Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа табылган планеталарда яшәү мөмкинме?


Экзопланеталарда мөмкин булган күренеш, NASA рәсеме
Экзопланеталарда мөмкин булган күренеш, NASA рәсеме

22 февраль көнне NASA җиде яңа экзопланета табуын игълан итте. Элекке табылган планеталардан аермалы буларак, бу экзопланеталарда тормыш булуның ихтималы бик зур. Бу планеталар турында нәрсә билгеле һәм аларда яшәп буламы? Азатлык бу сорауларга җавап эзләде.

Кешелек элек-электән чит планеталарда тормыш табу һәм анда яшәү мөмкинлеге кебек мәсьәләләр белән кызыксына. Ел саен чит планеталарда тормыш кору турында кимендә берничә зур бюджетлы фильм төшерелә һәм миллионнарча хыялый кешене экрандагы галәм сәяхәтләренә җәлеп итә. Мисал өчен, узган елның декабрендә генә чит планетага яшәүне көйләү өчен юл тоткан пассажирлар турында фильм чыкты.

Бу җәмгыятьнең мондый фәнни ачышларга игътибарын арттыра бара. Шуңа күрә NASA игъланы да гаять зур кызыксыну уятты. Күп белгечләр дә аның соңгы еллардагы галәмдә иң зур ачышларның берсе дип атады. Галимнәр төгәл нәрсә тапты һәм ачышның әһәмияте нәрсәдә? Бу сорауларга җавап эзләдек.

NASA нәрсә тапты?

Узган ел TRAPPIST-1 исемле салкын йолдыз тирәсендә 3 планета табылган иде инде. Хәзер исә астрономнар шул системга кергән тагын 4 экзопланета тапты. Систем бездән 39,5 нур елы ераклыгында урнашкан. Бу чагыштырмача якын дип санала.

Ачышның иң зур үзенчәлеге шунда – бер системага 7 планетаның берләшүе бик сирәк күзәтелә. Әйтик, безнең Кояш системы шактый уникаль булып санала. Моннан тыш бу планеталарның бер өлеше йолдыздан тормыш мөмкин булган ераклыкта урнашкан, бу шул планеталарда тормыш ихтималын нык арттыра.

Ул планеталарда тормыш бармы?

Моны, әлбәттә, хәзер үк әйтеп булмый. Тик галимнәр белдергәнчә, планеталарның җидесендә дә су булырга мөмкин. Һәм өч планетада, беренчел анализларга курә, яшәү өчен барлык мөмкинлекләр булуы ихтимал. Ләкин, бу мәсьәләне тирәнтен өйрәнү кирәк булачак.

TRAPPIST-1 һәм Кояш системы планеталарын чагыштыру, NASA рәсеменең татарчага Giylem.tatar тәрҗемәсе
TRAPPIST-1 һәм Кояш системы планеталарын чагыштыру, NASA рәсеменең татарчага Giylem.tatar тәрҗемәсе

Өч планета TRAPPIST-1 йолдызына бик якын тора, шуңа аларда бик эссе булырга тиеш, мөгаен, анда тормыш юктыр. Шул ук вакытта, җиденче планета ерак урнашкан, анда тормыш өчен артык салкын. Уртада булган өч планета исә тормышка яраклы булырга тиеш. Моннан тыш, NASA алты планетада каты өслек булуы мөмкин дип саный. Бу аларны Җиргә охшаш итә.

Табылган планеталар турында күп нәрсә әлегә билгеле түгел. Аларның атмосферы Җир яки Венера атмосферларына охшаш булырга мөмкин, диелә. Үз йолдыз тирәсендә алар 1,5 көннән 20 көнгә кадәр вакыт эчендә әйләнеп чыга.

Ачышның әһәмияте нәрсәдә?

Беренче чиратта безнең планетадан читтә яшәү мөмкинме дигән сорау янә актуальләште. Галимнәр фаразлаган фактлар дәлилләнсә, экзопланеталарда хәтта тере организмнар да табылырга мөмкин. Кембридж университеты галиме Амори Трио "минемчә, без Җирдән читтә тормыш табу юлында зур адым ясадык", дип белдерде.

Җиргә чагыштырмача якын планеталарда яшәү мөмкин булса, киләчәктә аларга очып, колонияләр ясау да мөмкин. Дөрес, әлегә бу фантастика булып кына күренә. "Астрономиядә 40 нур елы – ерак түгел. Ләкин аларга барып җитү әлегә мөмкин түгел. Бу – 380 триллион километр", дип белдерде Пулково обсерваториясе мөдире Назар Ихсанов. Шулай да, белгечләр киләчәктә мондый мөмкинлек ачылачак дип өмет итә.

Планеталар табылды. Хәзер ни булыр?

Хәзер астрономнар бу системны ныклап өйрәнә башлый. Һаббл галәм телескопы инде аларны өйрәнүгә кереште. 2018 елда Джеймс Уэбб телескопы да эшли башларга тиеш. Галимнәр аңа нык өмет итә.

Элегрәк Проксима Центавра тирәсендә яшәү ихтималы булган планетаны тапкач, галимнәр зур экспедицияләр турында хыяллана башлады. Андый проектлар бар да. Кем белә, бәлки, әле без исән чакта TRAPPIST-1 системына да очышлар әзерләнер.

XS
SM
MD
LG