Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чукынган татар неофиты авыл тарихын бозып сафаҗайларны рәнҗеткән


Сафаҗай авылы күренеше
Сафаҗай авылы күренеше

Мәскәү татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы Динара Бухарованың Сафаҗай авылы тарихына бәйле сүзләре сафаҗайларны нык рәнҗеткән. Алар Бухарова авыл халкыннан гафу үтенергә тиеш дип белдерә. Азатлык хәбәрчесе Сафаҗайга барып кайтты.

Кушма Штатларының сайланган президенты Дональд Трампка татарлар исеменнән мөрәҗәгатьләр ясаган, үзен “православ татар” дип таныткан, Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы Динара Бухарова шау-шу тудырырлык белдерүләр ясавын дәвам итә. Чираттагысы - үзенең әтисе туып-үскән, Түбән Новогород өлкәсенә караган Сафаҗай авылы хакында булды. Урыс православ чиркәвенең “Спас” дип аталган телеканалында ул Сафаҗайдагы татарлар элек казак булган, анда Питрау, Пыкрау бәйрәмнәре узган, алар исламга соңрак кына күчкән, ә Сафаҗайда исә татарларның чиркәве дә булган дип белдерде.

Динара Бухарова Сафаҗай авылы хакында
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:24 0:00

Сафаҗай – татар дөньясына бертуган Габделгалләм һәм Хөсәен Фәизхановлар биргән авыл. Бүген Түбән Новгород өлкәсенең Пилнә районына караган авылда меңнән артык йортта ике мең ярым татар гомер итә. Авылда урта мәктәп, биш мәчет гөрләп тора.

Авыл тарихы 1451 елдан ук башлана. Ул вакытта Әстерхан якларыннан нугай татарлары, Кадом якларыннан мишәрләр килеп урнаша. Шулай итеп, әле Алтын Урда чорында ук барлыкка килгән татар авылында православ тамырлары ни кадәр тирән? Азатлык шушы сорауга җавап эзләде.

Шәҗәрәче Вафа Камалетдинов: “Динара әкият уйлап чыгарган”

Сафаҗай авылы тарихын, нәсел шәҗәрәләрен өйрәнүче Вафа Камалетдинов Азатлыкка әңгәмәсендә Динара Бухаровага башта авылның тарихын өйрәнергә кирәк дип белдерде.

Вафа Камалетдинов: "Сафаҗай авылы гомер буе ислам динен тотып яшәгән"
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:00 0:00

Бер татар солдаты урыска үз җирен сата, шулай итеп авылда урыслар очы барлыкка килә

– Моннан өч йөз ел элек безнең авылга урыслар килеп урнаша. Бер татар солдаты урыска үз җирен сата да, ул монда үзенең кешеләрен китереп утырта. Шулай итеп бездә урыслар очы барлыкка килә. Алар инешнең ике ягында, бер якта биш хуҗалык, икенче якта алты хуҗалык булып урнаша. Ике ярны тоташтырган күпер дә була. Аларга авылның ул чактагы башлыклары елга буеннан һәм тау башында җир бүлеп бирәләр. Үз җирләре булгач, шунда алар ниндидер кәшәнә төзегән дигән сүз йөри. Әмма ул дөресме-юкмы моны белеп булмый. Ничәдер ел узгач, анда җир убыла да, кәшәнә дигәннәре җир астына китә. Ул хәл моннан ике йөз еллар элек булырга мөмкин.

– Динара Бухарова менә шушы риваятькә нигезләнәме?

– Ул кәшәнә бит татарларныкы түгел, ул урысларныкы.

– Ә ул урыслар кая китеп бетә соң?

– Ситдыйк Якубов дигән безнең авылдаш (“Сафаҗай дәфтәрләре” дип аталган тарихи елъязма авторы – ред.) урысларның безгә килеп утырулары хакында тасвирлап язып калдыра. Ул язмаларны без газетка дә бастырырбыз дип уйлыйм.

Сафаҗай авылы күренеше
Сафаҗай авылы күренеше

Икенче дөнья сугышына кадәр безнең авылда 20-25 урыс йорты булган. Аларның үзләренең клублары, мәктәпләре бар иде. Ул минем дә хәтеремдә. Менә шул урыс очының, хәзерге заманда Шәкүров Исмал абзый йорты турысында Василий дигән урыс тора иде. Шуның йорты янында аралары 80 см чамасы булган дүрт баганага эленгән чаң торган. Менә шул урыс очының кәшәнә сыман әйбере булган. Икенче дөнья сугышы вакытында безнең авылда 180 урыс яшәгән. Алар беркайчан да безнең татарлар белән гаилә корышмаган. Ул урыслар татарча бик яхшы сөйләшкәннәр. 1956 елда шул урысларның бер кечкенә генә кызы инештә батып үлә. Шуннан соң салмак кына берәм-берәм тузына, китә башлыйлар безнең авылдан алар. Шөмерле шәһәренә, Мәдәнә, Борятингә, якын тирәдәге шундый авылларга күчеп бетәләр. 1965 елларга безнең авылда бернинди урыс йорты калмый.

Беркайчан да ул урыслар белән сафаҗайлар арасында үзара низаг, бәрелеш, сугышлар булмаган. Урыслар очының үзләренең бригадасы бар иде. Ул күршедәге Борятин авылы колхозының бригадасы иде. Урыс очы беркайчан да безнең авылга кермәгән. Алар Борятин авылы җирлегенә кергән. Сафаҗай Кызыл Октябрь районына кергәндә дә урыс очы Пильнә районына карый иде.

– Динара Бухарованың Сафаҗай татарлары кайчандыр христиан булган, монда чиркәүләр торган дигәне дөреслеккә туры килми булып чыгамы?

– Бернинди дөреслеккә туры килми. Моны бары тик Динара уйлап чыгарган әкият дияргә кирәк. Безнең татарлар беркайчан да урыс исемнәрен йөртмәгәннәр, авылның татарлар яшәгән җирендә беркайчан да кәшәнәләр булмаган. XVIII-XIX гасырларда көчләп чукындырырга тырышу булган. Чукындырылганнары да дингә кире кайтканнар. Аларның риваятьләрдә сөйләнелгән кәшәнәләре дә авылдан ике чакрым ераклыкта була бит ул. (Авыл харитасын күрсәтеп аңлата – ред.). Бу, кабатлап әйтәм, риваятьләрдәге кечкенә генә агач кәшәнәләре, безне татар авылы саналган, гомер буе ислам динен тотып яшәгән авылыбызга бернинди катнашы юк.

Сафаҗай авылы мәчете
Сафаҗай авылы мәчете

– Динара Бухаровага үзенә ни дияр идегез?

– Кыскача әйткәндә, Динарага бераз гына булса да авылның тарихын өйрәнергә кирәк. Чыш-пыш, имеш-мимешләрдән генә чыгып, бернәрсә белмичә, авылда тормыйча, ниндидер уйдырмалар сөйләп йөрергә кирәкмидер дип уйлыйм. Башта бабаларыңның тарихын өйрәнергә кирәк. Ул Динара бит безнең авылда туган-үскән кеше түгел, безнең авыл мәктәбендә бер ел укып калган инде.

– Ул әтием Сафаҗайныкы дип әйтә?

– Әтисе Сафаҗайныкы, әле дә авылда тора, Мәскәүдән кире күченеп кайтты. Динаралар бит алар өч сеңел, алар барсы да Мәскәүдә туганнар. Аларның әбисе Алия апа 1992 елда үлеп киткәч, Динараның әтисе гаиләсен алып ялгыз калган әтисен карарга дип кайта. Бер ел торгач ул гаиләсен кире алып китте. Бу кызлар безнең мәктәптә бер ел укып калдылар.

Сафаҗайлар Бухаровадан гафу үтенүне таләп итә

Илдар Нуриманов: "Бу провокация"

Динара Бухарованың Сафаҗай авылы хакындагы сүзләре интернетка таралгач ук тарихчы Дамир Хәйретдинов каршы язма белән дә чыкты. Үзе дә шушы авылда туып үскән, Русия диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Илдар Нуриманов, әле башка тарихчылар да бу хакта язып чыгачак, Динара Бухарова чын провокация ясады, ди.

Сафаҗайлар Бухаровадан гафу үтенүне таләп итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:38 0:00

Бернинди чыганакларда да бу авылда чиркәүләр булганлыгы расланмый

– Бу әлбәттә безгә яңалык булды. Без беләбез, тарихчылар белән аралашып торабыз, китаплар чыгарабыз. Авылыбызда беркайчан да чиркәү-кәшәнәләр булганы юк иде. Динара Бохарованың сүзләре – бу, әлбәттә, правокация. Ул, үзе белдергәнчә, христиан динен кабул итеп, үзенең ягына кардәшләренме, авылынмы борырга тырышкалаганын күрәбез. Без бит беләбез, монда Әстерхан якларыннан килеп, авылга нигез салалар. Бернинди чыганакларда да бу авылда чиркәүләр булганлыгы расланмый. Шуңа күрә аның бу сүзләре авыл халкына да, Мәскәүдәге сафаҗайлар өчен дә йөрәккә тигән сүзләр булды.

Без хәзер тарихчыларны яңадан күтәреп, бу хәлләргә җавап әзерлибез. Тарихчы Дамир хәзрәт Хәйретдинов, Ольга Сенюткиналардан безнең авыл тарихын белүче галимнәрдән бу правокациягә карата үзләренең мөнәсәбәтләрен белдерүне сорадык. Дөреслекне язуларын сорадык. Ул безгә карата правокация эшләде. Без аңа карата сүзебезне әйттек: авылда беркайчан да чиркәүләр булмаган һәм булмас та, иншалла, дип борчылып сөйләде Илдар Нуриманов.

Фәрит Каюмов: "Динара Бухарова тизрәк гафу үтенсен"

Православ татар Динара Бухарованың сүзләренә тарихчылар белән дин әһелләре генә түгел, авыл администрациясе башлыгы Фәрит Каюмов та шактый борчылган. Азатлыкка Фәрит әфәнде, Динара тизрәк гафу үтенсен дип белдерде:

– Безнең авыл 700 ел элек барлыкка килгән. Без – чиста мөселманнар. Аны Казан, Түбән Новгород, Мәскәү тарихчылары раслаган. Без ничә ел инде, иңне-иңгә куеп, мукшы, урыс, чуаш белән бергә бик нык дус торабыз. Безнең авылны болай кем дә кимсеткәне юк иде. Мин шуны гына әйтәм: безнең авылны кимсетергә кемнең дә хакы юк. Тирә як авылларга караганда, Сафаҗай – бик зур авыл. Яхшы эшләр белән дан тотабыз. Авылыбыз матур, бай, халкыбыз тырыш. Динара хет нинди динне алсын, аның безнең авыл турында мондый сүзләр әйтергә хакы юк. Мин, авыл башлыгы буларак, халык исеменнән, Динара Бухарова мондый белдерүләре өчен безнең авыл кешеләрненнән тизрәк гафу үтенсен дип таләп итәм.

Сафаҗай авылы капкасы
Сафаҗай авылы капкасы

Сафаҗай авылы башлыгының сүзләрен авыл халкы да хуплый. Рәис Әләүтдинов вакытында мәктәптә Динарага сабак биргән укытучы. Ул да Бухарова әтисенең авылдашларыннын гафу сорарга тиеш дип саный:

– Безнең авылда инде чиркәүләр беркайчан да булмаган. Без урыс-чуашлар белән бик дус торабыз. Һәркемнең дине үзенчә дип карыйбыз инде. Үзебезнең ислам динен тоттык, 7-8 мәчетебез булган. Чиркәү булган дигәннәренә без каршы инде.

Бу яшемә җитеп, безнең Сафаҗай халкы кайчандыр керәшен булган дигәнне ишеткәнем юк иде. Сафаҗай кешесе буларак, Динара Бухаровага мин бик нык ялгыша дип әйтер идем. Ул бит безнең укучы, мәктәптә дә берара укып алды. Мин дә аны укытып алдым бераз. Ул бик хаталы сүз әйткән. Ул гафу сорарга тиеш дип саныйм. Аның бу сүзләре минем дә күңелгә тиде.

Әхмәт Әләүтдинов
Әхмәт Әләүтдинов

Сафаҗай халкы, нәселе авылларына барып тоташкан Динара Бухарованың башка дингә күчүенә нәфрәтләнми, “аның үз эше” дип белдерә. Әхмәт Әләүтдинов аның татар-мөселман авылын кимсетергә аның хакы юк, ул Сафаҗайга ярлык тага дип саный:

– Һәр кешенең үзенең хакы бар, кемдер христиан, кемдер ислам динен тотарга, кемгә дә ышанмаска да мөмкин. Бухарова православиене сайлады икән – динен тотсын. Монда эшебез юк. Әмма тарихны, үзенең халкының тарихын белмичә, ул тулы бер төбәк татарларына, милләткә ярлык тага алмый. Сафаҗай авылы халкына ниндидер ярлык тагарга аның хакы юк. Чөнки тарихчыларыбыз бит безнең авылда элек-электән татар-мөселманнар яшәгәнлеген раслый. Урыс чите булган авылда, әмма алар үзләре аерым торган һәм үз диннәрен тоткан. Әмма керәшеннәр безнең авылда булмаган. Көчләп чукындыру вакытында гына булгандыр.

Динараны күрсәм, үзенең тарихын өйрәнсен дип әйтер идем. Аның сүзләре мине генә түгел, күп кенә сафаҗайларны да кимсетте. Ул беренче чиратта бар халыктан гафу сорарга тиеш.

XS
SM
MD
LG