Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чистай җәмәгате" эше журналистлар өчен ябык режимда калачак


7 марттагы мәхкәмә утырышы алдыннан адвокат мәхкәмә утырышларын матбугат чаралары өчен ачуны сорады. Ләкин мәхкәмә үтенечне канәгатьләндермәде.

Моннан тыш, яклау ягы яңадан техник экспертиза үткәрүне дә сораган иде. Мәхкәмә әлеге үтенечне дә кире какты.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков "Чистай җәмәгате" эше нигезендә барган мәхкәмә утырышларына журналистларны кертмәүне эштә катнашучыланың иминлеген тәэмин итү зарурлыгы белән аңлатты.

Шулай да, Татарстан прокуроры, мөмкинлек булса, әлеге мәсьәләне карарбыз дип вәгъдә биргән иде.

2016 елның 26 октябрендә Казан хәрби гарнизон мәхкәмәсе бинасында "Чистай җәмәгате" эше нигезендә мәхкәмә тыңлаулары башланды. Тугыз кеше террор төркеме оештыруда, анда катнашуда, террор гамәлләре кылуда, террорга өндәүдә, канунсыз рәвештә утлы корал ясауда һәм икътисади җинаятьләр кылуда гаепләнә.

Журналистлар һәм тыңлаучылар өчен эшне былтыр 1 ноябрьдә яптылар. 2014 елның 1 маенда үтерелгән Рәис Миңгалиевнең хатыны, шаһит булып катнашучы Гөлнара Миңгалиева үзенең иминлеге өчен борчылып сорау алуны ябык режимда уздыруны үтенде. Тикшерү версиясенә караганда, Рәис Миңгалиев "Чистай җәмәгате" һәм "Татарстан мөҗәһитләре" төркемнәрен оештырган, 2012 елның июлендә Татарстан мөфтиятенең мәгариф бүлеге башлыгы Вәлиулла Ягъкупны үтергән һәм ул чакта мөфти булган Илдус Фәизгә һөҗүм иткән.

Гөлнара Миңгалиева гаепләнүчеләрнең туганнары тарафыннан үзенә карата басым ясалуын, шуңа күрә үзенең һәм балаларының гомере өчен куркуын белдерде.

XS
SM
MD
LG