Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан белән Пекин арасында туры очышлар башлану көтелә


Татарстан туризм комитеты башлыгы Сергей Иванов Русия-Кытай фиркаләре форумында чыгыш ясый, 23 март 2017 ел
Татарстан туризм комитеты башлыгы Сергей Иванов Русия-Кытай фиркаләре форумында чыгыш ясый, 23 март 2017 ел

Татарстан туризм комитеты башлыгы Сергей Иванов быел Казан белән Пекин арасында туры очышлар башлау ниятен белдерде.

Русиянең "Бердәм Русия" һәм Кытайның коммунистлар фиркаләренең Казанда узучы форумында чыгыш ясаганда, Татарстан туризм комитеты башлыгы Сергей Иванов быел Казан белән Пекин арасында туры очышлар башлануы көтелә, дип белдерде.

Узган җәйдә Өремче белән Казан арасында башланган һәм узган көздә тукталган туры чартер очышлар да яңартылачагын белдерде ул. Узган көздә Иванов Кытайның Сычуань, Хэнань, Хэйлунцзян төбәкләренә дә чартер очышлар ачу турында сөйләшүләр алып барылуын белдергән иде.

Иванов Татарстанда туристик ширкәтләрне хезмәттәшлеккә чакырып, узган берничә елда 10 мең Кытай туристының килеп-китүен мисал итеп күрсәтте.

Русия-Кытай хакимият фиркаләренең уртак җыенында Евразия икътисади хезмәттәшлек берлеге, Яңа ефәк юлы проектлары кысаларында төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре дә карала.

XS
SM
MD
LG