Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чит ил туристлары Казанда инглизчә күбрәк мәгълүмат булуын тели


Кытай туристлары Казан һава аланына килде. business-gazeta.ru фотосы
Кытай туристлары Казан һава аланына килде. business-gazeta.ru фотосы

Казанга килгән туристлар сатучыларның ачык күңелле булмавына, ресторан-кафеларда инглизчә менюлар юклыкка, экскурсияләрнең кыйммәтлегенә зарлана.

4 август Кытайның Синҗан-Уйгыр төбәге башкаласы Өремчедән Казанга чартер белән 171 турист килеп төште. Әлегә кадәр Татарстан башкаласына билгеле бер ешлык белән чит илдән чартер очышлар оештырылганы булмады. "Xinjang China International Travel Service" ширкәте быелның 24 октябренә кадәр атнага ике тапкыр, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Казан аша Русиягә туристлар җибәреп торачак.

Кытай туристлары килгән көнне һәм кире Өремчегә очасы көнне генә Казанда булачак. Беренче туристлар 4 август кичендә үк поездга утырып Мәскәүгә, ә аннан Петербурга юл ала. Казанда тулы булмаган ике көн эчендә туристлар Ленин музеен, Бауман урамын һәм Казан Кирмәнен караячак. Зөягә алып бару да каралган. Маршрутта Болгар тыюлыгы юк.

Кытай туристлары Казанга тулы булмаган ике көнгә генә килүгә карамастан, аларны хөкүмәт дәрәҗәсендә зур кунаклар буларак каршы алдылар. Һава аланына хөкүмәт рәисе урынбасары Васил Шәйхрәзиев, Татарстанның туристлык комитеты башлыгы Сергей Иванов та төште. Туризм комитеты белдерүенчә, 2015 елда Татарстанда Кытайдан 6343 турист булып киткән.

Кырымны аннексияләп, Украина Көнчыгышындагы хәрби низагка катнашу сәбәпле халыкара чикләүләр кертелгәч Русия туризм өлкәсендә Кытайга таба борыла башлады. Шулай да Кытайдан кала башка чит илләрдән дә Казанга килүчеләр аз түгел. Алар Казанның кунакчыллыгыннан канәгатьме? Азатлык шул турыда сораштыру үткәрде.

Туристлар Казанда уңайлыкларны яхшыртырга киңәш итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:57 0:00

"Кешеләр ачык та, дустанә дә түгел. Алар рәхмәт әйтми. Сөйләшергә теләмәгән кебек карап тора, хәтта кибетләрендә ни дә булса сатып алырга теләсәң дә, алар куанмый. Бары тик Кирмәндә генә инглизчә язулар бар, башка җирдә күрмәдек", ди Австриядән килгән туристлар Герольд Людвиг һәм Каролина Летна.

Япониядән килгән Шо Инчи фикеренчә дә, шәһәрдә инглизчә язулар җитәрлек түгел. Гомумән алганда, Казанны күңелле шәһәр буларак бәяләсә дә "рестораннарда инглиз менюлары юк диярлек", ди ул.

Аура Казанның матурлыгына соклануын белдерә. Мексикадан килгән ул. Ул шулай ук рестораннарда, кафеларда инглизчә менюлар булмауны җитешсезлек дип бәяли. Милли ризыкны тәмләп карау өчен менюга карап аның нидән әзерләнгәнен беләсе иде, ди.

Русияле туристлар исә экскурсияләрнең кыйммәт булуына зарлана. Студентлар кесәсе күтәрә алырлык бәяләр дә булуын тели алар.

XS
SM
MD
LG