Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай бүләгенә намзәтләр үзләре арасыннан лаекларны атады


Тукай бүләге түштамгасы
Тукай бүләге түштамгасы

Азатлык Тукай бүләгенә намзәтләрдән премияне үз арагыздан өч кешегә, кемгә бирер идегез дигән сораштыру үткәрде. Тәлгать Галиуллин, Мәдинә Маликова, Фирдәвес Ханов иң күп тавыш җыючылар булды.

Азатлык Тукай бүләген дәгъвалаучылардан үзегездән кала, исемлектәге өч кешегә, премияне кемгә бирер идегез дигән сораштыру үткәрде. Кемнәрдер өч, кемнәрдер ике, кемнәрдер бер шәхесне атады.

Язучы Тәлгать Галиуллин иң күп – 8 тавыш җыйды. Язучы Мәдинә Маликова икенче урында, аны 4 намзәт "лаек" дип атады. Архитектор Фирдәвес Ханов 3 тавыш казанып өченче урынны алды.

19 намзәт арасыннан дүрт кеше бүләккә лаекларны күрсәтмәде. "Миннән кала, исемлектәге берәү дә лаек түгел" дип әйтүче дә бар. "Дәүләт комиссиясе сайлап алган, димәк алар лаеклар, хәзер мин өч кешене аерып күрсәтәм икән – бу мәгънәсезлек булачак", диде намзәтләрнең берсе.

Азатлык намзәтләргә шалтыратканда исемнәрегез һәм кемне сайлавыгыз да күрсәтелмәячәк, тавышлар гына саналачак дип әйтте.

Бүләк иҗатларында Тукай чагылган шәхесләргә генә бирелергә тиеш

Тукай бүләгенә намзәтләр игълан ителгәч татар әдипләре һәм сәнгатькәрләр арасында исемлек кирәгеннән артык озын дип белдерүчеләр бар.

Язучы, Тукай бүләге иясе Ркаил Зәйдулла: "Мондый эт эчәгесе буе исемлекне карап чыккач, бик күпләрнең күңелендә ризасызлык уянгандыр. Әлбәттә, комиссия беренче турда ук намзәтләрне сайлап, җәмәгатьчелек игътибарына аерата лаеклыларны гына тәкъдим итәргә тиеш иде”, дип язды.

Азатлык намзәтләр белән сөйләшкән вакытта берәү шулай ук исемлекнең зур булуына ккәнәгатьсезлек белдерде. “Каян гына уздырмыйлар үз кандидатураларын! Кулланучылар җәмгыятеннән, "Ак калфак" оешмасыннан. Мондый тәртипсезлекне бетерергә кирәк. Бу бүләк иҗатларында Тукай чагылган шәхесләргә генә бирелергә тиеш”, диде ул.

"Габдулла Тукай бүләген фәкать Татарстан язучылар берлеге тәкъдим иткән намзәтләргә генә бирелергә тиеш дип саныйм", диде бүләкне дәгъвалаучыларның берсе.

Исемлек зур булудан түгел, ә исемлек булмаудан курку кирәк

Исемлеккә 19 кешенең керүенә, зур булуына куанучылар да бар. 2016 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итүчеләр исемлегендә 13 шәхес һәм бер иҗади төркем бар иде. Комиссия 2015 елда сигез кеше һәм иҗади төркемне намзәтләр итеп чыгарды.

"Исемлек зур булудан түгел, ә исемлек булмаудан курку кирәк. Сәнгатькәрләр, мәдәният хезмәткәрләре, әдипләр – алар Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүчеләр дә бик күп. Без Татарстанда бүләкне башка милләт кешеләренә дә бирәбез. Семен Липкинга (рус язучысы һәм тәрҗемәче) "Идегәй" дастанын тәрҗемә иткән өчен бирдек.

Президент каршындагы Дәүләт комиссиясе сайлап алып, менә шушы кешеләр турында фикер йөртергә кирәк дип тапкан икән, хәзер намзәтләр арасында көндәшлек бара. Һәркайсын да лаек дип саныйм. Тик торганнан шундый зур һәм мәртәбәле исемгә беркем дә үзеннән-үзе генә эләгә алмый торгандыр дип уйлыйм", диде Азатлыкка намзәтләрнең берсе.

Азатлык Тукай бүләген дәгъвалаучылар арасында үзара тавыш биреп беренче, икенче һәм өченче урыннарны алган шәхесләр – Тәлгать Галиуллин, Мәдинә Маликова, Фирдәвес Ханов белән әңгәмәләр оештырачак. Үзегезне кызыксындарган сорауларны әлеге өч намзәткә сәхифәбезнең форумы аша юллый аласыз.

Азатлык сәхифәсендә намзәтләр өчен тавыш бирү мөмкинлеге дә булдырылган. Әлеге язма әзерләнгәндә архитектор Фирдәвес Ханов 29 процент, галимнәр Рамил Исламов – Җәүдәт Миңнуллин (алар икесе бергә"Шәхесләребез" сериясеннән "Тукай – ядкәрләрдә" ике томлы басма өчен тәкъдим ителде) 26 процент һәм рәссам Мадияр Хаҗиев 25 процент тавыш җыйган иде.

Тукай бүләгенә ияләр 26 апрельдә билгеле булачак. Бүләкнең күләме 2014 елдан бирле 500 мең сум тәшкил итә.

Нигезләмәгә күрә, бүләк өч кешегә бирелергә тиеш, лаеклар юк дип табылса, кимрәк тә булырга мөмкин. Әгәр Тукай бүләген бирү комиссиясе мәдәният, сәнгатькә өлеш кертүчеләр – премиягә лаеклар күбрәк дип тапса, исемлек артырга да мөмкин.

XS
SM
MD
LG