Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәссам Мөдәррис Минһаҗев: "Милләт турында язу – горурлык"


Рәссам Мөдәррис Минһаҗевның "Моңлы бер көй" картинасы
Рәссам Мөдәррис Минһаҗевның "Моңлы бер көй" картинасы

Түбән Каманың Кызыл Чишмә бистәсендәге сәнгать музеенда Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевның “Төсләрдә милли хисләр” дип аталган күргәзмәсе ачылды.

Үткән ел Түбән Кама каласының 50 еллыгы уңаеннан Кызыл Чишмә бистәсендә сәнгать остасы Әхсән Фәтхетдинов исемендәге музей ачылды. Әлеге музейда беренче тапкыр буларак күргәзмә оештырылды. Күргәзмә Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевның иҗат эшчәнлегенә 40 ел тулуга багышлана һәм ул “Төсләрдә милли хисләр” дип атала. Әлеге музей шәһәр үзәгеннән шактый еракта, Чулман елгасы буендагы пристань янында салынган.

Рәссам Мөдәррис Минһаҗев
Рәссам Мөдәррис Минһаҗев

Татарстанның атаклы сәнгать остасы, 2012 елда вафат булган Әхсән Фәтхетдинов исемендәге музей узган елның август аенда ачыла. Әлеге музей шушы төбәктәге милли рәссамнар, сәнгатькәрләр өчен иҗади багланышлар урыны буларак та фаразлана. Шушы хакта әңгәмә кору өчен Азатлык музей җитәкчелегенә дә татарча мөрәҗәгать итте. Алар безнең телне аңламаган урыс ханымнары булып чыкты. Инде “Төсләрдә милли хисләр” күргәзмәсе нинди телдә, ни рәвешле алып барылыр дигән сораулар да туды.

Күргәзмәгә килүчеләр
Күргәзмәгә килүчеләр

Каланың мәдәният идарәсе башлыгы Гүзәл Мөбарәкшина сүзен татарча сәламләүдән башлады, чыгышын да татар телендә дәвам итте. Татарча сөйләгәндә башкалар ни уйлар дигән комплекс сизелмәде Гүзәл ханымда. Аннан инде котлавын урысча да матур итеп “пичәтләп” куйды. Шушы ханым үрнәгендәме, әлеге чара татарча барды. Котлаучылар Мөдәррис Минһаҗевны “үз җиренең җырчысы” дип тә, “татарның чынбарлыгын ул гына тасвирлый ала”, дип тә белдерде. Шулай ук күргәзмәгә куелган “Солдатлар”, “Моңлы бер көй”, “Әбиемнең калфагы” һәм башка бик күп эшләргә җылы хисләр белән сүзләр әйтелде.

Татарстанның рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев
Татарстанның рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев

Мөдәррис Минһаҗевка котлаулар белән бергә теләкләр дә әйтелде. Түбән Кама аксакаллары исеменнән аңа мондый сүзләр җиткерелде: ”Малевич үзенең “Кара квадрат”ы белән дан казанды. Сез “Ак квадрат” иҗат итеп ат казансагыз иде”, диелде һәм аңа рам эченә тарттырылган тукыма да бүләк ителде. Татарстан рәссамнары исеменнән Мөдәррис әфәндене оешма рәисе Зөфәр Гыймаев тәбрикләде. Аның сүзләрендә дә иҗатчылар арасындагы таркаулыкка борчылу сүзләре яңгырады. "Татарстанда хәзер рәссамнарның биш оешмасы эшли. Бу яхшы күренеш түгел. Алга таба барысы да әйбәтләнер дип өметләнәбез", диде ул.

Мөдәррис Минһаҗевның "Безнең барысы да яхшы булыр" картинасы
Мөдәррис Минһаҗевның "Безнең барысы да яхшы булыр" картинасы

Азатлык хәбәрчесе Мөдәррис Минһаҗев белән әңгәмә корды.​

– Мөдәррис әфәнде, татар, милләт турында әсәрләр иҗат итүнең кыенмы?

– Татар турында, милләт турында язу – горурлык, ул – җан таләбе. Татар турында иҗат итә алуыма куанам. Халкымның шатлыгын күрсәм куанам, кайгыларына йөрәгем әрни. Үткәннәребезгә бик көенәм. Татарлар турында язу җанга рәхәтлек бирә.

Мөдәррис Минһаҗевның "Солдатлар" картинасы
Мөдәррис Минһаҗевның "Солдатлар" картинасы

– Күргәзмәдә татарның борынгырак тарихына кагылышлы әсәрләр күренми?

– Мин биредә Түбән Кама каласында яшәгәндәге 20 ел дәверендә иҗат иткән, эш кешесен чагылдырган эшләрне куйдым. Заман татарын күрсәтәсем килде. Бирегә Казанның 1000 еллыгына, Болгарга багышланган эшләрем килә алмады. Хәзер минем татар тарихына бик тирән керергә исәбем бар. Ул уй-фикерләр инде өлгереп килә, Аллага шөкер.

Белешмә: Татарстанның рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев Саба районы Шәмәрдән бистәсендә 1953 елда туа. 1976 елда Ижау дәүләт университетының сәнгать-графика бүлеген тәмамлый. Шул елларда энесе Тәбрис белән Арчада остаханә ачып, диварлар бизәү, паннолар ясау белән шөгыльләнә. 1978-98 елларда Түбән Кама каласында иҗат итә. Минһаҗевлар 1998 елда Татарстанның Лениногорски каласына күченә һәм әлегәчә шунда яшәп иҗат итә.

XS
SM
MD
LG