Керәшеннәр белән православ татарлар җәмгыяте арасында киеренкелек арта бара. Православ татарлар җәмгыяте җитәкчесе Динара Бухарова АКШ президенты Дональд Трампка мөрәҗәгать иткәннән соң, бу оешма белән кызыксынып керәшеннәргә мөрәҗәгать итә башладылар. Керәшеннәр алар белән бер үк түгеллеген аңлатырга тырышты, әмма православ татарлар аларны үзеннән ерак җибәрмәде. Ахыр чиктә инде керәшеннәр аңлатмалар белән чыгарга мәҗбүр булды.

Керәшен дини миссиясе җитәкчесе Димитрий Сизов һәм "Татарстан Республикасы керәшеннәре иҗтимагый оешмасы"ның башкарма комитеты рәисәсе Людмила Белоусованың “Туганайлар” газетасында урын алган язмалары моңа дәлил булып тора. Әлеге белдерүләрнең икесе дә Мәскәүдә “Раштуа укулары” кысаларында оештырылган “Православ татарлары” (керәшен татарлары, кряшены, ногайбәкләр). Тарих. Миссия. Татар халкы киләчәгендә православие” дигән секциягә бәйле булды.

Димитрий Сизов күп кенә керәшеннәрнең “православ татарлар” белән “керәшеннәр”не тәңгәлләштереп күрсәтүгә каршы чыгуларын әйтте.

“Православ татарлар алар беренче яки икенче буында православие динен кабул итүчеләр, ә керәшеннәр берничә гасыр дәвамында төрки һәм фин-угыр мәдәнияте, төрки тел һәм православ дине катнашында барлыкка килгән этнос”, ди ул.

Сизов православ татарларның үз санын арттыру өчен керәшеннәрне файдалануларын оятсызлык дип атады. “Сез керәшеннәрне православ татарлар дип атап үзегезгә карата каршы гына куясыз һәм үзегездән этәрәсез”, диде рухани.

Чыннан да Мәскәүдәге православ татарлар җәмгыятенең үз чараларында керәшеннәрне файдаланырга тырышуы ачык чагыла. Шул ук “Раштуа укулары” кысаларында узган секциядән соң “православ татарлары җәмгыяте” җитәкчесе Динара Бухарова урыс православ чиркәве патриархы Кириллга мөрәҗәгать кабул итүләрен әйтә. Әлеге мөрәҗәгать Бухарованың Facebook битендә урын алган.

Анда татар православ мәхәллә (приход) булдыру турында килешенүе һәм аны теркәү өчен Кириллның ризалыгын (благословение) соравыннан тыш, калган үтенечләр керәшеннәргә кагыла дисәк ялгыш булмас. Аерым алганда анда Казанда элек керәшен-татар мәктәбе булган бинаны керәшеннәргә кайтару, Җучи Олысының өченче хакиме, Батуның өлкән улы, христиан динен тоткан Сартак хан, миссионерлар Николай Ильминский, Василий Тимофеевны изгеләр исемлегенә кертү сорала.

“Без сездән керәшен татарлары белән урыс православ чиркәве элемтәләрен торгызуны сорыйбыз. Элек бу элемтәләр булган. Шулай ук барлык татар (кряшен, ногайбәкләр) чиркәүләре өчен Мәскәүдә резиденциясе булган татар телле епископ булдыру мәсьәләсен хәл итүне һәм Мәскәүдә православ татар җәмгыятен булдыру һәм теркәүгә ризалык бирүегезне үтенәбез”, диелгән патриарх Кириллга язылган мөрәҗәгатьтә.

Людмила Белоусова бу мөрәҗәгатьтә керәшеннәргә карата әйтелгән мәсьәләләрнең инде хәл ителүен әйтә. Шул ук элек керәшен-татар мәктәбе бинасы урынына керәшеннәргә яңа бина бирелүен, Ильминский белән Тимофеевны изгеләр исемлегенә кертү эше дә күптән баруын искә ала.

Людмила Белоусова

Людмила Белоусова

“Алар (православ татарлар) керәшен мәсьәләсен үз файдасында куллана. Безнең каршы килүләргә карамастан керәшеннәрне автоматик рәвештә “православ татарлар” хисабына кертә. Керәшеннәрдән ризалык алмыйча алар исеменнән чыгышлар ясый, Татарстанга киләләр, керәшен традицияләренә һәм православ тәгълиматларга туры килмәгән төрле “әдәбият” тараталар.

Православиены беренче буында кабул иткән үзләрен “православ татарлар” дип атаучыларның традиция һәм гореф-гадәтләре юк. Тарихи һәм мәдәни мирас турында инде әйтеп тә торасы юк. Шуңа алар керәшеннәрнең мәдәни байлыгын кулланып, абруйларын арттыру һәм максатларына ирешү өчен үзләренеке итеп күрсәтергә тырыша. Алар керәшен сүзенең дингә бәйле булмауны истә тотмый. Татарстанда хәзер дә мәҗүси керәшеннәрдән торган кечкенә төркем яши”, ди Белоусова.

Аның әйтүенчә, Татарстанда яшәүче керәшеннәрнең үз мәсьәләләрен хәл итү өчен Мәскәүгә мөрәҗәгать итү ихтыяҗы юк. Шуңа алар православ татарларның әлеге белдерүләре Татарстанда дустанә яшәүче керәшен белән татар мөселманнары арасында низаг китереп чыгарыр дип борчыла.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG