Accessibility links

сишәмбе, 28 март 2017, Казан вакыты 01:35

Татарстан голәма шурасы вәкиле намазны бары тик гарәпчә генә уку рөхсәт ителүен әйтә. Кайберәүләр бу сукырларча гарәп теленә табыну дип саный.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батровның Әбү Хәнифә фарсыларга намазны ана телендә укырга рөхсәт иткән дигән белдерүе күп бәхәсләр уятты.

Татарстан голәма шурасы вәкиле Рөстәм Нургалиев Азатлыкка намазны бары тик гарәпчә генә укырга ярый дип әйтте.

“Коръәнне теләсә нинди сезгә уңайлы булган телдә укырга мөмкин. Әмма без аңламасак та, мәгънәдән тыш, Коръәндә тылсымлы гарәп хәрефләре аһәңе бар. Моның белән бөтен дини тәгълимат белгечләре килешә.

Шуңа Коръәнне төрле телдә укырга мөмкин, әмма намазны Аллаһ Тәгалә Мөхәммәт пәйгамбәр аркылы тапшырып калдырган тәртип нигезендә, ягъни гарәп телендә уку тиешле”, ди ул.

Нургалиев исә Әбү Хәнифәнең көчле дин белгече булуын һәм аның дин белеме тәгълиматы бернинди тышкы сәяси һәм башка өлкәләр тәэсиренә дучар булмавын искә ала.

“Фарсы телендә намаз укырга ярый дигән фәтвага килгәндә, Әбү Хәнифә соңрак моны кире кага. Ул үзенең беренче карашы хаталы булуын таный. Дин тәгълиматы белгечләрендә мондый хәл булгалый, чөнки динне күбрәк өйрәнгән саен, чыганаклар һәм дәлилләрне күбрәк белә башлыйлар.

Әбү Хәнифә дә яңа фикергә килә һәм намазны гарәп телендә генә укырга ярый дип әйтә. Ул үзенең беренче фәтвасыннан баш тарту сәбәпле, без хәнәфиләр намазны гарәп теленнән кала башка телләрдә уку ярамый дип саныйбыз”, ди ул.

Батров “Бизнес Online"да имам Әбү Хәнифә мисалында ислам теологиясенең мондый ысулын куллану бер яктан татарларга янаган ассимиляция, ә икенче яктан гарәпләшү куркынычыннан саклап калыр иде дигән фикер үткәрә.

Галим Рафаэль Мөхәммәтдинов кешеләргә аңлы рәвештә намаз укыр өчен үз телендә уку кирәк дип саный.

Рафаэль Мөхәммәтдинов

Рафаэль Мөхәммәтдинов

“Гарәпчә бит берни аңламыйча укыйлар. Европада бит алманнар, инглизләр, итальяннар барысы борынгы яһүди телендә түгел, ә үз ана телендә гыйбадәт кыла. XVI гасырда Европа халыклары китапларны үз телләренә тәрҗемә иткәннәр һәм аларның әдәби телләре нәкъ шул Тәүрәтне, Инҗилне латин яки яһүди теленнән тәрҗемәдән башлана. Аны тәрҗемә итү өчен үз ана телләрен үстерү, терминологияне барлыкка китерергә кирәк булган һәм әлегә тәрҗемә рухи тормыштагы сүзләрне мәйданга китерергә ярдәм иткән.

Мантыйк ягыннан караганда намазны гарәпчә укудан нинди файда? Мөхәммәт пәйгамбәр сөйләшкән дип гарәпләргә табынабыз булып чыга. Бу сукырларча гарәп теленә табыну”, ди Мөхәммәтдинов.

Публицист, ислам турында китаплар авторы Рәсим Хәбибулла намазны бары тик гарәпчә генә, Аллаһыдан ничек иңгән булса, бер хәрефен дә үзгәртмичә укырга тиешбез дип әйтә.

Рәсим Хәбибулла

Рәсим Хәбибулла

“Алай гына түгел, милләтебезнең элекке галимнәре әйтүенчә: "Әгәр имам намаз эчендә укыла торган Коръән сүрәләрен тәҗвид белән укый белмәсә, андый имам артына оеп намаз укырга ярамый дигәннәр. Габдерәхим Утыз Имәни дә шул карашта торган. Ә монда татар телендә уку турында язып Рөстәм Батров мөселманнарның башын катырырга тотынды”, ди ул.

Руия мөфтиләр шурасы рәисенең урынбасары Дамир Мөхетдинов Азатлыкка Батров бит татарча намаз укырга ярый дип әйтмәде, бары тик Әбү Хәнифә мисалын кына китерде, ди.

Кайберәүләр әлеге мәсьәлә фетнә тудырырга мөмкин дип, аңлатма бирүдән баш тартты.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG